Рөстәм Заһидуллин

Рөстәм Илдус улы Заһидуллин (рус. Загидуллин Рустем Ильдусович; 29 апрель 1986, Казан) — дәүләт эшлеклесе, хокук белгече. Татарстан Республикасы юстиция министры (2017 елның 22 июненнән)[1]. Юридик фәннәр кандидаты (2011).

Тәрҗемәи хәле

Рөстәм Заһидуллин 1986 елның 29 апрелендә Казанда туа. Әтисе — Илдус Заһидуллин, тарихчы галим; әнисе — Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, икесе дә академиклар.

2008 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын, 2011 елда аспирантурасын  [рус.] тәмамлый[2].

2006 елдан «Татарстан балык хуҗалыгы» җитештерү берләшмәсендә (рус. ПО «Татрыбхоз») эшли: 2006—2008 елларда хокук белгече, 2008—2009 елларда хокук бүлеге башлыгы вазифаларын башкара[3].

2011—2014 елларда Татарстан прокурорының Татарстан Республикасы канун чыгару һәм башкарма органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары белән элемтәләр буенча ярдәмчесе булып эшли.

Рөстәм Заһидуллин 2014 елның 11 августыннан Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, 2017 елның 22 июненнән министр вазифаларын үти[4].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, өч баласы бар[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • 2015 — Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (законлылыкны тәэмин итү һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге казанышлары өчен)[5];
  • 2016 — «Казан шәһәренең 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлек медале[2];
  • 2018 — «100 лет ВЧК КГБ ФСБ» истәлек медале[4];
  • 2019 — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы[6];
  • 2019 — Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасының Мактау грамотасы;
  • 2020 — Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Мактау грамотасы;
  • 2020 — Татарстан Республикасы Конституция судының Рәхмәт хаты;
  • 2020 — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты;
  • 2021 — Татарстан Республикасының атказанган юристы;
  • 2021 — «Татарстан Республикасында профсоюз алдындагы казанышлар өчен» мактау билгесе;
  • 2021 — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы;
  • 2022 — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты;
  • 2026 — «Фидакарь хезмәт өчен» медалезаконлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[7].

Искәрмәләр

  1. Состав Кабинета Министров Республики Татарстан (рус.). Правительство Республики Татарстан. prav.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2025. Архивировано 15 июль 2025 года.
  2. 1 2 Загидуллин Рустем Ильдусович. Министр юстиции РТ (рус.). Деловой центр РТ. tatcenter.ru. Архивировано 16 июль 2025 года.
  3. Загидуллин Рустем Ильдусович (рус.). Реальное время. realnoevremya.ru. Архивировано 16 июль 2025 года.
  4. 1 2 3 Загидуллин Рустем Ильдусович (рус.). Официальный Татарстан. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2025.
  5. Загидуллин Рустем Ильдусович (рус.). Деловая электронная газета «Бизнес Online». www.business-gazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2025. Архивировано 16 июль 2025 года.
  6. Загидуллин Рустем Ильдусович (рус.). Рөстәм Заһидуллин Россия Юстиция министрлыгының почет грамотасы белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2025.
  7. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (29 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.

Тема буенча өстәмә