Камил Исхаков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Камил Исхаков
тат. Камил Шамил улы Исхаков
тат. Kamil Şamil uğlı İsxaqov
Камил Исхаков.jpg
Тулы исеме Исхаков Камил Шамил улы
Туган көне 8 февраль 1949(1949-02-08) (76 яшь)
Туган Казан, Татарстан
Ил
Эшчәнлеге хакимият-хуҗалык эшлеклесе
Әтисе Шамил Исхаков
Балалары Тереза Камалова
Бүләк һәм премияләр

«ТАССРның 100 еллыгы» медале

Камил Шамил улы Исхаков (1949 елның 8 февралендә Казанда туган) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе. Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре (2000). Казанның мактаулы гражданины.

Казанның Яңа Савин бистәсендә туа. Армиядән соң КДУ-ның физик факультетына укырга керә. 1973 елдан Казанда комсомол һәм партия эшендә.

19801987 елларда «Алгоритм» Казан фәнни-укыту үзәге берләшмәсе директоры урынбасары, 19871988 елларда Казан исәпләү техникасы һәм мәгълүмат фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры.

19891991 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе. 1991 елдан Казан шәһәре хакимияте башлыгы һәм 1993 елдан Казан шәһәре халык депутатлары Советы рәисе. 19711975, 19911995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 19952005 елларда Татарстан халык депутаты.

2005 елның 14 ноябреннән 2007 елга кадәр Россияның Ерак Көнчыгыш Федераль округы Россия президенты вәкиле эшендә.

2008 елның 14 июненнән Согуд Гарәбстандагы Джидда шәһәрендә Ислам Конференциясе Оешмасында Россиянең вәкиле. 2016 елның ноябрендә Татарстан президентының ярдәмчесе итеп билгеләнгән.[1]

2015 елданБолгар ислам академиясенең ректоры в. б. һәм президенты.

2019 елданКазан җәмигъ мәчетен төзү эше белән җитәкчелек итә.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)