Шәүкәт Галиев исемендәге премия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шәүкәт Галиев
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
 Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ― балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газеты «Көмеш кыңгырау» редакциясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 2019 елда нигез салган әдәби-иҗтимагый премия[1]. Премия күренекле татар балалар шагыйре, Тукай бүләге иясе (1972), Г.-Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе (1982), Татарстанның халык шагыйре (1995) Шәүкәт Галиулла улы Идиятуллинның (Шәүкәт Галиев, 1928―2011) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Кече рәсем төзү хатасы: Файл табылмады

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газеты «Көмеш кыңгырау» редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган.

Премия матбугат органнарының рухи тормыштагы ролен күтәрү, яшь авторларның активлыгын арттыру, «Көмеш кыңгырау» газеты битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан булдырылган.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.

Премия «Көмеш кыңгырау» газеты белән актив хезмәттәшлек иткән, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән бер өлкән даими авторга һәм «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган дүрт укучы балага бирелә.

Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек ТР Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март (2021 елда апрель) аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырыла[2].

Лауреатлар (җиңүчеләр) Почет дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Премияне билгеләү советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз: Төркем:Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары

2023 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкән автор:

Укучылар:

2022 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкән автор:

Укучылар:

2021 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкән автор:

Укучылар:

2020 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкән автор:

Укучылар:

  1. Шәүкәт Галиев премиясе лаеклыларны тапты! «Көмеш кыңгырау», 19.04.2о21
  2. Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия нигезләмәсе. БТК рәсми сайты, 20.01.2020
  3. Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә. Татар-информ, 20.01.2020
  4. Рәмис Латыйпов. «Көмеш кыңгырау» газетының Шәүкәт Галиев премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 14.03.2023
  5. Илүзә Сабирова ― «Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабировның кызы
  6. Рәмис Латыйпов. Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 6.04.2022
  7. В библиотеке прошла церемония вручения премии имени Шауката Галиева. МБУ Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны, 12.04.2021 [рус.]
  8. Шәүкәт Галиев исемендәге премия. ТР Язучылар берлеге сайты
  9. Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасы үтте. «Көмеш кыңгырау», 16.09.2020

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]