Марсель Миңнуллин
Марсель Мансур улы Миңнуллин (рус. Миннуллин Марсель Мансурович, 22 июнь 1974, Казан) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2023―2025), 2010—2023 елларда Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (2004). Хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб[2]. Француз телен белә[3].
Һөнәри эшчәнлегендә төп казанышы дип авыруларны ашыгыч һәм планлы хирургик дәвалауның бөтен күләмен үзләштерүне саный[4].
Тормыш юлы
1974 елның 22 июнендә Казанда табиблар гаиләсендә туа[5].
Белеме
1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. 2001 елда КДМУның 1 нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2004 елда «Операциядән соң иртә ялкынсынулы эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау ысулларын камилләштерү» (рус. Усовершенствование методов диагностики и комплексного лечения больных с ранней послеоперационной спаечной кишечной непроходимостью)темасына кандидатлык диссертациясен яклый[6].
Квалификация күтәрү
- 2008 — Эндоскопик хирургиядә мануаль күнекмәләр (Казан дәүләт медицина академиясе, Казан).
- 2011 — Ионлаштыра торган нурланыш чыганаклары белән эшләгәндә радиация куркынычсызлыгы (АНО «ГНВЦ „Протон“», Казан).
- 2014 — Медицина ярдәме сыйфаты белән идарә итү (Казан дәүләт медицина академиясе, Казан).
- 2014 — Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә (Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан).
- 2019 — Үзгәрүчән микромохит шартларында сәламәтлек саклау учреждениеләре белән идарә итүдә инновацион алымнар (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы академиясе, Мәскәү)[7].
- 2024 — Республики Татарстан «За доблестный труд» (2024).
Хезмәт юлы
Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5 нче шәһәр хастаханәсендә үлекле хирургия бүлегендә башлый.
2000—2001 елларда ― Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегендә табиб-хирург булып эшли.
2001 елда ― КДМУның 1 нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2002 елда ― читтән торып уку формасына күчә, РКХ нең абдоминаль хирургия бүлегендә эшли башлый[4].
2010 елдан ― Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина часте буенча беренче урынбасары. Иң катлаулы ковид чорында ел ярым РКХ нең йогышлы авырулар госпитален вакытлыча җитәкли[8].
2023 елның 6 февраленнән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры в.б.[9][10].
2023 елның 1 мартыннан ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[11][12][13]. Аңа кадәр бу вазифаны Марат Садыйков били[14].
2025 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат ителә[15].
2025 елның июненнән Лисичанскта хастаханәдә хирург булып эшли[16][17], 2026 елның июль аенда Запорожье өлкәсенең сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә[18].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Марсель Миңнуллин җитәкчелегендә Республика клиник хастаханәсе коллективы «Ел табибы» бәйгесендә, цирроз белән авыручы хатын-кызга бавыр күчереп утырткан өчен, «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулый. Нәтиҗәдә, әлеге хатын-кыз балага уза һәм бала таба[19].
- 2013 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты.
- 2014 — «Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты.
- 2018, 2019, 2020 — Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе[20].
- 2019 — Татарстан Республикасының атказанган табибы[7].
- 2024 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) (2024).
Искәрмәләр
- ↑ Миннуллин Марсель Мансурович — Татцентр.ру (рус.)
- ↑ Миннуллин Марсель Мансурович. TatCenter. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Лилиана Гарифуллина. Хирург с 20-летним стажем: что известно об и.о. министра здравоохранения Татарстана Марселе Миннуллине. Комсомольская правда (6 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 Миннуллин Марсель Мансурович. Лига выпускников КГМУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Алексей Лучников, Евгения Иванова. «Потяжелее будет, чем в операционной»: в год СВО минздрав РТ возглавил хирург Марсель Миннуллин. Бизнес-Онлайн, 6.02.2023 [рус.]
- ↑ Луиза Игнатьева. Минздрав РФ согласовал его кандидатуру на пост главы Минздрава РТ. Реальное время, 6.02.2023 [рус.]
- ↑ 1 2 Миннуллин Марсель Мансурович. КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Эвелина Киселева. Кто он — новый глава Минздрава РТ: что известно о Марселе Миннуллине. Татар-информ, 6.02.2023
- ↑ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, 6.02.2023
- ↑ И.о. министра здравоохранения Республики Татарстан назначен Марсель Миннуллин. Министерство здравоохранения Республики Татарстан (6 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Указ РАИСА Республики Татарстан. rais.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. Татар-информ, 1.03.2023
- ↑ Полина Петрова. Марсель Миннуллин назначен министром здравоохранения Татарстана. Коммерсантъ (1 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Ъ-Казань. Марсель Миннулин стал и.о. министра здравоохранения Татарстана. Коммерсантъ (6 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Министр здравоохранения Татарстана Миннуллин покинул пост (рус.). Татар-информ. www.tatar-inform.ru (6 июнь 2025). [Тикшерелгән 9 июнь 2025]
- ↑ Названо новое место работы экс-министра здравоохранения РТ Миннуллина - СМИ (2025-06-14). 8 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Фарида Хисамова. Марсель Миннуллин задержался в Лисичанске: что ждет бывшего министра здравоохранения (2025-06-18). 8 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Источник: Марсель Миннуллин назначен министром здравоохранения Запорожской области (рус.). БИЗНЕС Online (28 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2026.
- ↑ Миннуллин Марсель Мансурович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
- ↑ Миннуллин Марсель Мансурович. КФУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2023.
Сылтамалар
- Миннуллин Марсель Мансурович. 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган. РКБ
- Лилиана Гарифуллина. Хирург с 20-летним стажем: что известно об и. о. министра здравоохранения Татарстана Марселе Миннуллине. KP.RU, 6.02.2023 [рус.]