Эритрея


ЭритреяАфрика кыйтгасына керүче дәүләт. Кызыл диңгез ярында урнашкан.

География

Ил территориясе күбесенчә таулы. Климат субэкваториал. Җирнең иң кызу җирләренең берсе.

Дәүләт төзелеше

  • Дәүләт башлыгы-Президент
  • Канун чыгару органы – Милли Ассамблея

Эритрея Африка Берлеге, Берләшкән Милләтләр әгъзасы һәм Гарәп Лигасында Бразилия, Венесуэла, Һиндстан һәм Төркия белән беррәттән күзәтүче булып тора.

Халык

Милли состав

  • тигринья – 50 %,
  • тигре һәм кунама – 40 %,
  • афарлар – 4 %,
  • сахо – 3 %,
  • башкалар 3 %.

Диннәр

Христиан-монофистлар һәм мөселманнар. Шулай ук католиклар һәм протестантлар бар.

Илнең 1997 елда кабул ителгән Конституциясе буенча Эритреяда дини ирек гарантияләнергә тиеш булса да, 2002 елда хөкүмәт дүрт төп диннән (ислам, Эритрея Православие Чиркәве, Эритрея Евангелие (Лютеран) чиркәве һәм Рим—католик чиркәве) башка дини төркемнәрне теркәүне таләп итә. Теркәлү үтмәгән дини төркемнәр законнан тыш дип игълан ителә, эзәрлекләнә, активистлары төрмәгә озатылган һәм җәзаларга дучар ителгән [4][5][6].

АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматы буенча, 2011 елда ил халкының чама белән яртысы ― ислам дине тарафдары [7], яртысы ― христианнар (Эритрея православие чиркәве тарафдарлары 30 %, католиклар 13 %, протестантлар 5 %).

undefined
  1. 1 2 3 http://www.eritrean-embassy.se/about-eritrea/people-and-languages/
  2. 1 2 World Population Prospects 2019Департамент по экономическим и социальным вопросам ООН.
  3. 1 2 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  4. Jehovah's Witnesses — Eritrea Country Profile – October 2008. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2009. Архивировано 30 сентябрь 2013 года.
  5. Twenty Years of Imprisonment in Eritrea—Will It Ever End? jw.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2014.
  6. UN Report on Eritrea's Human Rights Violations. jw.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2015.
  7. Eritrea. U.S. State Department.

Тема буенча өстәмә