«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Дәүләт
Бүләк ияләре өчен төркем Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
Бүләкләүче Татарстан Республикасы Рәисе
Нигезләнү датасы 24 март 2004
Сурәт
Изображение орденской планки
Түбәнрәк ранг «Дуслык» ордены
Логотип РУВИКИ.Медиа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены РУВИКИ.Медиада

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены (рус. Орден «За заслуги перед Республикой Татарстан») — Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр.

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагын йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.