Мидхәт Шаһиәхмәтов
Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов (рус. Мидха́т Рафка́тович Шагиахме́тов; 5 ноябрь 1969, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры[1].
Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Икътисад фәннәре докторы.
Тормыш юлы
1969 елның 5 ноябрендә Казанда туган.
Белеме
1991 елда «Икътисадый һәм социаль планлаштыру» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2009 елда «Государственное регулирование перераспределительных отношений в рыночной экономике» темасына докторлык диссертациясен яклый. Икътисад фәннәре докторы[2].
Һөнәри эшчәнлеге
1986—1989 елларда Казан Спорт сараен механикалаштыру һәм трансформацияләү хезмәтендә боз катыручы булып эшли.
1989 елдан Казанның Совет районы финанс бүлегенә салым ревизор-инспекторы, соңрак 1 категорияле салым ревизоры.
1990 елдан Казанның Совет районы Дәүләт салым инспекциясе (ГНИ) кооператив һәм иҗтимагый оешмаларының табышына салым салу бүлегендә дәүләт салым инспекторы, өлкән дәүләт салым инспекторы.
1993—1994 елларда Казанның Дәүләт салым инспекциясе кооператив һәм иҗтимагый оешмалары табышына салым салу бүлегендә өлкән дәүләт салым инспекторы булып эшли[3].
1994 елдан Казанның Мәскәү районы буенча ГНИ юридик затларның табышына салым салу бүлеген җитәкли.
1996 елдан — Казанның Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары[4].
1997 елдан — Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары, алга таба — беренче урынбасары.
1998—2007 елларда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара[5].
2007 елда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
2009—2010 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, аннары Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе булып эшли[6].
2010 елның 28 июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан икътисад министры вазифасына билгеләнә[7][8].
2014 елдан Россия Банкының Идел-Нократ Баш идарәсе башлыгы урынбасары — ТР Милли банкы идарәчесе вазифасын били[9].
2017 елның сентябреннән 2020 елга кадәр — ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе[10].
2020 елның 21 февралендә кабат республиканың икътисад министры итеп билгеләнә[11][12]. Аңа кадәр икътисад министры вазифасын Фәрит Габделганиев били[13].
2020 елның 18 сентябреннән — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры[14].
Дәүләт бүләкләре
- 1999 — Татарстан Республикасы буенча Дәүләт салым инспекциясенең Мактау кәгазе;
- 2002 — Россия Федерациясе Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Мактау кәгазе;
- 2004 — «Россия Федерациясе Салымнар һәм җыемнар министрлыгы отличнигы» тамгасы;
- 2005 — "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә"медале;
- 2006 — «Татарстан Республикасы атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме;
- 2013 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2014 — Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе[15];
- 2014 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
- 2014 — «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале;
- 2016 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
- 2018 — Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе;
- 2018 — Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте;
- 2019 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
- 2020 — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен» мактау тамгасы[16];
- 2024 ел — «Дуслык» ордены, республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[17].
Искәрмәләр
- ↑ Надежда Гордеева. Министр экономики Татарстана Мидхат Шагиахметов стал вице-премьером (2020-09-18). 11 декабрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Шагиахметов, Мидхат Рафкатович. Государственное регулирование перераспределительных отношений в рыночной экономике. — Казань, 2009. — 399 с.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. ГлобалКазань.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. Министерство экономики Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Назначен министр экономики Татарстана. Газета.ru (28 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ О назначении Шагиахметова М.Р. министром экономики Республики Татарстан. Республика Татарстан (28 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Елена Иванова. Министр экономики Татарстана возглавил Национальный банк республики. РБК (7 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Рустам Кильсинбаев. Мидхат Шагиахметов избран председателем Центризбиркома РТ. Татар информ (29 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Лика ИСАЕВА. Председатель Цетроизбиркома Татарстана Мидхат Шагиахметов назначен главой Минэкономики республики. Комсомольская правда (21 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Мидхат Шагиахметов назначен министром экономики Татарстана. Татар информ (21 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Кирилл Антонов. Экономике Татарстана сменили министра. Коммерсантъ (22 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Надежда Гордеева. Министр экономики Татарстана Мидхат Шагиахметов стал вице-премьером (2020-09-18). 11 декабрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Шагиахметов Мидхат Рафкатович. kt.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2023.
- ↑ Признание заслуг. 9 ноября 2024 года (рус.). rt-online.ru (8 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.