Руанда


Руа́нда Җөмһүрияте (фр. République du Rwanda, Калып:Lang-rw, ингл. Republic of Rwanda) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, төньякта Уганда, көнчыгышта Танзания, көньякта Бурунди белән чиктәш. Әлеге ил дөньяда киң танылышны 1994елгы геноцид вакытында ала.

Руанда Африканың үзәгендә урнаша. Экватордан ерак түгел. Конго Демократик Җөмһүрияте белән булган чиктә Киву күле (крокодиллар яшәмәгән бердәнбер Африка күле) һәм Русизи елгасы урын ала. Илнең үзәгендә аның башкаласы Кигали урнаша.

Халык саны якынча 11,1 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы ир-кешеләрдә 49 ел, хатын-кызларда 52 ел. Шәһәрдә торучылар халыкның 18 % ын тәшкил итәләр.

Дин

Руанда хөкүмәтенең 2006 елның 1 ноябрендәге докладында хәбәр ителгәнчә, Руанда халкының 56,5 % ы - католиклар, 26 % ы - протестантлар, 11,1 % ы - җиденче көн адвентистлары, 4,6 % ы - мөселманнар, 1,7 % ы - үз диннәре турында белдерми һәм 0,1 % ы - төрле халыкларның традицион диннәренә ышанучылар [5].

Файл:Green mosque Kigali.jpg
Илнең башкаласы Кигали  [ингл.] шәһәренең Зур (Әл-Фәтах) мәчете. 1913 елда төзелгән

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә