Хәбәшстан
Байрак
| |
Шигарь | Land of origins |
---|---|
Башкала | Аддис-Абеба |
Халык саны | 104 957 438 (2017) |
Нигезләнгән | 21 август 1995 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | Амһара теле |
География | |
Мәйдан | 1,104,300.0 км² |
Координатлар | 9°N 40°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Салеворк Зевде |
Хөкүмәт башлыгы | Абий Әхмәт Али |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Хәбәшстан быры |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 4.395 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.498 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 65.475 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 35.0 (2015)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[6] Schuko,[6] тип D, SN 441011, Type L,[6] CEE 7/5[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +251 |
ISO 3166-1 коды | ET |
ХОК коды | ETH |
Интернет домены | .et |
Хәбәшстан[8] (рус. Эфиопия, тар. Абиссиния; амх. ኢትዮጵያ) — Африканың көнчыгышында урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Рәсми исеме — Хәбәшстан Федератив Демократик Җөмһүрияте (የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ).
Халык саны буенча Африканың өченче дәүләте. Төньякта Эритрея, төньяк-көнчыгышта Җибути, көнчыгышта Сомали, көньякта Кения һәм көнбатышта Судан белән чиктәш.
Хәбәшстан — Африкадагы бик борынгы нәсарилар дәүләте. 1936–1941 елларда Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенең бер өлеше булып тора.
Тарих
- Төп мәкалә: Хәбәшстан тарихы
Борынгы тарих
- Хәбәшстан калкулыгы борынгыдан кешеләрнең яшәү урыны булып тора. Бу урында борынгы игенчелек, кушит телләре барлыкка килгән дип уйланыла.
- Б.э.к. VI–V гасырларда Тигре платосына Көньяк Гарәбстаннан чыгучылар килеп урнаша. Алар үзләре белән язу, семит теле, диннәрен, төзелеш ысулларын алып киләләр. Биредәге халык белән кушылу нәтиҗәсендә, борынгы хәбәш этносы формалаша.
- Б.э.к. V гасырда Тигреда, б.э.к. IV гасырда таркалган мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә.
- IV гасырда Аксумда монофизит нәсари дине урнаша.
Урта гасырлар
- IX гасырдан Хәбәш калкулыгының төньягында ислам тарала башлый. Анда мөселман кенәзлекләре барлыкка килә.
- XI гасырның беренче яртысында Аксум патшалыгы таркала. Хәзерге Хәбәшстан җирләрендә мөселман, нәсари, яһүд, потка табынучылар кенәзлекләре хасил була.
- XVI гасыр урталарында, Гэлаудеуос (Клавдиус[2]) (1540–1559) хакимлеге вакытында, илнең хәле начарая. Әхмәт имам ибн Ибраһим җитәкчелегендә, Адал баш күтәрә. Шул ук вакытта көньякта Массауаны һәм башка диңгез портларын басып алалар.
- Император Бөек Иясу (1682–1706) кенәзләрне буйсындырып, чиннар иерархиясен булдыра, салымнар һәм түләүләр системасын җайга сала.
XIX гасыр
- XIX гасыр уртасында Куарадан феодал Каса Хәбәшстанны берләштерү эше белән шөгыльләнә башлый. Вак феодалларга таянып, ул 1853 елда үзәк өлешләр хакиме — рас Алигә җиңелү китерә, ә аннары зур сугышлар белән Тигре өлкәсе башлыгы Уыб расны җиңә.
- Теодрос II император дип игълан итә.
- Хәбәшиләр һәм инглизләр арасында бердәнбер бәрелеш 1868 елның 10 апрель көнендә була: 2 меңлек инглизләр 5 мең хәбәшиләрне, кораллану һәм тәртипнең югары булуы аркасында, җиңәләр.
- Йоханныс IV император Суданга килешергә тәкъдим итә. ләкин судан хәлфәсе Абдаллах императорның ислам кабул итү шартын куя. 1889 елда император Суданга каршы 150-меңлек гаскәр белән үзе чыга, һәм шул елның мартындагы сугышта үлә.
- Яңа император Менелик II (1889–1913) Годжама һәм Тигредагы азатлык күтәрелүләрен бастыра, хәбәш дәүләтен торгыза. 1889 елда Италия һәм Хәбәшстан арасында Уччиаль солыхы төзелә, аның буенча яр буйлары Италиягә күчә.
- 1890 елда Италия үзенең Кызыл диңгез янындагы биләмәләрен Эритрия колониясенә берләштерә, һәм 1889 елгы килешү буенча Хәбәшстан үз өстееннән Италия протекторатын кабул итте дип игълан итә. Шуның аркасында 1894 елда ике ил арасында янәдән сугыш башлана.
- 1893–1894 елларда Менелик II Аддис-Абебадан көньяктагы һәм көньяк-көнбатыштагы Уоламо, Сидамо, Кафа, Гимира һ.б. өлкәләрне басып ала. Ул, сугыш әсирләрен генә кол итүгә һәм колларны җиде елдан артык тотмаска дигән карар чыгара. Менелик юллар, телеграф һәм телефон чыбыклары төзелешен активлаштыра, эчке һәм тышкы сәүдәне үстерә. Менелик идарәсе вакытында Хәбәшстанда беренче гәҗит чыгарыла башлый, беренче хастаханә ачыла.
XX йөзнең беренче яртысы
- 1913 елда Менелик үлеменнән соң, император булып аның 17 яшьлек оныгы — Лидж Иясу V кала. Хәбәшстан Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмый, ләкин император, инглизләргә, французларга һәм италиялеләргә каршы берләшү теләге белән, Германия белән якынаю сәясәте калып бара.
- Менелик Заудитуның (төшерелгән императорның апасы) 40 яшьлек кызы, ә регент итеп, ягъни фактик башлык итеп, ә регент 24 яшьлек Тэфэри Мэконнын игълан ителә.
Хайле Селассие (1930–1974) итеп коронацияләнә.
1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче конституция игълан ителә. Императорның әпсәлүт хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10–20 елда коллыкны бетерелә.
Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен (Эритрея һәм Сомали белән бергә) игълан итә.
Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.
XX йөзнең икенче яртысы
Сугыштан соң Хайле Селассие император әпсәлүт монарх буларак идарә итүне дәвам итә. 1951 елда Хәбәшстанда коллк бетерелә, нигездә, халыкара җәмгыять басымы астында. Фиркаләр тыела, бастыру монарх күзәтчелегендә була.
1953 елда Хәбәшстан АКШ белән дуслык һәм икътисади ярдәм итешү турында килешү төзи. Киләсе 20 елда АКШ Хәбәшстанга яртымиллиард доллар күләмендәге финанс субсидияләре һәм түләүсез 140 млн долларлык хәрби кораллар бирә.
70 еллар башына режим бөтенләй одиозга әйләнә: император сәяси киңлекнең бөтен якларыннан тәнкыйтькә тартыла, һәм алдагы вакыгйгаларның катализаторы булып, бик күп кеше үлеменә китергән, 1972–1974 елгы ачлык тора.
Дәүләт төзелеше
- Төп мәкалә: Хәбәшстан дәүләт төзелеше
Федератив җөмһүрият, этник бүленеш буенча төзелгән 9 килилдан (штаттан) һәм ике үзидарәле шәһәрдән (Аддис-Абеба һәм Дыре-Дауа) тора.
Дәүләт башлыгы — президент. Мәҗлес (халык вәкилләре палатасы) тарафыннан 6-еллык вакытка (яңадан сайлану хокукы белән) сайлана
Хөкүмәт башлыгы, мәҗлес сайлауларында җиңгән, фиркадән билгеләнән.
Канун чыгару хөкүмәте — икепалаталы мәҗлес: федерация палатасы (5-еллык вакытка штат ассамблеялары тарафынан сайланучы 108 әгъза), конституцион һәм федераль-төбәк мәсьәләләрен чишә, һәм халык вәкилләре палатасы (5 елга халык тарафыннан сайланучы 547 әгъза)
Мәлестә урыны булган сәяси фиркаләр (2005 елның маендагы сайлаулар буенча):
- Хәбәш Халык Инкыйлабый Демократик Фронты — 327 урын;
- Бердәмлек һәм Демократия өчен коалиция — 109 урын (хәзерге вакытта таралган);
- Берләшкән Хәбәш Демократик Көчләре — 52 урын;
- Сомали Халык Демократик фиркасе — 23 урын;
- Оромо Федералист Демократик Хәрәкәте — 11 урын;
- Бенишангуль-гумуз Халык Демократик Бедәм Фронты — 8 урын;
- Афар Милли-демократик фиркасе — 8 урын.
Халык
- Төп мәкалә: Хәбәшстан халкы
Хәбәшстан халкы тигре халыклары Хәбәшстан халкының 70% тан артыгын алып торалар. Илдә 80 тирәсе төрле этник төркемнәр бар, аларның кайсыберләре 10 000 кешедән азрак.
1994 елгы хәбәш милли халык исәбе буенча, оромо иң зур этник төркем булып тора һәм бөтен халыкның 32,1 % тәшкил итә, амхара — 30,2 %, тигре — 6,2 %. Башка халыклар түбәндәгечә:
- сомали — 6 %;
- гураге — 4,3 %;
- сидамо — 3,4 %;
- уолаита — 2 %;
- афар — 2 %;
- хадия — 2 %;
- гамо — 1 %.
Әлеге вакытта АКШ та 1,2 млн хәбәшиләр яши.Калып:Нет АИ
2007 елда Хәбәшстан күрше дәүләтләрдән 201 700 тирәсе качаклар кабул итә. Бу халыкның төп өлеше Сомалидан (111 600 тирәсе), Суданнан (55 400 кеше) һәм Эритреядан (23 900) килә. Бөтен иммигрантлар диярлек качак лагерьләрендә яшиләр.
География
- Төп мәкалә: Хәбәшстан географисе''
Рельеф
Хәбәшстан — Африканың иң биектаулы иле. Аның ярыйсы өлешен, төньяктан көньякка сузылучы, Хәбәш таулыгы алып тора. Рас-Дашен (4620 м) һәм Тало (4413 м) — урнашкан. Көнчыгышта таулык бик тиз Африканың иң түбәән нокталарыннан берсе — Афар иңкүлегенә күчә.
Хәбәш таулыгының көнбатыш өлеше сөзәгрәк рельефка ия һәм судан чигенә зур бклмаган баскычлар белән төшә.
Тигезлекләр дә Хәбәшстанның күп өлешен алып торалар. Иң зур тигезлек илнең көнчыгышында урнашкан. Урыны белән ул 100 м дан артык биеклекле платога күчә. Монда Хәбәшстанның иң коры урыннарының берсе.
Климат
Идарә-җир төзелеше
Административ яктан Хәбәшстан 9 төбәккә һәм 2 шәһәргә бүленә:
- Аддис-Абеба
- Афар
- Амхара
- Бенишангул-Гумуз
- Дыре-Дауа
- Гамбела
- Харари
- Оромия
- Сомали
- Көньяк халыклар регионы
- Тыграй.
Икътисад
- Төп мәкалә: Хәбәшстан икътисады
Хәбәшстан икътисадының нигезе — азкеремле авыл хуҗалыгы. 70нче елларда икътисади үсешг 5% тан артмый. Ә инкыйлабый үзгәрешләр ТМП тагын да тешүенә китерә. Икътисади хәлне Кызыл диңгез буендагы портларны югалту да катлауландыра. Зур корылык һәм уңыш уңмау үткән гасыр ахырында бик зур гуманитар катастрофага китерә. Ләкин бераздан икътисади хәл җайлана башлый. ТМП үсеше 8% тәшкил итә башлый. Таможняга салымнарны киметү чит ил инвестицмяләре артуга китерә. икътисади үсешнең нигезе булып чит ил акчалары һәм гуманитар ярдәм тора.
Авыл хуҗалыгы культуралары арасында бөртеклеләр төп урынны алып тора. Бакчаларда цитрус үсемлекләре, анар, банан, ә яшелчә бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр, алар кайбер районнарда ел буе үстерелә. Илдә каһвә җитештерү, бигрәк тә кыргый агачлардан каһвә җыю, зур урын алып тора.
Игенчелек белән беррәттән, көтүлекләрдә йөртеп, терлек асрау яхшы куелган. Крестьяннар эре терлекне күп асрыйлар, кош-корт, дуңгыз, кәҗә үрчетәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы бик еш кабатлана торган көчле корылыклардан зыян күрә, андый вакытларда чәчүлекләр, терлек һәлак була, ачлык башлана.
Мәдәният
Диннәр
1994 елның җанисәбе буенча: христианнар — 60,8 % (монофизитлар — 50,6 %, протестантлар — 10,2 %), мөселманнар — 32,8 %, африка культлары — 4,6 %, башкалар — 1,8 %.
Бәйрәмнәр
Дата | Татар исеме | Хәбәш исеме |
6 яки 7 гыйнвар | Раштуа | Gänna/Ledät (ገናልደት) |
19 гыйнвар | Чукындыру | Temqät (ጥምቀት) |
2 март | Адуа янында Җиңү | |
Апрель яки май | Пасха | Fasika (ፋሲካ) |
1 май | Хезмәт көне | |
5 май | Азатлык көне | Omédla del (ኦሜድላ ድል) |
11 сентябрь | Яңа ел | Enqutatash (እንቁጣጣሽ) |
27 яки 28 сентябрь | Мескель Тәресе көне | Mäsqäl (መስቀል) |
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Хәбәш (гарәп. حبش) — Хәбәшстан (Абиссиния, Эфиопия). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 670.
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |