Шәүкәт Ибраһимов

Шәүкәт Ибраһимов, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов, каз. S'avkat S'i'gaby'tdi'nuly I'bragi'mov (1923-1989) — галим, техник фәннәр докторы (1965), профессор (1974), Казакъстан ССР ФА вице-президенты (1974-1986), Казакъстан ССР ФА хакыйкый әгъзасы (1970), Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле

1923 елның 22 октябрендә Казанда туган. Казан авиация институтын (1948), Мәскәү дәүләт корыч һәм кушылмалар институтында (рус. Московский институт стали и сплавов) аспирантура (1955) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Гыйльми эшчәнлеге

Төп фәнни хезмәтләре каты җисем физикасына, радиацияле материаллар белеменә, атом энергетикасына, төш техникасына карый[2]. Ш.Ш. Ибраһимов тарафыннан күп кенә гамәли күрсәтмәләр һәм тәкъдимнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру төш энергетикасында кулланыла торган материалларның нурланышка чыдамлыгын, төш-энергетика җайланмаларының экономиялелеген күтәрүгә һәм хәвефсезлеген арттыруга ярдәм итә.

Фәнни хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

1997 Алматы акимының 31 нче карары (02.07.1997) белән Алматыдагы урамга исеме бирелгән. Урамның озынлыгы – 7 км. Элекке исеме — Медео районы Алатау шәһәренең Ленин урамы[3].

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
  3. Казахская ССР: Краткая энциклопедия. Т. 3. Алма-Ата., 1989.

Искәрмәләр

  1. ↑ Санкт-Петербург мәктәбе
  2. ↑ СПбАППО физика кабинеты сайты, archived from the original on 2013-01-08, retrieved 2015-11-07 
  3. ↑ Алматы көшелері. Анықтамалық энциклопедия. Алматы: ИП Волошин, 2009. ISBN 978-601-7157-18-0