Марат Хөснуллин

Марат Шакирҗан улы Хөснуллин (рус. Мара́т Шакирзя́нович Хусну́ллин; 9 август 1966, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары (2024 елның 7-12 мае (вазифалар башкаручы)[1]). Көньяк федераль округы кураторы[2]. Икътисад фәннәре кандидаты (2006).

Тәрҗемәи хәле

Марат Хөснуллин 1966 елның 9 августында Казан шәһәрендә туа.

Белеме

1983 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга керә, әмма бер елдан армиягә алына. 1990 елда «икътисад» белгечлеге буенча институтны тәмамлый[3]. 2000 елда «һөнәри менеджмент» белгечлеге буенча Бөекбританиянең Ачык университетында укый[4]. 2006 елдан икътисад фәннәре кандидаты.

Татар, рус һәм инглиз телләрен белә[5].

Хезмәт эшчәнлеге

Татарстан
undefined
  • 1983—1984 һәм 1986—1987 елларда Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тәҗрибә җайланмаларына хезмәт күрсәтү лаборанты.
  • 1984—1986 — Совет Армиясендә хезмәт итә[6].
  • 1987—1995 — баш хисапчы, Казан шәһәренең «Темп» төзелеш кооперативы рәисе[6].
  • 1995—1997 — «Интерпластсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры[6].
  • 1997—2000 — Казан шәһәренең «Ак барс» сәүдә-сәнәгать җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры[6].
  • 1999—2001 — Кама буе территориаль округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләнгәч, халык депутаты вазифасыннан баш тарта.
  • 2000—2001 — «Татэнерго» җитештерү энергетика берләшмәсе дәүләт унитар предприятиесенең матди-техник ресурслар, инвестицияләр һәм төзелеш буенча директор, генераль директор урынбасары[6].
  • 11.05.2001-18.11.2010 — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры[6].

Марат Хөснуллин идарә иткән вакытта министрлык тарафыннан республикага зур күләмдә федераль инвестицияләр җәлеп ителә, барыннан да элек Татарстанда торак төзелешен үстерүнең комплекслы программасы. Программа республиканың эре шәһәрләре — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт агломерацияләре җирләрен бердәм шәһәр төзелеше чишелешләрендә үзләштерүгә юнәлдерелгән, бу аларны минималь чыгымнар белән коммуналь, юл-транспорт һәм социаль инфраструктуралар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә[7].

Марат Хөснуллин инициативасы белән бюджет ресурсларын экономияләү максатында торак, юллар, социаль өлкә объектлары төзелешенең типовой проектлары билгеләнә. Моннан тыш, «Электрон Россия» программасы кысаларында Татарстанда электрон сатып алулар, төзелешкә рөхсәт бирү һәм дәүләт ведомстводан тыш экспертиза нәтиҗәләрен алу системасы җайга салына, бу төзелешкә чыгымнарны сизелерлек киметә[7].

Аның катнашында Казанда 2013 елгы Универсиадада файдалануга тапшырылган спорт объектлары төзелеше башлана. 2010 елның маена Татарстан башкаласында 26 спорт корылмасы файдалануга тапшырыла. Алар — «Ак Барс» көрәш сарае, «Олимпиец» Казан Олимпия резервы училищесы, Казан дәүләт мәдәният институты карамагындагы «Итиль», «Форвард», «Мирас» спорт комплекслары, Казан (Идел буе) федераль университеты карамагындагы «Мәскәү», «Ак Бүре», «Ватан», «Татнефть Арена» боз сарае, «Тулпар», «Бустан», «Зилант», «Триумф» — боз аренасы һәм «Триумф» универсаль спорт комплексы (бассейннар һәм баскетбол мәйданчыклары белән), шулай ук Стендка ату комплексы, «Акчарлак» ябык бассейны, Теннис академиясе, «КАИ Олимп» мәдәни-спорт комплексы, «Санкт-Петербург» волейбол үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Буревестник» ябык йөзү бассейны, Чирәмдәге хоккей үзәге, «Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы, Универсиада авылы[8]. 2010 елдан соң Марат Хөснуллинның министр вазифасыннан китүеннән соң аның варислары җитәкчелегендә түбәндәге дүрт объект төзелә: Су спорт төрләре сарае, Гимнастика үзәге, 45 мең урынлык стадион һәм Ишкәкле спорт төрләре үзәге[8].

Шул ук вакытта ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелештә икътисад һәм эшкуарлык» кафедрасы доценты булып эшли[9].

Мәскәүдә

undefined
undefined
undefined

2010 елның 18 ноябрендә Марат Хөснуллин Мәскәү шәһәренең Шәһәр төзелеше департаменты җитәкчесе итеп билгеләнә[6].

2010 елның 2 декабрендә Мәскәү шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары вазифасын башкара[6].

2011 елның мартында Мәскәү шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча коллегия рәисе булып эшли[10]. Шул ук елда ирекле төзелешне туктату буенча шәһәр комиссиясен җитәкли[11].

Марат Хөснуллин катнашында Бульвар боҗрасы эчендә җирләрне төзүне чикләү схемалары һәм файдалану режимнары раслана.

2012 елдан ул Мэрия аппараты идарәсе белән берлектә төзелеш өлкәсендә документлар алу тәртибен гадиләштерү, барлык хезмәтләр, җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын, архитектура-шәһәр төзелеше карарларын, экспертиза бәяләмәләрен, объектлар төзелешенә һәм аларны файдалануга кертүгә рөхсәтләрне дә кертеп, электрон рәвештә кулланылырга мөмкин булсын өчен электрон документ әйләнеше системасын кертү проектын җитәкли[12].

2012 елның мартыннан Марат Хөснуллин «Москва-Сити» Мәскәү халыкара эшлекле үзәген[10] төзү һәм мәсьәләләрне хәл итү штабы белән идарә итә (2008 елдагы финанс кризисы нәтиҗәсендә «Федерация» һәм «Россия» манараларын һәм «Сити Пэлас» комплексын төзү эшләре туктатыла).

Объектларны тапшыру планы яңадан карала[13]. Алмашка Мәскәү халыкара эшлекле үзәге районында урамнарның бер өлешен реконструкцияләү, яңа транспорт чишелешләре төзү турында карар кабул ителә (2,5 чакрымга якын озынлыктагы өстәмә күп полосалы җиде автомобиль чишелеше төзелеше 2012 елның көзендә тәмамлана)[14].

2012 елның апреленнән Марат Хөснуллин Мәскәү тимер юллары кисешкән территорияләрен, тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларын һәм аларга якын җир кишәрлекләрен шәһәр төзелеше үсеше проблемалары буенча советның рәистәше булып тора[15][16].

2012 елның 1 июленнән, Мәскәү өлкәсе җирлекләренең бер өлеше Мәскәүгә кушылганнан соң, ул "Яңа Мәскәү"дә төзелеш сәясәтен җитәкли[17].

2013 елның гыйнварында Бердәм шәһәр төзелеше һәм архитектура сәясәтен гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга тиешле яңа төзелгән архитектура советы җитәкчесе вазифасын башкара. Марат Хөснуллин белән килешү буенча, советка Россия һәм чит ил экспертлары керә[18]. Эре һәм әһәмиятле шәһәр җирлекләре буенча шәһәр төзелеше үсеше концепцияләрен эшләүгә бәйгеләр үткәрү практикасы барлыкка килә[12].

Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры

2020 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры вазифасына билгеләнә[19].

2020 елның 29 гыйнварыннан Марат Хөснуллин Кырым һәм Акъяр, 2022 елның апреленнән Херсон өлкәсе, Запорожье һәм Донбассны торгызу буенча куратор итеп сайлана[20].

2024 елның 11 маенда Михаил Мишустин Дәүләт Думасы каравына Хөкүмәтнең яңа составын игълан итә, вице-премьер вазифасына Марат Хөснуллин кандидатурасы тәгъдим ителә[21]. 13 майда ул вазифага раслана[22], 14 майда Россия Федерациясе Президенты Марат Хөснуллинны вазифага билгеләү турында Фәрман имзалый[23].

Вазифада Марат Хөснуллин автомобиль юлларын төзү, карап тоту, реконструкцияләү һәм төзекләндерү, юл хәрәкәте иминлеге, җәмәгать транспортын үстерү буенча эшли. Вице-премьер «Чиста су» һәм «Иделне савыктыру» федераль проектлары, «Торак һәм шәһәр мохите», «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Экология» милли проектларын эшләүне һәм гамәлгә ашыруны координацияли. Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Кырым Республикасының, Акъяр, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең социаль-икътисади үсеше тәэмин ителә. Куратор сыйфатында ул Көньяк федераль округының социаль-икътисади үсеше өчен җавап бирә һәм түбәндәге ведомстволарны координацияли:

  • Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы;
  • Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте;
  • Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт;
  • Дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлык;
  • Федераль юл агентлыгы[24].

Шәһәр төзелеше сәясәте өлкәсендәге аеруча мөһим проектлары

Метрополитенны үстерү

2011 елдан Марат Хөснуллин катнашында 101 км метро линиясе төзелә.

Шәһәр төзелеше сәясәте

2011 елда ул ирекле төзелешне туктату буенча шәһәр комиссиясе җитәкчесе. Марат Хөснуллин 9 ел Мәскәү төзелеш комплексында эшләү дәверендә тузган күпфатирлы йортларны җимерү һәм анда яшәүчеләрне яңа төзелешләргә күчерү проекты гамәлгә ашырыла[25].

2012 елдан «Метр өчен сум» («Рубль за метр») программасын эшләүдә катнаша, аның кысаларында Мәскәү Хөкүмәте югары сыйфатлы фәнни реставрация шарты белән мәдәни мирас объектларын 49 елга ташламалы арендага бирә.

2012 елның август ахырына программа кысаларында Мәскәүдә биш йорт реставрацияләнә: Морозовларның XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башы шәһәр йорты һәм Н. П. Баулинның Николоямский урамындагы торак йорты (XVIII гасырда зиннәтле итеп эшләнгән йорт нигезендә); Подсосенский тыкрыгында XVIII—XIX гасырларда архитектор Константин Буссеның шәһәр йорты; Таганский мәйданында Колесников-Шаргиннар-Сапатина йорты; Печатников тыкрыгында урнашкан крестьян Сысоев йорты (танылган «кариатидалы йорт»). 2013 ел ахырына кадәр ташламалы арендага бинаның тарихи йөзен торгызу белән 50 мәдәни мирас объекты тапшырыла[26].

2013 елдан Марат Хөснуллин җитәкчелегендә, кушылган территорияләрне исәпкә алып, 2035 елга кадәр Мәскәүне үстерүнең генераль планы эшләнелә[27].

2017 елның июнендә «Лужники» зур спорт аренасын реконструкцияләү тәмамлана. 2018 елда «Лужники» аренасында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздырыла[28].

2018 елда Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Мәскәү үзәгендәге «Зарядье» шәһәр мәдәни-агарту үзәге проекты гамәлгә ашырыла. 2006 елның февралендә «Россия» кунакханәсе сүтелә башлый һәм 2010 ел башына тәмамлана. 2012 елда Зарядьены үстерү концепциясен эшләү буенча Халыкара иҗади бәйге үткәрелә, анда теләгән һәркем катнаша ала. Бәйгедә бөтен дөньядан 240 команда үз проектларын тәкъдим итә. Бәйге нәтиҗәләре буенча, «халык биреме» әзерләнә, анда җир өсте төзелешен минимальләштерергә һәм җир асты киңлеген актив файдаланырга, шулай ук шәһәрнең тарихи үзәгендә мәдәни киңлекнең бөтенлегенә зыян китерә торган планировка карарларыннан баш тартырга киңәш ителә. Паркта дүрт ландшафт зонасы, павильоннар, парковка, музейлар, күргәзмә заллары, уникаль концерт залы-филармония бар[29].

Россия Хөкүмәтендә

2020 елның 21 гыйнварыннан Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның урынбасары итеп билгеләнә. Аның вазифасына торак сәясәте, ипотека алу өчен кредитлар бирү, төзелеш һәм архитектура өлкәсендә дәүләт сәясәте, торак-коммуналь хуҗалык, автомобиль юлларын төзекләндерү һәм эксплуатацияләү, юл хәрәкәте иминлеге, дәүләт милке белән идарә итү керә.

Ул төбәк үсеше өлкәсендә Хөкүмәт эшен (Ерак Көнчыгыш федераль округыннан тыш), Кырым Республикасының, Севастопольның, Калининград өлкәсенең социаль-икътисади үсешен координацияли, Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары белән хезмәттәшлек өчен җавап бирә. 2021 елның июленнән Марат Хөснуллин Көньяк федераль округы кураторы.

Мактаулы исемнәре һәм дәүләт бүләкләре

  • 2002 — «Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны уздырудагы казанышлар өчен» медале.
  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
  • 2005 — «Россия Профсоюзларына 100 ел» медале.
  • 2007 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты.
  • 2008, 2010 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
  • 2008 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[30].
  • 2010 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены.
  • 2010 — «Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме.
  • 21.12.2013 — Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе (төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен)[31].
  • 2016 — Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау билгесе.
  • 2016 — II дәрәҗә «„Россия тимер юллары“ ачык акционерлык җәмгыятен үстерүдәге казанышлар өчен» билгесе[32].
  • 2016 — «Табигатьне саклауның мактаулы хезмәткәре» билгесе.
  • 2018 — Мактау ордены[33].
  • 2025 — Казан шәһәренең мактаулы гражданины[34].

Искәрмәләр

  1. Правительство России переходит в статус и.о. до назначения нового состава (рус.). TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 май 2024.
  2. Михаил Мишустин назначил вице-премьеров кураторами федеральных округов. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2021. Архивировано 19 июль 2021 года.
  3. Хуснуллин Марат Шакирзянович. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 30 гыйнвар 2013 года.
  4. {{{заглавие}}} // Коммерсантъ.
  5. Поймали за язык
  6. 1 2 3 4 5 6 7 8 Хуснуллин Марат Шакирзянович — Биография. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 7 август 2013 года.
  7. 1 2 Портал строителей города — про жильё
  8. 1 2 Спортивные объекты Универсиады в Казани
  9. Казанский государственный архитектурно-строительный университет
  10. 1 2 Ъ-Справочник. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 6 сентябрь 2013 года.
  11. Хуснуллин возглавил комиссию по пресечению незаконного строительства вместо Ресина
  12. 1 2 Заседание Правительства Москвы
  13. «Лужники», « Москва-Сити» и другие перестройки Москвы
  14. « Москва-Сити» ищет выезд
  15. Совет занимается разработкой решений для органов исполнительной власти Москвы и подразделений РЖД по повышению эффективности использования территорий МЖД, объектов инфраструктуры и прилегающих к ним участков, реализации на них инвестиционных проектов
  16. Градостроительным развитием территорий железной дороги в Москве займется специальный совет
  17. Недвижимость-2013: обращение заместителя Мэра Москвы Марата Хуснуллина
  18. Кто такой Марат Хуснуллин?
  19. Новый состав правительства. Полный список. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2020.
  20. Как Марат Хуснуллин будет восстанавливать Херсон, Запорожье и Донбасс | Республика Крым (рус.). ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2022.
  21. О чем говорит новая конфигурация российского правительства. РБК (11 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  22. Госдума утвердила Хуснуллина вице-премьером. РИА Новости (13 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2024.
  23. Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
  24. Михаил Мишустин утвердил распределение обязанностей между вице-премьерами. government.ru (17 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2024.
  25. Энциклопедия ТАСС. Хуснуллин Марат Шакирзянович
  26. До конца года в льготную аренду может быть сдано около 50 объектов культурного наследия
  27. Марат Хуснуллин: «В Москве будет построено 300 гостиниц». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2013. Архивировано из оригинала 18 июль 2013 года.
  28. Марат Хуснуллин: Реконструкцию «Лужников» можно начать лишь в мае 2014 года
  29. Первая очередь парка «Зарядье» была завершена в 2017 году, торжественное открытие парка состоялось 9 сентября 2017 года, в день празднования 870-летия Москвы. 4 ландшафтные зоны, павильоны, парковка, музеи, выставочные залы, парящий мост через Москву-реку — все это открыто для посетителей. Уникальный концертный зал — филармонию — планируют завершить и открыть в 2018 году.
  30. Deputy Mayor for Urban Development and Construction / Marat Khusnullin / The official website of the Mayor and the Government of Moscow. web.archive.org (9 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2022.
  31. Указ Президента Российской Федерации от 21 декабря 2013 г. № 929 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  32. Фотофакт. www.gudok.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2016.
  33. Указ Президента Российской Федерации от 27 декабря 2018 года № 756 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  34. Марату Хуснуллину и Сергею Чемезову присвоили звание почетных граждан Казани (2025-08-25). 25 август 2025 тикшерелде.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә