Амһара теле

Амһара теле, амхар теле (үзатамалары አማርኛ «Amarəñña») — Афразия телләре  [ингл.] макрогаиләсенең семит телләренә  [ингл.] керүче тел. Амһара халкының туган теле. Хәбәшстанның дәүләт теле (Федераль Хөкүмәтнең эшче теле булып тора[1]). Көнкүрештә аралашу теле буларак, АКШта, Суданда, Сомалида, Эритреяда, Джибути, Мисыр, Норвегия, Алмания, Италияда амһара диаспорасында кулланыла. Хәбәшстанда сөйләшүчеләр ~23—25 млн кеше (2003, бәяләмә).

undefined
Файл:Ethiopian anthem (since 1992) in amharic.jpg
Хәбәшстан гимны (1992) амһара телендә. Кулъязма
Файл:Ethiopian Air aircraft showing Ethiopic script.jpg
Fokker 50 очкычында амһара телендә የኢትዮጵያ «Эфиопия» дип язылган
Файл:Amharic Coca Cola bottle.jpg
Амhара телен заманча куллану: Coca-Cola шешәсенең этикеткасы: ኮካ-ኮላ (Кока-Кола)

Диалектлары

Амһара телендә шартлы рәвештә бер-берсеннән аз аерылып торучы 3 диалект күрсәтелә: Шоа, Гоҗам, Гондар диалектлары.

Тел үзенчәлекләре

Амһара язуы
ä u i a e ə o
ɦ
l
ħ
m
ɬ
r
s
ʃ
b
t
ʧ
χ
n
ɲ
ʔ
k
x
w
ʢ
z
ʒ
j
d
ʤ
g
ʧʼ
ʦʼ
ƛʼ
ɸ
p

Амһара телендә 7 сузык һәм 28 тартык аваз бар[2]. Башка эфиосемит телләреннән, мәсәлән, Хәбәшстанның төньяк телләреннән, фонетикада ларингаль элементлар булмавы, лексикада кушит  [ингл.] элементларының күплеге белән аерыла.

Исем сүзтезмә ясаганда кушымчалар (бигрәк тә, төркем кушымчалары) актив кулланыла. Кушма сүзләр күп ясала. Башка семит телләреннән, мәсәлән, гарәп теленнән, борынгы яһүд теленнән һ . б. аермалы буларак, амһара телендә зат, токым (рус. порода) рудиментлары гына калган. Алар урынына фигыльләрдә юнәлеш (рус. залог) системасы үсеш алган. Фигыльләрдә аналитик формалар актив кулланыла. Синтаксис калыплашкан җөмләләрдән гыйбарәт, җөмләнең хәбәре иң соңгы сүз булып килә.

Хәзерге амһара теле Шоа диалектыннан XIX гасыр ахырында үсеш алып, интенсив рәвештә үсә.

Амһара телендә сөйләшүчеләр үзенчәлекле амһара авазларын белдерү өчен өстәмә билгеләр кертелгән, иҗекле хәбәш язуын  [ингл.] куллана. Язу сулдан уңга таба.

Амһара телендәге беренче язмалар («хәрби җырлар») XIV гасырдан билгеле.

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. Т. 1. М.: НИ БРЭ, 2005, стр. 644-645. ISBN 5-85270-329-X

Әдәбият

  1. Юшманов В. Н. Строй амхарского языка. Л., 1936.
  2. Титов Е. Г. Современный амхарский язык. М., 1971.
  3. Титов Е. Г. Грамматика амхарского языка. М.,1991.
  4. Ганкин Э. Б. Амхарско-русский словарь. М., 1969.
  5. Kane Th. L. Amharic-Enlish dictionary: In 2 vol. Wiesbaden, 1990.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Amharic shall be the working language of the Federal Government. CONSTITUTION OF THE FEDERAL DEMOCRATIC REPUBLIC OF ETHIOPIA [ингл.]
  2. Амһара әлифбасы. omniglot.com