Харисов Ринат Гата улы
Ринат Гата улы Харисов (рус. Ринат Гатинович Харисов; 1 апрель 1949, Иске Үтәмеш, Чирмешән районы — 14 сентябрь 2020, Бөгелмә, Татарстан Республикасы) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, «Татнефтегеофизика» ААҖ (соңрак «ТНГ-Групп») генераль директоры (1995—2006), «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры (2006—2017). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы[1][2].
Тормыш юлы
1949 елның 1 апрелендә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган[3].
«Эзләү һәм разведканың геофизик ысуллары» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый (1974).
Хезмәт юлы
1974—1988 елларда — «Татнефтегеофизика» трестында (1987 елдан җитештерү берләшмәсе, 1996 елдан АҖ): геофизик-оператордан сейсморазведка партиясе башлыгы вазифасында эшли.
1979—1980 елларда — Төньяк Африкада (Ливия) һәм Төркиядә нефть сәнәгатендә хезмәт куя.
1985—1988 елларда — Көнбатыш Себердә нефть сәнәгатендә җитәкче вазифалар били.
1988—1993 елларда — Бөгелмә кыр геофизика экспедициясе башлыгы.
1993—1995 елларда — Бөгелмә геофизик экспедициясе генераль директорының разведка геофизикасы буенча урынбасары.
1995—2017 елларда — «Татнефтегеофизика» ААҖ (2006 елдан «ТНГ-Групп» ҖЧҖ) генераль директоры, директорлар шурасы әгъзасы[4][5].
2017—2020 елларда — «ТаграС» холдингы генераль директорының инновацион технологияләр буенча киңәшчесе[6].
Татарстаннан тыш, Көнбатыш Себердә, Оренбург өлкәсендә, Ливия һәм Төркиядә нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведкалауда катнаша.
2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә вафат була[7], Чирмешән районының Иске Үтәмеш зиратында җирләнгән[8].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- 1990 елдан Бөгелмә шәһәре халык депутатлары советына сайлана;
- 2009—2014 елларда IV чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм бюджет, салым һәм финанс буенча комитет әгъзасы;
- Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр шурасы әгъзасы[9].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Нефть сәнәгате отличнигы» (1985);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986);
- ТАССР Югары Советының Мактау кәгазе;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2017)[10];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2000);
- Татарстанның атказанган геологы (1998);
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (2004) — Татарстанның углеводород чыганакларында экологик хәлне мониторинглау геофизик комплексларын эшләү һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен;
- Ягулык-энергетика комплексының шәрәфле хезмәткәре;
- Җир асты байлыкларының шәрәфле разведчигы;
- «Россия икътисады лидеры» билгесе;
- Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины (2012)[11];
- «Алтын йөрәкле кеше» исеме (хәйрия эшчәнлеге өчен);
- «„Татнефть“ ААҖ каршындагы казанышлары өчен» тамгасы;
- Татарстан президентының Рәхмәт хаты — Уральск шәһәрендә (Казахстан) Г. Тукай музеен оештыруда катнашкан өчен[12].
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Люция Хөснетдин кызы (кыз фамилиясе — Хөсәенова), «Татнефтегеофизика» ААҖ технигы. Балалары: кызы Ләйсән, улы Булат[13].
Искәрмәләр
- ↑ Харисов Ринат Гатинович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Татарстанская и российская геофизика понесла большую утрату. (рус.). tng.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
- ↑ Чирмешәнлеләр бүген якташыбыз Ринат Харисов белән хушлаша. «Безнең Чирмешән» (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ «ТНГ-Групп» җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. «Бөгелмә авазы» (21 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Татарстанская и российская геофизика понесла большую утрату. «ТНГ-Групп» (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Влас Мысько. Ян Шарипов, «ТНГ-Групп»: «Мы не продаем ни нефть, ни газ, мы продаем компетенции» (рус.). БИЗНЕС Online (10 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Сотни людей пришли проститься с бывшим генеральным директором «ТНГ-Групп» Ринатом Харисовым. «Бугульминская газета» (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Сегодня черемшанцы прощаются с земляком Ринатом Харисовым. «Безнең Чирмешән» (15 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Умер выдающийся татарстанский геофизик, экс-депутат Госсовета РТ Ринат Харисов. «БИЗНЕС Online» (14 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Признание заслуг 18.02.2017 (рус.). Республика Татарстан (18 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Почетные граждане города Бугульмы (рус.). lib.bugulma.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Харисов Ринат Гатинович | Сообщество выпускников КФУ (рус.). alumni.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
- ↑ Харисов Ринат Гатинович | Сообщество выпускников КФУ (рус.). alumni.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
Әдәбият
- В ритме времени (50 лет ОАО «Татнефтегеофизика») // Нефтяное хозяйство : журнал. — 2003. — № 8.