Алексей Песошин
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Песошин.
Алексей Валерьевич Песошин (9 декабрь 1963, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Премьер-министры (2017 елның 17 апреленнән). Физика-математика фәннәре кандидаты (1993).
Тормыш юлы
1963 елның 9 декабрендә Казанда радиоэлектроника галиме Валерий Андрей улы Песошин[2] гаиләсендә туа.
«Инженер-механик» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый (1986), «Численное и численно-экспериментальное исследование тонкостенных конструкций на основе метода конечных элементов» дигән темага физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1993). 11 фәнни хезмәт, 1 уйлап табу авторы.
1986—1995 елларда Казан дәүләт универститетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр[3].
Хезмәт юлы
1995—2000 елларда — Казан шәһәре Совет районының 79 санлы «Жилбытсервис» торак-эксплуатация идарәсендә белгеч, баш инженер урынбасары, идарә башлыгы.
2000—2002 елларда — «Казан газ аппаратурасы заводы — Веста» ААҖ баш инженер, директор урынбасары, 2007 елдан генераль директор.
2007 елда — «Алтын башак» (рус. Золотой колос) ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары — «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарәче компаниясенең ҖЧҖ директоры.
2007—2010 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
2010 елда Казан — шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
2010 ел—2014 елның гыйнвары — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
2014 елның 10 гыйнварыннан — Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары.
2017 елның 3 апреленнән Татарстан премьер-министры вазифаларын башкаручы, 17 апреленнән Татарстан премьер-министры[4][5].
2020 елның 18 сентябрендә яңа срокка Татарстан премьер-министры вазифасына раслана. Аның намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан хуплый. 2025 елның 19 сенябрендә кабат премьер-министр вазифасына сайлана[6][7]..
«Стрела-Ак Барс» регби клубы Президенты, регби буенча спорт мастеры[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2002 ― «Бөтенрусия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале;
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2009 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан);
- 2013 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2014 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- 2018 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- 2019 ― Мактау ордены[9];
- 2021 ― «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен» медале[10];
- 2022 ― Александр Невский ордены[11];
- 2026 ― III дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены[12].
Хезмәтләре
- Голованов А. И., Песошин А. В., Тюленева О. Н. Современные конечно-элементные модели и методы исследования тонкостенных конструкций. — Казань: Каз. гос. ун-т, 2005. — 440 с. — ISBN 5-98180-139-5.
- Песошин А. В. Численное и численно-экспериментальное исследование тонкостенных конструкций на основе метода конечных элементов : Автореф. дис. … канд. физ.-мат. наук. — Казань, 1993. — 17 с с.
Искәрмәләр
- ↑ Песошин Алексей Валерьевич
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ ТР эшлекле үзәге сайты, archived from the original on 2017-04-19, retrieved 2017-04-17
- ↑ Премьер-министром РТ стал Алексей Песошин
- ↑ Песошин: Готов приложить все силы для выполнения задач, которые ставит Президент РТ. Татар-информ,17.04.2017
- ↑ «Самоотводов нет!»: как переназначили Песошина и 9 его замов (рус.). БИЗНЕС Online (18 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Депутаты согласовали кандидатуру Песошина на пост премьера Татарстана (рус.). РИА Новости (19 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Руководство клуба
- ↑ РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Алексей Песошинга Мактау орденын тапшырды
- ↑ Шойгу в Москве вручил медаль Премьер-министру Татарстана Алексею Песошину. Татар-информ, 26.11.2021
- ↑ Песошин Алексей Валерьевич
- ↑ Патриарх Кирилл и Татарстанская митрополия обменялись иконами (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.