Буркина Фасо

Буркина́ Фасо́ (фр. Burkina Faso [byʁkiˈna faˈso]; 1984 елның августына кадәр — Югары Вольта) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Мали, көнчыгышта Нигер, көньяк-көнчыгышта Бенин, көньякта Того һәм Гана, көньяк-көнбатышта Кот-д'Ивуар белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.

Ил исеме «намуслы кешеләр ватаны» дип тәрҗемә ителә. Башка тәрҗемә версиясе — «лаеклы кешеләр иле».

Дәүләт мәйданы — 274,2 мең км², халык саны — 15,75 млн кеше (2009). Башкаласы — Уагадугу шәһәре.

Административ-территориаль бүленеш

Буркина Фасо өлкәләре

Буркина Фасо 13 өлкәгә, 45 провинциягә, 301 департаментка бүленә.

Өлкә Французча Үзәк Провинцияләр саны Мәйдан (км²) Халык саны (2002), кеше
Букле-ду-Мухун Boucle du Mouhoun Дедугу 6 34 153 1 353 607
Каскадлар Cascades Банфора 2 18 406 386 192
Үзәк өлкә Centre Уагадугу 1 2 805 1 211 380
Көнчыгыш-Үзәк өлкә Centre-Est Тенкодого 3 11 811 1 099 515
Төньяк-Үзәк өлкә Centre-Nord Кая 3 19 829 1 058 305
Көнбатыш-Үзәк өлкә Centre-Ouest Кудугу 4 21 537 1 046 088
Көньяк-Үзәк өлкә Centre-Sud Манга 3 11 321 619 489
Көнчыгыш өлкә Est Фада-Нгурма 5 46 256 1 072 793
Югары Бассейннар Hauts-Bassins Бобо-Диуласо 3 25 344 1 232 891
Төньяк өлкә Nord Уахигуя 4 16 207 1 002 526
Үзәк Плато Plateau-Central Зиниаре 3 8 544 656 779
Сахәл Sahel Дори 4 35 350 837 420
Көньяк-көнбатыш өлкә Sud-Ouest Гава 4 16 202 509 994

Дин

Буркина Фасо Конституциясе дин иреген күздә тота. Дәүләт сәясәте, гомумән алганда, дини йолаларның ирекле рәвештә үтәлүенә ярдәм итә[9]. Ислам ― өстенлек итүче дин. Ил халкының (21 млн кеше, 2020 елга) 61,5 % ы[10]мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, азчылыгы шигыйлар, әхмәдияләр)[11], шулай ук Тиҗания  [ингл.] суфичылык тәрикате тарафдарлары, сәләфиләр  [ингл.] бар[12][13]. 2006 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 23 % ы ― христианнар (19 % ы католиклар, 4 % ы протестантлар). Халыкның 15 % ы җирле традицион диннәргә ышана.

undefined

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  6. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
  7. 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  8. http://chartsbin.com/view/edr.
  9. Freedom of Religion Report. US Department of State. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 апрель 2016.
  10. The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2018.
  11. Breach of Faith. Human Rights Watch. June 2005. p. 8. https://books.google.com/books?id=yi8ONIe1fv4C&pg=PA8. Retrieved May 31, 2014. "Estimates of around 20 million would be appropriate" 
  12. Comité national du recensement. Recensement général de la population et de l'habitation de 2006. Conseil national de la statistique (июль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2011. Архивировано 21 апрель 2011 года.
  13. International Religious Freedom Report 2010: Burkina Faso. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (17 ноябрь 2010). Архивировано 23 ноябрь 2010 года. This article incorporates text from this source, which is in the public domain.

Тема буенча өстәмә