Бурунди
Буру́нди (рунди һәм фр. Burundi), Буру́нди Җөмһүрияте (рунди Republika y'u Burundi, фр. République du Burundi) — Үзәк Африкада урнашкан зур булмаган дәүләт, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе. Төньякта Руанда, көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Танзания белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Көньяк-көнбатышта Танганьика күле белән чиктәш.
Бу төбәктә беренче яшәгән халык дип Тва пигмейлары фараз ителә.
Дәүләтнең бәйсезлеге 1962 елның 1 июлендә игълан ителде. Бәйсезлек көненнән соң илдә күп конфликтлар, граждан сугышы була. Соңгы елларда халыкара көчләрнең илдә булу сәбәпле дәүләттә чагыштырмача тынычлык хасил итә.
Илнең мәйданы 27 830 км² тәшкил итә. Чикләр озынлыгы — 974 км. Климат күбесенчә тропик. Уртача температура 20 °C.
Административ яктан дәүләт 17 провинциягә бүленә. Алар, үз чиратында, 117 коммунага бүленә.
Халык саны — 8 856 000 кеше. 80,9 % — хуту милләтеннән, 15,6 % — тутси, 1,6 % — лингала, 1,0 % — пигмейлар. Халык саны — 323,4 кеше/км². Шәһәрләрдә халыкның 10,0 %-ы яши.
Дин
Ил халкының (11,8 млн кеше, 2020 елга) 90 % ын христианнар (католиклар – 62,1 %, протестантлар – 23,9 %) тәшкил итә. 2 – 5 % ы (305 мең кеше) [8] ― ислам тарафдарлары [9].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ . — ISBN 978-0-19-533770-9.
- ↑ Burundi, U.S. Department of State. 24 май 2017 тикшерелде.
Сылтамалар
- Хөкүмәтнең рәсми сайты 2008 елның 6 ноябрь көнендә архивланган. [фр.]
- Бурунди турында мәгълүматлар [ингл.]