Ялгызлык исем
Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.
Ялгызлык исемнәргә түбәндәгеләр керә:
1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре: Нияз, Гөлнара, Саматов, Галиева һ. б.
2. Кушаматлар: Алмачуар, Акбай, Мыраубикә, Күркә Нәгыйм һ. б.
3. Географик атамалар — ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре: Татарстан, Казан, Актаныш, Агыйдел һ. б.
4. Газета, журнал, китап исемнәре: «Ватаным Татарстан» газетасы, «Идел» журналы, «Туган тел» китабы һ. б.
5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре: икенче бөтендөнья сугышы, Җиңү бәйрәме, 8 нче Март һ. б.
6. Мактаулы исемнәр: Хезмәт Герое, Тукай бүләге лауреаты, Дәүләт премиясе лауреаты һ. б.
7. Кинофильм, спектакль исемнәре: «Чапаев» фильмы, «Җәлил» операсы, «Шүрәле» балеты һ. б.
8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ. б. исемнәре: «Алга» күмәк хуҗалыгы, «Тасма» производство берләшмәсе, «Стимул» кооперативы һ. б.