Казан

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шәһәр
Татарстан башкаласы
Казан
тат. Казан
Agricultural Palace
Spasskaya TowerQolşärif Mosque
View of Söyembikä Tower at nightEpiphany Cathedral and Bauman Street
Aerial view of the Kazan Kremlin
Өстән аска, сулдан уңга: Игенчеләр сарае, Спас манарасы, Колшәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Богоявленский чиркәү манарасы, Казан Кремле
Флаг Герб
Флаг Герб
55°47′27″ с. ш. 49°06′52″ в. д.GЯO
Ил Россия
Субъект Федерации Татарстан Республикасы
Шәһәр округы Казан
Эчке бүленеш 7 районов города
Мэр Илсур Метшин
Тарих һәм география
Нигезләнгән 1005
Беренче мәртәбә телгә алынган 1391
Мәйданы 641,2[1] км²
Высота центра 60 м
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны
Халык саны
Тыгызлыгы 2047 кеше/км²
Агломерация Казан (1 700 000 кеше)[2]
Милләт татарлар, руслар, чуашлар һәм башкалар[3]
Конфессии

мөселманнар, сөнниләр

Хәнәфи мәзһәбе, православие дине һәм башкалар
Катойконим казанлылар
Рәсми тел рус теле и татар теле
Цифрлы идентификаторлар
Телефон коды +7 843
Почта индексы 420000-421992
Код ОКТМО 92701000001
Код ОКАТО (2014 елга кадәр) 92401
Номер в ГКГН 0012588
Прочее
Награды Ленин ордены
Хезмәт даны шәһәре
Шәһәр көне 30 август

[http://kzn.ru/
 [рус.] [ингл.] [тат.]]
Казан (Россия)
Точка
Казан
Red pog.svg
Мәскәү
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Казан (тат.лат. Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Россиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.

Шәһәрнең теркәлгән «Россиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Россия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Россиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.

Казан ханлыгының, Казан өязенең, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның тарихи башкаласы (үзәге).

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[5].

2024 елда Казан шәһәр хуҗалыгы сыйфатын бәяләү буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип таныла[6]. Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты төзегән рейтинг буенча, Казан иң яхшы тормыш дәрәҗәсе булган Россия шәһәрләре исемлегендә унынчы урында[7].

2024 елның 19 декабрендә узган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанны Аурупаның иң яхшы шәһәрләренең берсе дип бәяли[8].

Шәһәр атамасының килеп чыгышы турында төрле версияләр бар, аларның иң борынгылары «казан» яки «казанлык» дигән татар сүзеннән чыккан дип белдерә[9]. XIX гасыр уртасыннан бу мәсьәләгә кагылышлы йөздән артык фараз әйтелә, шул исәптән 30 га якын фаразны Казан галимнәре тәкъдим итә[10][11][12][13]. Күпчелек версияләр дәлилле булмау сәбәпле кире кагыла[9]. 2003 елда лингвист Игорь Добродомов түбәндәге фикерне әйтә: «<…> беренчел булып яңадан торгызыла торган алан-бортас исеме Хадзанг була, бу шәһәрнең Идел үзәненең текә борылышында урнашуына бәйле. Чуашларда ул Хузанга, рус телендә Казанга әверелә»[9]. Топонимист һәм антропонимист Гомәр Саттаров та шундый ук фикердә. Казансу елгасының исеме барлыкка килгән «казан» иң элек борынгы төрки телендә «казу» дигән мәгънәгә ия булган. Галим фикеренчә, Казан атамасы «Казан(ка)» гидронимыннан килеп чыккан"[10][13].

Татарстан башкаласы атамасының этимологиясен тикшергән тел белгече Рәис Сәфәров иске төрки телендәге «казын» (каен) сүзен телгә ала. Ул шәһәр атамасының килеп чыгышы турындагы үз версиясен лингвистик яктан дәлилләнгән дип саный һәм «Татарстан АССР тарихы» китабына сылтама ясый. Хезмәттә «Борын-борыннан Казансу елгасы башыннан тамагына кадәр куе каен урманнары аша аккан» дип язылган[10].

Физик-географик сыйфатлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан Идел елгасының сулъяк ярында, аңа Казансу елгасы кушылган урында [14], Мәскәүдән көнчыгышка таба 825 км ераклыкта урнашкан[15]. Шәһәр территориясенең гомуми мәйданы — 641,2 км²[1]. Географик координаталар: 55°47,45′ с. ш. 49°6,87′ в. д.GЯO[16]. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км.

Шәһәрнең сәгать поясы — UTC+4. Кулланыла торган вакытның UTC ка карата күчеше +3:00 тәшкил итә. Шәһәрдә уртача кояшлы төш вакыты 11:44 сәгатьтә башлана[19].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казансу елгасы шәһәрне территориясе буенча ике тигез өлешкә бүлә: көнбатыш өлеше — Уң яр һәм көнчыгыш өлеше — Сул яр. Елгага түбәндәге кушылдыклары коя: Солоница, Нокса, Кәнер һәм Коры елга. Шәһәр тирәсендәге урыннар төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба юнәлгән гомуми авышлык белән характерлана. 170—180 м тәшкил иткән иң зур биеклекләр Ноксаның уң ярында урнашкан[14]. Калкулыклар арасында Белянкино[20][21], Соколка[22][23][24], Зилант[25][26] таулары бар.

Шәһәрдә чокырлы, сазлыклы урыннар бар. Иделгә таба юнәлгән чокырларның сөзәк битләре, киң төбе һәм озынлыгы берничә километрга җитә. Казансу елгасына караган чокырларның тирәнлеге шактый зур, әмма озынлыгы кыскарак, төбе яссы һәм кырыйлары текә[14]. Шәһәр территориясендә Куйбышев сусаклагычы урнашкан. Аның су өслегенең мәйданы — 6450 км², Казан янында иң зур киңлеге — 6,5 км, иң зур тирәнлеге — 15 м[14]. Казансу тугаенда өч Кабан күле бар — Бирге, Аргы, Ерак[14]. Алар карст чыгышлы. Бу күлләр системасы Болак суы ярдәмендә Казансу суы белән тоташа, аның озынлыгы 2,3 км тәшкил итә[14]. Болак тамагында аны Казансудан аерып торган саклагыч дамба урнашкан. Шулай ук Казан территориясендә Аккош, Тирән, Яңа тирән һәм Яктыкүлләр бар[14].

Идел һәм Казансу елгаларының су дәрәҗәсе тирбәнеше күзәтелә, бу Идел су электр станциясе эшчәнлегенә һәм явым-төшем күләменә бәйле. 2010 елда сусаклагычтагы су уртача күрсәткечләрдән рекордлы кими. Нәтиҗәдә, Идел ярлары ачыла. Ул вакытта язгы-җәйге чорда аз күләмдә явым-төшем ява, суның парга әйләнүе югары дәрәҗәдә була[27][28]. Казан чикләрендә ылыслы урманнар бар, туфрагы — чирәмле-көлсу. Шәһәр янындагы территорияләрдә һәм Раифа тыюлыгында кәсле-көлсу туфрак, грунт сулары якын яткан очракта — көлсу һәм иллювиаль туфраклар күзәтелә. Шәһәрнең төп үсемлекләре — катнаш һәм яфраклы урманнар (нарат, чыршы, имән, каен, юкә һәм усак)[14]. Шулай ук тирәк, өрәңге, карама һәм куакларның берничә төре очрый (татар зелпесе, гади сирен, сары сәрви һәм башкалар)[14]. Фауна вәкилләре арасында шәһәрдә куяннар, боланнар, көзгә таба кабан һәм поши, шулай ук төлкеләр (Казансу үзәнендә) очрый. Җирле сулыкларда кыр үрдәкләре кышлый[29]. Казан территориясендә Кызыл китапка кертелгән хайваннарның 72 төре теркәлгән[30].

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның климаты — уртача континенталь, җәй җылы, кыш уртача салкын. Шәһәр климатының үзенчәлеге — үзара кискен аерылып торган ике чор: җылы һәм салкын. Җылы чор апрельдән октябрьгә кадәр, салкын чор ноябрьдән мартка кадәр дәвам итә. Һаваның уртача еллык температурасы 4,0°с чамасы. Елның иң җылы ае — июль (уртача температурасы 20,3°С чамасы), иң салкын ае — гыйнвар (уртача температурасы — 12,0°С)[31]. Иң югары җәйге температура рекорды 2010 елның августында куелган: ул +39,0 °C ка җитә[32]. Минимум рекорд 1942 елның 21 гыйнварында куелган (- 46,8 °C)[32][33][34].

Апрельдән августка кадәрге чор аеруча кояшлы, болытлы көннәр ноябрьдә күзәтелә. Уртача алганда ел эчендә кояш шәһәр өстендә 1916 сәгать тирәсендә күренә[31]. Күзәтүләр вакытында түбәнге болытлылык 4,1 балл тәшкил итә, гомуми болытлылык — 6,7 балл[32]. Салкын чорда һәм уртача алганда шәһәрдә көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм көнбатыш җилләр, җылы чорда төньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилләр өстенлек итә[31][32]. Кышка көчлерәк җилләр хас. Уртача еллык тизлек — 3 м/с чамасы, 30 м/с һәм аннан да артыграк тизлек күзәтелә. Иң характерлы метеорологик күренешләр: коеп яуган яңгырлар, җил-давыл, томан, кар, эсселек, яңгыр, салкын, буран, эре боз[31]. Иң күп явым-төшем июльдә[31], аз явым-төшем мартта[14]. 1899 елның июлендә иң күп тәүлек явым-төшем (норма 62 булганда 121) яуган. 1984 елның февралендә, 1972 елның августында һәм 1987 елның октябрендә шәһәрдә явым-төшемсез[32]. Аның күп өлеше (70 % чамасы) сыек хәлдә ява. Беренче кар капламы гадәттә октябрь ахыры ноябрь башында барлыкка килә, үзенең максималь күрсәткеченә мартта җитә[31]. Шәһәрдә һаваның уртача еллык дымлылыгы якынча 74 %[32].

Казан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,5 5,6 15,8 29,5 33,5 37,5 38,9 39,0 32,3 23,4 15,0 6,1 39,0
Уртача максимум, °C −7,1 −6,3 0,3 10,5 19,7 23,6 25,8 23,5 16,8 8,5 −0,3 −5,4 9,1
Уртача температура, °C −10 −9,7 −3,3 5,8 14,0 18,3 20,5 18,3 12,3 5,3 −2,5 −8 5,1
Уртача минимум, °C −12,8 −12,7 −6,5 1,9 9,0 13,5 15,8 13,9 8,7 2,7 −4,5 −10,5 1,5
Абсолют минимум, °C −46,8 −39,9 −31,7 −27,2 −6,5 −1,4 2,6 1,0 −5,4 −23,4 −36,6 −43,9 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 46 37 38 34 38 57 62 55 50 54 45 50 565


Казанда соңгы 10 ел эчендә (2013-2023) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −7,9 −4,8 1,2 10,6 20,0 22,7 26,1 24,7 16,4 8,8 −0,1 −6,3 9,3
Уртача температура, °C −9,6 −7 −1,9 6,6 15,0 18,0 21,4 20,0 12,7 6,3 −1,7 −7,9 6,0
Уртача минимум, °C −11,7 −9,5 −5,4 2,5 10,2 13,2 16,7 15,3 9,1 3,5 −2,8 −9,2 2,7


Compass rose6.svg
800
600
400
200
0
Җилләр розасы
Җил исеме/
елына җил билгеле бер юнәлештән ничә сәгать исә
м/с С ⭣ ССВ СВ ↙ ВСВ В ⭠ ВЮВ ЮВ ↖ ЮЮВ Ю ⭡ ЮЮЗ ЮЗ ↗ ЗЮЗ З ⭢ ЗСЗ СЗ ↘ ССЗ
0 1.6 1.6 2.8 1.5 3.1 2.1 2.0 1.4 1.9 2.8 1.8 1.2 2.4 1.8 2.2 1.2
0-1 10.5 7.5 8.4 8.0 10.0 6.4 7.4 6.6 8.7 6.2 7.8 8.3 8.2 7.2 9.9 8.1
1-2 67.1 61.2 64.0 57.4 58.7 51.7 55.5 55.8 62.4 60.0 67.2 60.7 72.9 66.5 73.9 68.6
2-6 357.7 317.2 311.2 270.7 250.3 237.4 273.4 325.6 494.4 584.1 548.8 541.0 554.3 532.6 485.8 382.1
6-8 52.4 39.0 29.8 21.8 18.9 19.1 19.3 34.9 90.4 144.3 98.5 81.0 77.0 77.7 62.0 50.6
8-10 4.1 6.9 4.2 2.9 2.6 1.4 2.1 5.7 21.4 37.7 15.8 10.6 11.3 12.7 8.5 7.5
10-12 0.6 0.7 0.0 0.0 0.2 0.3 0.0 0.2 2.3 5.2 1.6 0.2 0.7 0.7 0.8 0.4
>12 0.0 0.0 0.0 0.0 0.0 0.0 0.0 0.0 0.1 0.2 0.3 0.0 0.1 0.0 0.1 0.0
Источник: Meteoblue - данные основаны на 30-летнем почасовом моделировании погоды с пространственным разрешением около 30 км
Төп мәкалә: Казан тарихы

Казанга 1000 ел элек нигез салынган. Рәсми версия буенча, аның урынында шәһәр җирлекләре 1004-1005 еллар чигендә барлыкка килгән[35]. Ул вакытта ул Идел буе Болгарының ныгытылган сәүдә-һөнәрчелек үзәге булган[36][37]. Монгол-татар һөҗүменнән соң Казан халкы Кама аръягы җирлегеннән качаклар килү нәтиҗәсендә арта[36]. XIII—XIV гасырларда Казан Алтын Урда составында мөһим сәүдә һәм сәяси үзәккә әверелә[37]. XIV гасыр ахырында шәһәр кенәз Юрий Дмитриевич гаскәрләре тарафыннан җимерелә[36][38]. 1445 елда Казанны Алтын Урданың соңгы ханнарының берсе Олуг-Мөхәммәт басып ала[39]. XV—XVI гасырлар урталарында шәһәр Казан ханлыгының башкаласы була. 1552 елда Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан 40 көннән артык камауга дучар ителә, нәтиҗәдә ул басып алына, тулысынча диярлек җимерелә[36].

XVII гасырда шәһәр күренеше, Адам Олеарий гравюрасы

1556 елга башкалада ак таштан Кирмән төзелә[39]. Бу чордан башлап Казанда православие дине тарала һәм күпләп рус халкы күченеп килә, татарлар Иске Татар бистәсе, шәһәр читенә күчеп урнашалар. 1606—1610 елларда патша Василий Шуйский идарә итә[36].

1708 елда Пётр I указы белән Казан губернасы оештырыла[39]. 1774 елда Емельян Пугачёв күтәрелеше барышында Казан басып алына һәм бик күп шәһәр корылмаларын, шул исәптән 28 чиркәүне һәм 10 нан артык заводны юк иткән янгын чыга[36]. 1804 елда шәһәрдә Казан университетына нигез салына[39]. 1812 елгы Ватан сугышы барышында Казанга Сенатның берничә департаменты һәм Мәскәүдән халык күчерелә. 1864 елда шәһәр Казан хәрби округы үзәге була. 1894 елда Казаннан Мәскәүгә кадәр тимер юл хәрәкәте ачыла[36].

1905 елда Казан 1905—1907 еллардагы Беренче рус инкыйлабы барышында урам сугышлары урынына әверелә, шуннан соң шәһәр ике көн дәвамында эшчеләр контролендә була. Шулай ук Казан шәһәр коммунасы оештырыла[36]. 1917 елда Казан Петроградтан соң Октябрь инкыйлабын кичергән икенче шәһәр[40], нәтиҗәдә шәһәрдә хакимиятне Казан эшче һәм солдат депутатлары советы басып ала. 1918 елның июненнән Гражданнар сугышы вакытында шәһәрдә Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Көнчыгыш фронты штабы һәм Революцион хәрби совет урнаша. 1918 елның августында Казанны Чехословакия корпусы частьлары басып ала, шул ук елның сентябрендә Эшче-крестьян Кызыл Армиясе частьлары шәһәрдә Совет хакимиятен торгыза. 1919 елның сентябрендә Казан Эшче-крестьян Кызыл Армиясең Запас армиясе штабының дислокация урыны була[36].

1920 елның 27 маенда башкаласы Казан булачак[36] Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында Декрет имзалана[41]. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә Совет Социалистик Республикалар Берлеге Фәннәр Академиясенең 5000 нән артык хезмәткәре гаиләләре белән күченеп килә, 33 фәнни учреждение эвакуацияләнә[42]. Шәһәрдә 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корыла, 70 предприятие илнең үзәк һәм Көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнә. Кызыл Армия өчен корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнә[43]. 1952 елдан 1953 елга кадәр Казан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Казан өлкәсе үзәге[36]. 1990 елның августында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының, 1992 елның февраленнән Татарстан Республикасы башкаласы[41]. Казан Россиянең мөһим сәнәгать, фәнни, мәгариф һәм мәдәни үзәгенә[36] һәм Татарстан халкының өчтән бере яши торган урынга әверелә[1]. 2005 елда шәһәрнең меңьеллыгы билгеләп үтелә[44].

Административ-территориаль корылышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ корылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Схема районов Казани.jpg
Казан — территориясе муниципаль берәмлекләр булмаган 7 административ-территориаль берәмлеккә — районнарга (шәһәрдәге районнарга) бүленә торган республика әһәмиятендәге шәһәр[45][46]:
  1. Авиатөзелеш;
  2. Идел буе;
  3. Киров;
  4. Мәскәү;
  5. Яңа Савин;
  6. Вахитов;
  7. Совет[47].

2010 ел ахырында түбәндәге районнарның администрацияләре берләштерелә:

  • Яңа Савин һәм Авиатөзелеш[48];
  • Идел буе һәм Вахитов[49];
  • Мәскәү һәм Киров[50][51].

Совет районының мәйданы 17 150 га тәшкил итә. Себер тракты буйлап һәм Арча кырларында барлыкка килгән торак массивларны, шулай ук Танкодром, Азино-1, Азино-2, «Казан XXI гасыр» микрорайоннарын, Дәрвишләр торак комплексын һәм Казан шәһәре чикләренә кертелгән торак массивларны берләштерә[52]. Вахитов һәм Идел буе районнарының территориясе — 22 579 га, әлеге җирлектә 28 бистә урнашкан (Идел буе районында — 26, Вахитов районында — 2)[53].

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясе — 9 245 га. Район карамагында 14 бистә (11 — Авиатөзелеш, 3 — Яңа Савин районнарында). Киров һәм Мәскәү районнары территориясе — 14 760 га, район җирлегендә 20 бистә[54].

Мэр һәм шәһәр Думасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле үзидарәнең даими рәвештә эшли торган коллегиаль вәкиллекле органы — Казан шәһәр Думасы. Дума составына 50 депутат керә. Алар муниципаль сайлауларда 5 елга сайлана (25 депутат — бермандатлы сайлау округлары буенча, калган 25 депутат мандаты сайлау берләшмәләре күрсәткән кандидатлар исемлекләре арасында бүленә)[55]. Шәһәр мэры Дума рәисе булып тора[56] һәм аның эшчәнлеген оештыра[55].

Дума эшенең төп формасы — Казан Ратушасында 3 айга кимендә бер мәртәбә уздырыла торган сессияләр. 2024 ел мәгълүматлары буенча, дүртенче чакырылыш Дума составына Президиум, сәяси партияләрнең өч фракциясе, «Өмет — Надежда» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе[57], шулай ук җиде даими комиссия керә:

  • законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча;
  • бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча;
  • шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча;
  • социаль-икътисади үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль милек буенча;
  • шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча;
  • яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча;
  • мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча[58].

Казанның иң югары вазифаи заты — шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы — Мэр.

Мэр шәһәр Думасы депутатлары һәм шәһәр Думасындагы фракцияләр тарафыннан күрсәтелә торган кандидатлар арасыннан сайлана. 2005 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының УП-445 номерлы Указы нигезендә бу вазифага И. Р. Метшин билгеләнә[59][60].

Башкарма комитет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкарма комитет — җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итә һәм аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган җирле үзидарәнең башкарма органы[61].

2020 елның 21 октябреннән башкарма комитет җитәкчесе — Р. Г. Гафаров[62]. Ул шәһәр Уставы нигезендә, Башкарма комитетның үз компетенциясенә керә торган вәкаләтләрен үтәве өчен шәһәр Думасы һәм Мэр алдында шәхси җаваплылык тота[63].

XVIII гасырда шәһәр күренеше, Ф. Дени Неё гравюрасы
903 елгы Казан планы. Безчинский А.
XVIII гасырда шәһәр күренеше, Ф. Дени Неё гравюрасы
1903 елгы Казан планы. Безчинский А.

Шәһәрнең рәсми символлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанның рәсми символлары булып герб, шәһәр байрагы[64], Казан шәһәре Мэрының вазифа билгесе тора[65].


Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең халык саны — 1, 251 млн кеше (2018), шәһәр мәйданы — 425,3 км².

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында 1 308 660 кеше, шул исәптән 592 360 ир-ат һәм 716 300 хатын-кыз яши. Совет районында ― 336 927, Идел буе районында ― 272 527 кеше, Яңа Савин районында ― 222 926, Киров районында — 140 001, Мәскәү районында — 133 168 (59 668 ир-ат һәм 73 500 хатын-кыз), Авиатөзелеш районында — 118 106, Вахитов районында 85 005 кеше яши[66].

Халыкның үсеш күрсәткече[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.

1800 1858 1897 1907 1917 1920 1923 1959 1970 1979 1989 2002 2009 2018 2020
40 000 61 000 130 000 161 000 207 000 146 000 158 000 667 000 868 000 993 000 1 094 000 1 105 000 1 131 000 1 251 000 1 308 660

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан — күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши. Башкалада татарлар һәм русларның саны якынча берүк (татарлар 47,6 %, руслар 48,6 %). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4—5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.

Милләт 1885[67] 1897[68] 1906[69] 1920[70] 1935[69] 1939[71] 1970[72] 1979[72] 1989[72] 2002[73] 2010[74]
руслар 83,5 % 73,4 % 81,7 % 74,0 % 69,8 % 65,2 % 60,2 % 58,0 % 54,7 % 48,7 % 48,6 %
татарлар 11,5 % 22,0 % 15,8 % 19,4 % 25,6 % 30,0 % 35,3 % 37,8 % 40,5 % 47,5 % 47,6 %
чуашлар 0,001 % 0,4 % 0,03 % 0,4 % ? 1,0 % ? ? 1,1 % 0,8 % 0,8 %

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар (кара: Казан католик гыйбадәтханәсе), яһүдиләр (кара: Казан синагогасы), лютераннар (кара: Казан кирхасы), староверлар (кара: Покрау чиркәве) һ. б. дин вәкилләре бар.

Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:

  • «Казан» сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
  • Кайсыбер кешеләр елга исеме «каз» сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
  • Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме «каен» сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
  • Хәсән хан исеменнән.

Рәсми юрама буенча, Казанга бер меңнән ел элек нигез салынган. Шундый датировкага сәбәпче булып Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә табылган җирле балчыктан ясалган чүлмәкләр (Болгар каласыннан һәм башка шәһәрләрдән шушы чүлмәкләр китерелә алмаганнар, чөнки андагы балчык туры килми) һәм чех кенәзе изге Вацлав дәверендәге (фаразан 929—930 еллар) чех тәңкәләре булганнар.

Казан Идел Буе Болгарының төньягында чик буе кальгасе буларак нигезләнгән. Шәһәрнең үсешенә сәүдә юллары киселешендә уңайлы җәгърафик урнашуы булышлык иткән. XIII—XIV гасырларда шәһәр үсеш кичерә һәм Алтын Урда составында мөһим сәүдә-сәяси үзәге булып җитә.

Казан күренеше, 1767 ел

1438 елда болгар кальгасен Олугъ Мөхәммәт тарафыннан алына, шәһәр Казан ханлыгының башкаласы булып киткән. Ул вакытта шәһәрдә балчыктан ясалган әйберләр, күн әйберләре, корал җитештерү үсеш алган. Мәскәү кенәзлеге белән сугышлар нәтиҗәсендә башта Мәскәү Казанга ясак түләргә мәҗбүр була, әмма соңрак руслар өстенлек алалар һәм сугышлар чиратлашуы 1552 елда, Казанның яулап алуы белән тәмам була. Шәһәр халкының күпчелеге кырып-бетереп үтерелә, ә исән калган татарларга руслар шәһәрдә яшәргә түгел, хәтта шәһәр эченә керергә дә тыялар. Шәһәр ташландык хәлгә килгән һәм бушап калган. Аларны Болак аръягындагы Кораеш бистәсе янына куып чыгарылар. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын дә сүтеп күчерә алмаганнар, шуңа исән калганнарның күбесе тәмам бөлгенлеккә төшеп авылларга тарлырга мәҗбүр булган. Ахыргы исәптә, 1557 елда Казанның 30—40 мең кешесеннән бары тик 6 мең генә калган;[75] 1556 елда төзелгән яңа ак ташлы кирмәненә 7 мең русны күчеп утыртканнар.[76]

XVII гасырда шәһәр яңа икътсади үсеш кичерә, һөнәрче бистәләренә нигез салына, беренче мануфактуралар барлыкка киләләр. 1646 ел җанисәп китабы буенча, Казанда 5432 ир-ат һәм 1652 йорт булган. Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губернасы башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә. 1718 елда Казанда адмираллык нигезләнә. 1722 елда Бөек Петр Казанга үзе дә килгән һәм Казанда үз 50-еллыгын бәйрәм иткән.[77]

1766 елда Екатерина II фәрманы буенча шәһәр белән шәһәр думасы җитәкчелек итә башлаган. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев тарафыннан шәһәрнең беренче генераль планы төзелә. Шул ук вакытта Яңа Татар бистәсе барлыкка килгән. 1774 елның җәен, Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан камалыш хәлендә калган. 20 мең санлы баш күтәрүчеләрнең гаскәре 11 июль көнне шәһрәгә якын килде һәм икенче көнне штурмны башлаган. Пугачёвчылар Кирмәннән башка бөтен шәһәрне басып алганнар, шәһәрдә янгын кабынып китте, Пугачёв гаскәрне шәһәрдә чыгарды һәм өч көннән соң Арча кырында җиңелгән булды.

XVIII гасыр азагында Казанда якынча 22 мең кеше, шәһәр яны бистәләре белән бу сан 40 меңгә кадәр җиткән, шулардан нибары якынча 10 % өлеше — татарлар.[78] Шәһәр Идел буеның мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелде: 1758 елда Казанда Россиядә беренче провинциаль гимназия, 1771 — беренче мәдәрәсәләр, 1791 елда даими театр барлыкка килгәннәр. 1804 елда, Россиядә өченче булып, Казанда университет ачылган, ул Казанның эре фәнни үзәге статусын тагы да ныгытты.

Административ бүленү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Казан районнары
Схема районов Казани.jpg
Район исеме Халык саны
(мең кеше)
Мәйдан
(гектар)
Мәгълүмат
1 Авиатөзелеш районы 110,1 3 891
2 Вахитов районы 83,3 2 582
6 Идел буе районы 218,8 11 577
3 Киров районы 107,2 10 879
4 Мәскәү районы 130,5 3 881
7 Совет районы 266,1 7 687
5 Яңа Савин районы 204,2 2 066

2010 елда түбәндәге районнарының администрацияләре берләштерелгән:[79]

  • Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (Яңа Савин районы администрациясе нигезендә)
  • Идел буе һәм Вахитов (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
  • Мәскәү һәм Киров (Мәскәү районы администрациясе нигезендә)

Мэр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең башлыгы — мэр, ул шәһәр думасы депутлары тарафыннан үз әгъзалары саныннан сайланыла. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Мәтшин башкара.

Үз сессияләрен шәһәр думасы шәһәр рәтүше бинасына үткәрә. Шәһәр думасы Казанның норма чыгару органы булып тора, сайлаулар 5 елга бер тапкыр уздырылалар.[80] Шәһәр думасы рәисе — мэр, аннан башка Дума Президумына ике мэр урынбасары, яшь буенча иң олы депутат һәм җиде комиссияләрнең башлыклары керәләр.

Казан — Россиянең иң зур сәнәгый, финанс, сәүдә һәм туристик үзәкләрненнән берсе. Тулаем шәһәр продукты күләме 2013 елда 486 млрд сумны, төяп җибәрелгән тауарлар күләме 254 миллиард сум, ваклап сату тауар әйләнеше 410 миллиард сум тәшкил иткән.[81]

Шәһәрнең сәнәгый нигезен машиналар төзү, химия вә нефтехимия, биңел вә азык-төлек сәнәгатьләре тәшкил итәләр. Казанның иң эре ширкәтләре — «Казаноргсинтез» химия комлексы (полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентларны чыгара), Россиядә иң иске Казан дары заводы һәм Россиядә сирәк очрый торган өч авиацион сәнәгате ширкәтләренең кластеры — очкыларны җитештерә торган С. П. Горбунов исемле КАҖБ (Ту-160 исемле дөньяда иң зур, авыр һәм куәтле стратегик бомбга тотучының җитештерүчесе), боралакларны җитештерә торган Казан боралак заводы һәм йөрткечләрне җитештерә торганКМҖБ.

  • Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча алман партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары («КОМЗ») предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда «Нәфис» шактый уңышка иреште.
  • Сәнәгать ширкәтләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча «Казаноргсинтез», «КВЗ», «КМПО», «Пивоваренное объединение „Красный восток“-Солодовпиво», «Нәфис-косметикс», ФГУП «С. П. Горбунов исемендәге КАПО», ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
  • Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.

Сатудан килгән акча буенча Россиядә беренче 500ендә торган 6 ширкәтнең штаб фатиры Казанда урнашкан. Шәһәр эшкуарлык үзкләренең гомуми мәйданы 330 мең м²-ны тәшкил итә, шул исәптә 127 мең² м «A» һәм «B» сыйныфларга карый.[82] Үз банкларының берләштерелгән капиталы күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургдан гына калышып, өченче урында тора.[83]

Тимер-юлы вокзалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Казан-1, Казан-2

Казан вокзалының төп бинасы

Вокзал комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша һәм үзенә берничә бинаны кертә. Бер ел эчендә вокзал 8 миллион кешегә хезмәт күрсәтә. Казан шәһәр яны электр поездларының соңгы пунктлары Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Түбән Новгород (Мәскәү юнәлеше), Арча, Нократ Аланы, Ижау (Ижау юнәлеше), Буа булып торалар.

1974 елда шәһәрнең төньягында яңа вокзал төзелеше башланды, 1976 елда төзелгән диярлек карказа ташлаган иде һәм утыз артык ел эчендә бу «озак төзү» булып кала иде. 20102011 елларда иске бинасын җимереп бетерәләр һәм яңа вокзал бинасын төзәләр, ачылышы 2012 елның 5 августта үтте.

Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр аша М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р239 «Ырынбур тракты» (Казан — Чистай — Әлмәт — Ырынбур), Р241 (Казан — Буа — Сембер) автоюллар баралар.

Елга транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Казан Елга порты, Qazan Yılğa portı
Казан елга порты Идел елгасы сул ярының 1310 километрда урнашкан. Россиянең иң эре елга портларының берсе булып тора, Россия Бердәм тирәнсу системасы буенча Балтыйк, Ак, Каспий, Азов, Кара диңгезләре белән бәйләнгән, 5-диңгезле порты булып тора.

Вокзал шәһәрара круиз суднолар пассажирларга да, шәһәр яны юнәлешләргә дә (Зывыз, Тәтеш, Болгар, Печище, Зөя, Садовая) хезмәт күрсәтә.

Җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның беренче җәмәгать транспорты төре булып 1854 елда омнибус барлыкка килгән. 1875 елларда атлы трамвай, ягъни «конка» ачылган. "Конка"га алмашка 1899 елда трамвай хәрәкәте ачыла. 1926 елда шәһәрдә автобус хәрәкәте, ә 1948 елда — троллейбус хәрәкәте ачыла.

1979 елдан соң, ягъни Казан халкы миллион кеше чиген узгач, шәһәр метрополитен төзелешенә дәгъва итү мөмкинлеген алды. Төзелеш эшләре 1996 елда башланган. Россиядә җиденче булып, Казан метрополитены тантаналы рәвештә 2005 елның 27 августында ачылган.

Метро[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Казан метросы

Казан метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Хәзер ун станциядә тора: Авиатөзелеш, Төньяк вокзал, Яшьлек, «Кәҗә бистәсе», «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү проспекты». 2013 елның 9 маенда «Яшьлек», «Төньяк вокзалы» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре ачылды.

Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канал Телекомпания
1 «Первый канал»
2 «Татарстан — Яңа Гасыр»
3 «Россия-1»/«Татарстан ДТРК»
6 «СТС-Казан»
7 «Домашний»
10 «ТНТ»
11 «Эфир»/«РенТВ»
12 «НТВ»
21 «ТВ3»
27 «Россия-24»
29 «Звезда—KZN»
32 «Россия К (Культура)»/«Euronews»
35 «Пятый канал»
39 «ТВ Центр»
43 «Канал Disney»
47 «Муз-ТВ»/«БИМ-ТВ»
50 «Россия-2»

Мәктәпкәчә баскыч мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар. Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Казан югары уку йортлары

2009 елдагы хәле буенча, Казанда 44 югары уку йорты эшли, шул исәптә чит шәһәрдәге ЮУЙларның 19 филиал һәм вәкиллек; аларда 140 мең студент белем ала. Бервакытта федераль һәм ике милли тикшеренү универстетына Россиядә Казан гына ия. Шәһәрнед иң эре ЮУЙлар:

'Казан дәүләт университеты' — 1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында Сергей Аксаков, Милий Балакирев, Павел Мельников-Печерский, Лев Толстой, Владимир Ленин, Велимир Хлебников кебек кешеләр булганнар.

Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[84] 1932 елның 5 мартында Авыр сәнәгате халык комиссарлыгы караы белән Казан университетының аэродинамика факультеты нигезендә оештырылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университетына үзгәртеп корылган. Университетның фәнни потенциалны 9 факультет, 58 кафедра, 57 лаборатория, 10 фәнни-техник үзәк, 3 университет ФТИ-ны кертә. Университетта якынча 15 мең укучы өйрәнә.

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — шулай ук милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[85] Ул 1897 елда Казан берләшкән сәнәгый училищесы буларк ачылган. 1919 елда Казан политехника университетына үзгәртеп корылган. 1930 елда КПУ химия факультеты нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А. М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С. М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.

Kazan state university.jpg
5 building Kai.JPG
КФУ баш бинасы А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5-нче бинасы

Башка югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Урта һөнәри белем уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда ел саен түбәндәге мәдәни чаралар уза:

Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театры.jpg

Театр 1906 елның 22 декабрендә ачылган дип санала, чөнки бу көнне халык алдында беренче татар театры уйнала. 1922 елдан алып театрның үз бинасы барлыкка килә. Театрның хәзерге бинасы 1987 елда ачыла.

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


1996 елда шәһәр читендә — Гвардия урамында ачылган була. 2010 елда музейга юкка чыгу куркынычы янагач, Татарстанның иҗат берлекләре җитәкчеләре республика һәм шәһәр җитәкчелегенә уникаль күргәзмәне саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. 2011 елда Казан мэры Илсур Мәтшин патронажлыгында Бауман урамында бирелгән бинага реконструкция башлана[86]. 2013 елның 26 июнендә Казанның үзәгендә музей-галереяның яңа бинасы ачыла.[87]

2025 елның февралендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайлыйлар. 2025 елда бу исем Сәмәрканд шәһәренә бирелә[88].

Казан — спорт өлкәсендә иң үсеш алган шәһәрләрнең берсе. Шәһәр 2005 һәм 2011 елларда туплы хоккей буенча дөнья чемпионатларны, 2013 елда Җәйге Универсиаданы, 2014 елда кылычбазлык буенча дөнья чемпионатны кабул иткән. Шулай ук шәһәрдә 2015 елгы су спорт төркемле Дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерация кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чепмионаты уеннарны кабул итәчәк.

Шәһәр төрле спорт төрләрендә җиңүләр саны буенча иң беренче урыннарда тора, шул исәптә төп такым спорт төрләрендә («Рубин» футбол такымы; «Ак Барс» хоккей такымы; «Уникс» баскетбол такымы; «Зенит-Казань» һәм «Динамо» волейбол такымнары; «Динамо-Казань» туплы хоккей такымы; «Динамо» (чирәмдәге хоккей); «Синтез» су полосы такымы).

Махсус 2013 елгы Универсиадв өчен 2010 елда нигезләнгән Универсиада авылы студентлар тулай торагы буларак кулланыла. Ул Россия җыелма такымнарны әзерләү буенча федераль үзәге буларак та кулланачак.

Казанда күп Россия һәм дөнья дәрәҗәдәге эре спорт объектлары, шул исәптә кайбер спорт төрләре илдә сирәк очрый торган я бердәнбер спорт объектлары бар.

Үзәк стадионБаскет-холлТатнефть-АренаТеннис академиясеЧирәм хоккее үзәге, Волейбол үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Урта Кабан күлендә ишү каналы, Су спорт төрләре сарае һәм кайбер башка объектлар иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны кабул итә алалар. 2013 елның җәен Җәйге Универсиаданың төп аренасы булган һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарны кабул итәчәк 45 мең урынлы «Казан-Арена» стадионы ачылган. Казан ипподромы — Россиядә иң зур һәм Европада иң зурларыннан берсе. Шәһәр тирәсендә, Яшел Үзән районында ел буе эшләүче «Казан» тауда чаңгы шуу спорт курорты, Зөядә җәя һәм арбалеттан ату үзәге, Коркачыкта пәрәшүт һәм авиаспорт үзәге урнашкан.

Шәһәрдә туган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карагыз: Төркем:Казанда туганнар

  • Алмания байрагы Брауншвейг, Германия, 1988 елдан
  • АКШ байрагы Браян Колледж Стэйшн, АКШ, 1990 елдан
  • Төркия байрагы Искешәһәр, Төркия, 1990 елдан
  • Төркия байрагы Балыкәсир, Төркия, 1990
  • Мисыр байрагы Әл-Мануфия провинциясе, Мисыр, 1997 елдан
  • Мисыр байрагы Кальюбия губернасы, Мисыр, 2001 елдан
  • Һиндстан байрагы Хәйдәрабад, Һиндстан, 2001 елдан
  • Италия байрагы Урбино, Италия, 2001 елдан
  • Кытай байрагы Ханҗоу, Кытай, 2002 елдан
  • Төркия байрагы Истанбул, Төркия, 2002 елдан

Партнёр шәһәрләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты мәгълүматлары буенча, Казан 2024 елда шәһәр хуҗалыгы сыйфатын бәяләү буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип таныла[89].


  1. 1 2 3 Отчет о работе Исполнительного комитета за 2023 год. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 май 2024.
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок :48 не указан текст
  3. Всероссийская перепись населения-2020. Федеральная служба государственной статистики. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  4. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  5. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  6. Казань признали лучшим городом России по качеству городского хозяйства (2024-11-26). 27 ноябрь 2024 тикшерелде.
  7. Казань вошла в топ-10 городов по качеству жизни. 27 ноябрь 2024 тикшерелде.
  8. Путин назвал Казань одним из лучших городов Европы (2024-12-19). 19 декабрь 2024 тикшерелде.
  9. 1 2 3 Поспелов Е. М. Историко-топонимический словарь России. Досоветский период. — М.: Профиздат, 2000. — С. 209. — 224 с.
  10. 1 2 3 Раис Сафаров. Еще раз о названии "Казань". Газета "Республика Татарстан" (22 май 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  11. Ренат Бикбулатов. Почему «Казань»? — можно делать разные предположения. Каз@нские истории (31 август 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  12. Мирфатых Закиев. Кем основана Казань? Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  13. 1 2 Гумер Саттаров. Почему Казань назвали Казанью. Газета «Казанский университет» (август 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024. Архивировано 1 декабрь 2017 года.
  14. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Климат Казани
  15. Москва → Казань. ati.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  16. Восход и заход солнца, продолжительность светового дня в Казани, Республика Татарстан, Россия. dateandtime.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  17. Расчёт расстояний между городами. АвтоТрансИнфо. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  18. Расстояние от города Казань до крупных городов России. Министерство транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан (27 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  19. Восход и заход солнца, продолжительность светового дня в Казани, Республика Татарстан, Россия. dateandtime.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  20. Тимур Апелов. Аниськины грядки, Белянкинская гора и Чебаксинский пруд: топ-6 веломаршрутов по Казани на майские праздники. БИЗНЕС Online (30 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  21. Белянкинская гора. Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  22. Ветераны боевых действий Верхнеуслонского района установили памятник на горе Соколка. tatar-inform.ru (7 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  23. Олег Корякин. Казанский краевед рассказал историю волжских разбойников. Российская газета (5 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  24. гора Соколка. Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  25. Успенский женский монастырь на Зилантовой горе. Православие в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  26. территория Зилантова Гора. Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  27. «Это уже не Казанка, а Казанский залив Куйбышевского водохранилища». Бизнес Online (3 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  28. Ежедневно уровень воды в Куйбышевском водохранилище падает на 3-5 см. tatar-inform.ru (27 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  29. Профессор КФУ: «Дикие животные появляются в черте города, потому что ищут корм там, где меньше врагов». Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (14 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  30. Перечень редких и находящихся под угрозой исчезновения видов животных, занесенных в Красную книгу Республики Татарстан, зафиксированных на территории муниципальных районов Республики Татарстан. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018.
  31. 1 2 3 4 5 6 Климатическая характеристика Казани. Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  32. 1 2 3 4 5 6 Погода в Казани. Погода и климат. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  33. Юрий Балашов. Чудеса бывают! Журнал «Казань» (29 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  34. Вероника Ваганова, Нурия Фатхуллина. В этом столетии такого Гыйаря еще не было: сколько Татарстан будут мучить морозы до минус 33 градусов? БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  35. Шаймиев, Минтимер Шарипович; Камиль Исхаков; Мансур Х Хәсәнов Выступления Президента РТ М. Шаймиева, мэра г.Казани К.Исхакова и президента АН РТ, академика М.Хасанова на торжественном собрании по случаю установления даты основания г.Казани. // Гасырлар авазы/Эхо веков. — № 3/4. Архивировано из первоисточника 2 октябрь 2011.
  36. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых. Казань. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  37. 1 2 Ф. Ш. Хузин, А. Г. Ситдиков. История Казани с древнейших времен. Историко-архитектурный комплекс Казанского Кремля. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  38. Юрий Дмитриевич. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  39. 1 2 3 4 Светлана Долгова, Наталья Болотина, Антонина Кононова. «…Как время катится в Казани золотое…» Наше Наследие. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  40. Супруненко Ю. П.
  41. 1 2 Татарстан. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  42. Груздев В. Б. Казань в годы Великой Отечественной войны. ФГБУ «РИЦ «Красная звезда» Минобороны России. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  43. Казань – город трудовой доблести. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 май 2024.
  44. Программа празднования 1000-летия Казани. Российская газета (26 август 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  45. Закон РТ от 07.12.2005 N 116-ЗРТ (ред. от 06.04.2023) "Об административно-территориальном устройстве Республики Татарстан" (принят ГС РТ 03.11.2005). Министерство юстиции Республики Татарстан (16 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  46. Реестр административно-территориальных единиц и населенных пунктов в Республике Татарстан. Министерство юстиции Республики Татарстан (12 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  47. Устав муниципального образования города Казани (с изменениями на 15 апреля 2022 года). Кодекс. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  48. Администрация Авиастроительного и Ново-Савиновского районов. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (1 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  49. Положение о МКУ «Администрация Вахитовского и Приволжского районов города Казани». Администрация Вахитовского и Приволжского районов. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  50. Кировский и Московский. Что изменилось после реорганизации? (4 июль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  51. Структура администрации. Администрация Кировского и Московского районов (1 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  52. О районе. Администрация Советского района (10 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  53. О районах. Администрация Вахитовского и Приволжского районов (8 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  54. О районах. Администрация Кировского и Московского районов. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  55. 1 2 Статья 24. Городская Дума - представительный орган муниципального образования города Казани. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  56. Председатель городской Думы. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (19 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  57. Казанская городская Дума. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  58. Комиссии Казанской городской Думы. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (19 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  59. О новом главе администрации Казани. Казанские ведомости (18 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  60. Официальная страница Ильсура Метшина. Официальный сайт Мэра Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  61. Исполнительный комитет. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  62. Рустем Гафаров назначен на должность руководителя Исполнительного комитета Казани. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (21 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024. Архивировано 29 ноябрь 2020 года.
  63. Устав Казани. Статья 43. Полномочия Руководителя Исполнительного комитета. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (5 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  64. Положение о гербе и флаге города Казани. Национальная библиотека Республики Татарстан (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  65. Геральдические символы г.Казани. Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (11 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  66. Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән. [Татар-информ], 19.10.2022
  67. http://istmat.info/files/uploads/55542/1889-1890_pamyatnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf 2017 елның 11 ноябрь көнендә архивланган.
  68. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=454
  69. 1 2 ИСТОРИЯ КАЗАНИ В ДОКУМЕНТАХ И МАТЕРИАЛАХ. XX ВЕК под редакцией Р. У. Амирханова.
  70. http://xn--90ax2c.xn--p1ai/catalog/000202_000006_1603670%7C04BC25A9-3B8B-4DCB-A92C-E3DA6BE945E5/viewer/
  71. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2380
  72. 1 2 3 Мустафин М.Р, Хузеев Р. Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  73. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05 
  74. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05 
  75. Михаил Худяков. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар.
  76. http://www.spsl.nsc.ru/history/descr/kazan2.htm
  77. http://www.iske-kazan.ru/izvestnye-lyudi/225-petr-i-v-kazani
  78. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-04-18, retrieved 2014-10-08 
  79. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-05-01, retrieved 2014-09-12 
  80. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-05-11, retrieved 2014-09-12 
  81. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-17, retrieved 2014-09-10 
  82. http://www.arendator.ru/articles/1/art/21158/
  83. http://www.skyscrapercity.com/showpost.php?p=32583604&postcount=1
  84. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-03-27, retrieved 2014-10-08 
  85. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-16, retrieved 2014-10-08 
  86. Дилетант, archived from the original on 2015-05-10, retrieved 2014-09-14 
  87. http://www.museum.ru/M2731
  88. Министры культуры ОИС выбрали Казань культурной столицей исламского мира в 2026 году (2025-02-13). 13 февраль 2025 тикшерелде.
  89. Казанны шәһәр хуҗалыгы сыйфатын бәяләү буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип таныдылар, archived from the original on |archive-url= requires |archive-date= (help), retrieved 26.11.2024  Check date values in: |access-date= (help)