Нигерия
|
Ниге́рия (Абуджа шәһәре.
Халкының саны ягыннан бу ил — Нигер елгасының түбәнге агымы бассейнында урнашкан һәм Чад күленә кадәр сузылган.
Башкала
Нигериянең 1991 елга кадәрге башкаласы — Абуҗа шәһәре.
Халык
Нигериядә 250 дән артык төрле халык һәм этник төркемнәр яши. Халыкның күпчелеге илнең көньяк-көнбатышына һәм океан яр буйларына урнашкан.
Илдәге кешеләрнең өчтән бере диярлек шәһәрләрдә яши.
Илнең көньягында киң мәйданнарны биләп торган зур авыллар күп. Тораклар каралты белән әйләндереп алынган һәм бер-берсеннән ерак торалар. Һәр өйдән үзәк мәйданга таба сукмак сузылган, бу мәйдан — базар да, җыелышлар урыны да. Тораклар төрле-төрле, күбесенчә бу — балчык алачыклар, алар турыпочмаклы яки түгәрәк, конуссыман түбәле.
Икътисад
Нигерия — сәнәгать үсеп килә торган авыл хуҗалыгы иле. Авыл җирендә игенчелек эшләре ел буена алып барыла. Илнең портларына дөньяның күп илләреннән суднолар җиләк-җимеш, агач, тимер рудасы, нефть алып китәр өчен киләләр. Нигерия аларга бай.
Хуҗалыкта һөнәрчелек зур роль уйный, аның белән бөтен-бөтен гаиләләр, авыллар, шәһәр кварталлары шөгыльләнә. Кулдан ясалганстанокларда тукыма сугалар, пальма җепселләреннән чыпта, кәрзиннәр үрәләр, тире эшкәртәләр. Кызыл сафьян (юка йомшак күн) дөнья базарларында яхшы билгеле.
Агачны юнып бизәк ясаучылар, чүлмәкчеләр эшләгән әйберләр бик югары бәяләнә.
Табигать
Нигериянең табигате бик бай һәм төрле-төрле. Географлар бу илне Көнбатыш Африканың кечерәйтелгән варианты дип йөртәләр. Нигер елгасы һәм аның кушылдыгы Бенуа илне ике өлешкә бүлә: елга китерелмәләреннән барлыкка килгән тигезлекле көньякка һәм тәбәнәк яссы таулыклары булган калку төньяк өлешләргә. Нигериянең җир асты нефть, тимер рудасы һәм төсле металл рудаларына бай.
Экология
Кешенең күп гасырлар буена алып барылган эшчәнлеге, халыкның артуы илнең табигате үзгәрүгә китергән. Мәңге яшел чын урманнар бары тик урыны-урыны белән генә сакланган; туфрак ярлылана, елгаларда һәлакәтле су басулар, корылыклар ешрак кабатлана. Шәһәрләр тирәсендә чүп-чар таулары өелә, аның бер өлеше диңгез култыгына эләгә, балыкларны һәлак итә.
Авыл хуҗалыгы
2010 елда, Нигериялеләрнең якынча 30%-ы авыл хуҗалыгында мәшгуль иде.[1] Авыл хуҗалыгы Нигерия өчен төп табыш китерүче тармак иде.[2]
Төп уңыш бирү культураларына ногыт борчаклары, сезам, кэшью чикләвекләре, кассава, какао, Бамбара җир чикләвекләре, гуммиарабик, кола чикләвекләре, кавын, чечевица, пальма төшләре, плантаннар, соя борчаклары һәм ямс керә.Кокос борчагы төп нефть булмаган керем тармагы булып тора.[3] Резин нефть бирмәүче икенче керем тармагы.[3]
Нигерия гражданнар сугышына кадәр Нигерия ризык белән үзен-үзе тәэмин иткән.[3] Авыл хуҗалыгы Нигериянең халык санының үсешен куып җитә алмаган һәм шуңа күрә Нигерия хәзер ризык импортына таяна.[3] Нигерия хөкүмәте нәорганик ашламаларны 1970-енче елларда хуплаган.[4]
Диннәр
Нигерия Конституциясе дин иреген игълан итә [5].
2018 елда ил халкының 53,5 % ы ― мөселманнар, 45,9 % ы ― христианнар, 0,6 % ы ― башка динне тотучылар булган.
Чыганаклар
- Нигерия турында мәгълүмат(үле сылтама)
- Рус Википедиясе 2011 елның 25 август көнендә архивланган. (рус.)
Искәрмәләр
- ↑ Labour Force Statistics, 2010 . Nigerian Bureau of Statistics (2010). Дата обращения: 22 июнь 2015. Архивировано из оригинала 24 апрель 2015 года.
- ISBN 0-8157-0220-5. https://books.google.com/?id=bs5rTH7GClgC&pg=PA48. Retrieved 26 December 2008.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Agriculture – Nigeria – export, growth, area, crops, farming, sector . Дата обращения: 17 апрель 2015.
- ↑ Pasquini, MW (2005). «Soil fertility management strategies on the Jos Plateau: the need for integrating 'empirical' and 'scientific' knowledge in agricultural development». Geographical Journal 171 (2): 112–124. DOI:10.1111/j.1475-4959.2005.00154.x.
- ↑ Nigerian Constitution . Nigeria Law. Дата обращения: 17 июль 2015. Архивировано 25 октябрь 2019 года.