Исем (сүз төркеме)
Исем — тел гыйлеменең морфология бүлегендә өйрәнелә торган, предмет һәм затны белдергән мөстәкыйль сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Төп билгеләре[1]:
- Лексик-семантик яктан исемнәр предметлыкны (зат, конкрет предмет, күренеш һәм вакыйга, абстракт төшенчәләр, предметлаштырылган билге яисә эш-хәлләр) белдерәләр;
- морфологик яктан исемгә килеш, тартым, сан, хәбәрлек категорияләре хас. Билгелелек һәм билгесезлекне белдерә алалар;
- Синтаксик яктан исемнәр җөмләдә гадәттә ия яисә тәмамлык булып киләләр. Төрле килеш формаларын алган исем җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге була ала.
Исемнең лексик-грамматик төркемнәре
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр
Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, журнал, кеше һ. б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.
Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Алар күплек санда килә алмыйлар, килгән очракта да гади күплекне түгел, башка өстәмә мәгънәне белдерәләр. Ялгызлык исемнәр ике төргә бүленә:
- кеше исемнәре, фамилияләре, географик һәм астрономик атамалар (Казан шәһәре, Зөлфәт Хәким, Зөһрә йолдыз);
- уртаклык исемнәр нигезендә ясалган һәртөр атамалар («Яшен» журналы, «Киемнәр» кибете, «Шүрәле» балеты).
Предметлыкны белдерә торган исемнәр
Данә исәбе буенча санала торган предмет атамалары керә (каләм, дәфтәр, урындык, йорт). Матдәлекне белдергән исемнәрдә (азык-төлек, масса хәлендәге әйберләр атамалары) күплек сан кулланылмый (он, шикәр, май, су, бәрәңге һ.б.).
Конкрет һәм абстрак мәгънәле исемнәр
Конкрет мәгънәле исемнәргә затларны, предметларны, гомумән барлык чынбарлык күренешләрен белдергән исемнәр керә (укытучы, язучы, өстәл, туп), абстракт мәгънәле исемнәр төрле абстракт төшенчәләрне, предметлаштырылган билге, эш-хәлләрне атыйлар (шатлык, кайгы, матурлык, саулык һ.б.).
Җыйма исемнәр
Җыйма исемнәр зат-предметлар җыелмасын белдерә. Татар телендә түбәндәге юллар белән ясалалар:
- исемнәргә -лык /-лек кушымчасы ялгана (каенлык, бозлык, ташлык);
- парлы исемнәр ярдәмендә белдерелә (мал-туар, бала-чага, кыз-кыркын);
- исем һәм сыйфатларга күплек кушымчасы кушылып ясала (аклар, кызыллар, байлар).
Исемнең грамматик категорияләре
Сан категориясе
Сан — исемгә хас грамматик категория, берлек һәм күплек сан формалары белән белдерелә[2]:
- берлек сан кушымчасыз, нуль формадада була. предметның бер данәдә булуын күрсәтә.
- күплек сан -лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары белән ясала (агачлар, гөлләр, боланнар, имәннәр).
Килеш категориясе
Татар телендә исемнең 6 килеше бар. Беренче — баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар, алар сөйләмдә исемнәрне башка сүзләргә бәйләү өчен хезмәт итәләр. Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.
| Килешләр | Килешнең мәгънәсе | Сорауга җавап бирә | Берлек сан | Күплек сан | Кушымчалар |
|---|---|---|---|---|---|
| Баш килеш | Сүзнең башлангыч формасы | кем? нәрсә? | китап, күл | китап-лар, күл-ләр | Б.с. юк.
к.с. - лар / -ләр / -нар / -нәр |
| Иялек килеше | Предметның (затның) башка бер предметка (затка) ия булуын, гомумән, предметлар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә | кемнең? нәрсәнең? | китап-ның, күл-нең | китап-лар-ның, күл-ләр-нең | Б.с. -ның / -нең,
к.с. -лар-ның / -ләр-нең |
| Юнәлеш килеше | Предмека (затка) карата булган, аңа юнәлгән предметлар арасында мөнәсәбәт | кемгә? нәрсәгә? | китап-ка, күл-гә | китап-лар-га, күл-ләр-гә | Б.с. -га / -гә/ -ка / -кә,
к.с. -лар-га / -ләр-гә |
| Төшем килеше | Предматка төшә торган эшне белдерә. Туры объект мәгънәсендә килә | кемне? нәрсәне? | китап-ны, күл-не | китап-лар-ны, күл-ләр-не | Б.с. -ны / -не,
к.с. -лар-ны / -ләр-не |
| Чыгыш килеше | Исемне фигыльгә һәм башка сүз төркемнәренә ияртеп килә: эш-хәлнең чыгыш ноктасын, урынын, вакыт мәгънәсен белдерә | кемнән? нәрсәдән? | китап-тан, күл-дән | китап-лар-дан, күл-ләр-дән | Б.с. -дан / -дән / -тан /-тән /-нан / -нән,
к.с. -лар-дан / -ләр-дән |
| Урын-вакыт килеше | Эш-хәлгә карата урын яки вакыт мөнәсәбәтен, кыек объект мөнәсәбәтен белдерә | кемдә? нәрсәдә? | китап-та, күл-дә | китап-лар-да, күл-ләр-дә | Б.с. -да / -дә / -та / -тә, к.с. -лар-да / -дәр-дә |
Тартым категориясе
Тартым — төрки телләр өчен хас үзенчәлекле грамматик категория. Грамматик мәгънәсе — предметның кайсы затка караганлыгын белдерү, грамматик формасы — исемгә ялганып килгән тартым кушымчалары. Рус телендә, мәсәлән, предметның затка мөнәсәбәте аерым сүзләр белән белдерелә (лексик чара): китаб-ым —моя книга, китаб-ың — твоя книга, китаб-ы — его (ее) книга һ.б.[3]
Тартым предметның, беренче чиратта, затка караганлыгын, нинди дә булса затныкы икәнлеген белдерә, аның өч зат һәм берлек/күплек формалары була:
| Зат | Берлек сан | Күплек сан |
|---|---|---|
| I | -ым / -ем, -м | -ыбыз / -ебез, -быз / -без |
| II | -ың / -ең, -ң | -ыгыз / -егез, -гыз / -гез |
| III | -ы / -е, -сы / -се | -лары / -ләре, -нары / -нәре |
Тартым килеш категориясе белән тыгыз бәйләнештә: тартым белән төрләнгән исем, еш кына, билгеле бер килештәге зат алмашлыгы яки исем белән ачыкланып килә. Зат алмашлыклары иялек килешендә, тартымлы исемне ачыклап килгән икенче бер исем исә иялек килешендә дә, баш килештә дә кулланыла ала: Минем йортым, синең курчагың, аларның фатиры.
| Килешләр | I зат | II зат | III зат |
|---|---|---|---|
| Баш килеш | тәрәзәм | тәрәзәң | тәрәзәсе |
| Иялек килеше | тәрәзәмнең | тәрәзәңнең | тәрәзәсенең |
| Юнәлеш килеше | тәрәзәмгә | тәрәзәңә | тәрәзәсенә |
| Төшем килеше | тәрәзәмне | тәрәзәңне | тәрәзәсен |
| Чыгыш килеше | тәрәзәмнән | тәрәзәңнән | тәрәзәсеннән |
| Урын-вакыт килеше | тәрәзәмдә | тәрәзәңдә | тәрәзәсендә |
Исемнәрнең ясалышы
Татар телендә исемнәр фонетик, лексик-семантик, морфологик, сүз кушу һәм морфологик-синтаксик, сүз кыскарту ысуллары белән ясалалар.
Морфологик ысул (кушымчалау). Ясалма исемнәр тамырга ясагыч кушымча кушылу ысулы белән ясалалар:
- исемнән исем ясагыч кушымчалар: -чы / -че (нефть-че, сәясәт-че); -лык / -лек (боз-лык, ком-лык); -даш / -дәш (юлдаш, авылдаш, фикердәш); -лы / -ле (мәскәүле, америкалы);
- фигыльдән исем ясагыч кушымчалар: -к, -ык / -ек, -ак / -әк, -гак / -гәк (тарак, бизәк, тулгак); -гыч / -геч, -кыч / -кеч (ерткыч, корткыч, белгеч); -гы / -ге, -кы / -ке (чәнечке, пычкы, киерге); -ма / -мә (ташлама, кабартма, киңәшмә); -ым / -ем, -м (сызым, явым, учлам), -ыш / -еш, -ш (отыш, казаныш, төзелеш); -ыч / -еч, -ч (отыш, казаныш, төзелеш); -гын / -ген (янгын, качкын, тоткын) . Шулай ук исем ясауда -ынты / -енте, -вык / -век, -выч / -веч, -ымта / -емтә, -дык / -дек, -са / -сә, -галак / -гәләк, -ганак / -гәнәк һ.б. кушымчалар кулланыла ала.
Синтаксик ысул (сүз кушылу).
- кушма (ике тамыр сүз кушылалар): аккош, төнбоек, юлбасар, үзидарә;
- тезмә (ике яки берничә сүз кушылалар): үги ана яфрагы, күз кабагы, Ерак Көнчыгыш;
- парлы (ике сүз кушыла, сызыкча аша языла): әти-әни, дус-иш, гореф-гадәт, моң-зар;
- кыскартылма (аббревиатура): нарком, драмтүгәрәк, рабфак
Морфологик-синтаксик ысул (конверсия). Бу ысул белән исемнәр күбрәк сыйфатлардан, сыйфат фигыльләрдән, исем фигыльләрдән ясала: укучы, уртак ваклаучы, сайлау, алачак, бирәчәк.
Исемнәрнең синтаксик вазыйфалары
Баш килештәге исемнәр җөмләдә[4]:
- ия булып килә: Сандугачлар сайрый;
- объект (тәмамлык) булып килә: Мин китап укыйм. (китап сүзе — тәмамлык, баш килешендә);
- аергыч — аерылмыш: татар кызы, ефәк күлмәк, балта остасы;
- хәбәр: Бу — безнең бөек елгабыз Идел!
- эндәш сүз: Әни, кил инде монда тизрәк!
- күләм-чама хәле: Ул көн дә килеп йөри иде.
Иялек килешендәге исемнәр җөмләдә аергыч булып килә: кызның курчагы;
Юнәлеш килешендәге исемнәр:
- урын хәле: Елгага төшеп, су алдым.
- вакыт хәле: Кичкә караңгы төште.
- тәмамлык: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Төшем килешендәге исемнәр:
- туры тәмамлык булалар: Бүлмәләрне җилләттек.
- вакыт хәле: Шул көнне без кайтып киттек.
Чыгыш килешендәге исемнәр:
- урын хәле: мәктәптән кайту;
- вакыт хәле: бер елдан соң очрашу;
- сәбәп хәле: куркудан елау;
- күләм хәле: су тездән булды;
- тәмамлык: туганнардан хәбәр алу.
Урын-вакыт килешендәге исемнәр:
- урын хәле: йорт урманда урнашкан;
- вакыт хәле: Ул кичке 5тә килде.
- тәмамлык: Аның җырында кешелеккә сөю хисе бар иде.
- хәбәр: Игътибар китапта иде.
Искәрмәләр
- ↑ Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2006. — 335 с. — ISBN 5-7761-1461-6.
- ↑ Гаряев Р. Н. Категории числа и принадлежности имени существительного и происхождение их показателей в татарском языке // автореф. диссертации на соиск. уч. степени канд. филол. наук, 10.02.02. — Тобольск. — 27 с.
- ↑ Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. Морфология / авт.-сост.: Р.Р. Замалетдинов, М.Р. Саттарова, С.С. Сафонова, О.А. Чупрякова, З.Ф. Юсупова; под ред. проф. Р.Р. Замалетдинова. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2017. — С. 14-19.
- ↑ Существительное / В. М. Живов // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).