Мөхәммәт Сабиров
Мөхәммәт Галләм улы Сабиров (рус. Мухаммат Галлямович Сабиров) — Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры, 1990-1995 елларда республика хөкүмәте җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 29 мартында Башкорт АССР Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укый.
Уфа нефть институтын тау инженеры белгечлеге буенча (1955), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы Академиясен тәмамлый (1983).
- Юллама буенча “Әлмәт нефть боралау” трестының 2нче кантур боралаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, җитештерү-техник бүлек җитәкчесенең урынбасары булып эшли (1955-1964).
- “Әлмәт нефть боралау” трестының фирка комитеты секретаре (1964).
- Әлмәт КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре (1965-1968).
- "Востокмонтажгаз" (Әлмәт) трестының җитәкчесе (1968-1981).
- "Татнефтестрой" җитештерү берләшмәсенең башлыгы (1981-1984).
- ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары (1984-1989), Рәисе (1990).
- Татарстан Республикасы Премьер-министры (1991-1995).[1]
1990 елдан башлап Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшә. Суверенлык нигезендә икътисади бәйсезлек ятарга тиеш дип исәпли.
Россия Федерациясе Югары Шурасы депутаты (1991-1993).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (1995-1999).
1998 елның 23 сентябрендә Татарстан Республика фиркасенең рәисе итеп сайлана.
2015 елның 9 мартында вафат була.
Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан республикасының атказанган төзүчесе (1982).
Хәтер
- 2022 елның 27 маенда Казанның Чехов урамы 53нче санлы йорт фасадында истәлек тактасы ачыла (авторы – скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин). Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин, туганнары катнашкан [2].
Искәрмәләр
- ↑ Казанский Кремль: время и люди, archived from the original on 2012-01-22, retrieved 2011-06-12
- ↑ Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасы ачтылар. Татар-информ, 27.05.2022