1974 ел
1974 (бер мең тугыз йөз җитмеш дүртенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1974 елы, II меңьеллыкның 974 елы, XX гасырның 74 елы, XX гасырның 8 унъеллыгының 4 елы, 1970 елларның 5 елы. 1974 елдан бирле 52 ел үтте.
Вакыйгалар
- 20 июль — Төркия үз гаскәрләрен Кипр утравына кертә.
- 30 июль — Француз теле Квебекның бердәнбер рәсми теле булып игълан ителә.
- 12 август — Төркия Кипрга төрек автоном округларын ясау таләбе белән чыга.
- 31 август — Греция НАТО-дан чыгу турында карар итә.
- 12 сентябрь — Эфиопия императоры Хайле Селассие I тәхеттән бәреп төшерелә.
- 23 октябрь — Венада XXII Олимпия уеннары Мәскәүдә узачак дигән карар чыгарыла.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1974 елда туганнар
- 20 гыйнвар — Шамил Аляутдинов, Мәскәү Мемориаль мәчетендә имам-хатыйб, күпсанлы китаплар авторы.
- 27 гыйнвар — Равил Сабыр, язучы, драматург, журналист.
- 22 май — Айрат Фазылҗанов, сәнгать остасы.
- 30 май — Эдуард Латыйпов, театр актеры, ТР атказанган артисты (2018).
- 2 июнь — Гата Камский (Гатаулла Сабиров), АКШ шахматисты.
- 19 июнь — Азамат Гафаров, артист, җырчы.
- 22 июнь — Марсель Миңнуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры.
- 19 август — Сергей Рыжиков,
РФ космонавты. - 22 август — Айгөл Бариева, татар җырчысы.
- 2 октябрь — Лилиан Наврозашвили, актриса.
- 7 октябрь — Нигъмәтуллин Руслан Кәрим улы, Россия футболчысы, телевизион тапшырулар алып баручысы.
- 11 ноябрь — Леонардо ДиКаприо, АКШ актеры.
- 21 декабрь — Фатыйх Котлы, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
- Ләйләгөл Гыймадиева, шагыйрә, татар әдәбияты галимәсе.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1974 елда вафатлар
- 6 апрель — Сәхибҗамал Гыйзәтуллина, беренче татар актрисасы.
- 10 май — Сәлах Хөсни, 1940—1965 елларда Казан курчак театрының баш режиссеры.
- 13 май — Хаҗиәхмәт Галимов (Хаҗи Бохарский, 75), театр һәм кино актеры, режиссер (Уфа).
- 3 июнь — Рәшит Нәҗметдинов, шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, ССРБ-ның атказанган тренеры.
- 22 июнь — Дариюс Мийо (Darius Milhaud), француз композиторы, дирижёр.
- 18 август — Гариф Гомәр, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы.
- 3 ноябрь — Сергеев Александр Терентьевич, Советлар Союзы Герое, сапёр.
- 18 декабрь — Мотыйк Әхмәдуллин, Советлар Союзы Герое, сапёр.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Мирсәй Әмир, татар язучысы[1].
- Нил Юзиев, әдәбият галиме, тәнкыйтьче[1].
