Замбия
| |||||
Замбия милли гимны | |||||
![]() | |||||
Рәсми тел | инглиз | ||||
Башкала | Лусака | ||||
' | |||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
|||||
КПҮИ | 0,565[2] | ||||
Акча берәмлеге | замбийская квача[d] | ||||
Интернет-домен | .zm | ||||
ISO коды | ZM | ||||
ХОК коды | ZAM | ||||
Телефон коды | +260 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+02:00 и Africa/Lusaka[d][3] | ||||
Җини коэффициенты | 57,1[4] |
За́мбия (ингл. Zambia [ˈzæmbiə]) — Үзәк Африкада урнашкан, диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Төньякта Демократик Конго Җөмһүрияте белән, төньяк-көнчыгышта Танзания белән, көнчыгышта Малави, көньякта Мозамбик, Зимбабве, Ботсвана һәм Намибия, көнбатышта Ангола илләре белән чиктәш.
Башкаласы һәм иң Эре шәһәре — Лусака.
География
Замбия — тропик климатлы ил, диңгезгә чыгу юлы юк. Күбесенчә платода урнаша. Мәйданы буенча дөньяда 38 урынны били. Илнең көнбатыш һәм көньяк чикләре буйлап аккан Замбези елгасы бассейны илнең дүрттән өч өлешен ала.
Замбия белән Зимбабве чигендә күп кенә шарлавыклар урнаша, шул исәптән атаклы Виктория шарлавыгы.
Халык
Халык саны — 12,1 млн (2010 елның июленә).
Урта гомер дәвамлыгы — 38,9 ел (2010, дөньяда 223 нче урын).
Укый-яза белгән кешеләр — 80 % (15 елдан өлкәнрәк булганнар исәпкә алынган).
Шәһәр халкы 35 % тәшкил итә (2008).
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Христианлык (католиклар, лютераннар, англиканнар, адвентистлар һәм башкалар) һәм христиан-африкан культлар — 50-75 %. Мөселманнар саны якынча 5 %-ны тәшкил итә. 1996 елгы Конституция нигезендә[5], Замбия рәсми рәвештә христианнар (4/5 өлеше протестантлар, 1/5 өлеше католиклар) дәүләте булса да, илдә дин иреге таныла һәм яклана[5]. Азчылык диннәр тарафдарлары (күпчелеге шәһәрләрдә яши): Ислам ― 5 %, Бәһаи ― 1,5 %, индуистлар ― 0,5 %, аз санлы яһүдләр (ашкенази) җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 1 2 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ 1 2 Constitution of Zambia, 1991(Amended to 1996). Scribd.com, 30 June 2008
Сылтамалар
- Замбия хөкүмәте 2005 елның 19 июнь көнендә архивланган.