Илдар Юзеев исемендәге премия
Илдар Юзеев исемендәге премия | |
---|---|
Ил | РФ→ Татарстан |
Төр | премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Илдар Юзеев исемендәге премия ― туган телне, әдәбиятны саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан Татарстан Язучылар берлеге, Чаллы язучылар оешмасы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган әдәби-иҗтимагый премия [1]. 2005 елда булдырылган. 2020 елда Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына премия яңадан торгызылган.
Тарих
- Төп мәкалә: Илдар Юзеев
- Төп мәкалә: «Мәйдан» журналы
Шагыйрь Илдар Юзеевның (Илдар Гафур улы Юзеев, 1933―2004) исемен мәңгеләштерү, иҗатын пропагандалау максатыннан, «Мәйдан» журналының баш редакторы Факил Сафин тәкъдиме белән 2005 елдан Илдар Юзеев премиясе булдырыла. 2020 елда Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына премия яңадан торгызылган[2]. Әдипнең исемен мәңгеләштәрү, иҗатын пропагандалау, туган телне һәм милли матбугатны саклау һәм үстерү, язучылар иҗатын активлаштыру, укучыларда хәзерге чор татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан оештырылган бүләк Татарстан Язучылар берлегенең һәм «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мәйдан» журналының уртак премиясе булып тора[3].
Нигезләмә
Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәрләргә тапшырыла.
Нигезләмә буенча, премия алдагы елда басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына тапшырыла. Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия ― Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә. Аларның әсәрләре «Мәйдан» журналында басылу шарт.
2021 елда премиягә ике номинант өстәлә — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла (эшмәкәргә акчалата бүләк каралмаган).
Илдар Юзеев премиясе лауреатларына, акчалата премия (2020 елда премиянең күләме ― 50 мең сум) белән беррәттән, лауреат дипломы һәм Илдар Юзеев медале дә тапшырыла.
Бу премия Илдар Юзеев кебек шәхесләребезне югалтмау өчен дә кирәк. Алга таба да татар дөньясында әдәби кыйммәте булган әсәрләрне иҗат итүчеләр дә, аларның иҗатын күрүчеләр, бәяләүчеләр булса иде![4] Рафаэль Юнысов, премияне булдыручыларның берсе, «Чаллы икмәге» генераль директоры
|
Лауреатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары
Илдар Юзеев исемендәге премиянең беренче лауреатлары:
- Марат Кәбиров, шагыйрь
- Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы
Илдар Юзеев әдәби-иҗтимагый премиясе шуның белән үзенчәлекле: әлеге премиянең дипломы һәм медале озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыруга булышлык күрсәтүче милли җанлы эшмәкәрләргә, бизнесменнарга бирелә.
2020 ел
- Айрат Тәлгать улы Суфиянов, 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, КамАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер.
- Закир Әкбәров, язучы, «Тулпар» журналының даими авторы ― «Еллар һәм юллар» романы өчен.
- Илшат Фәррахов, полиграфия остасы. «Мәйдан» журналының бизәлешенә күп көч куйган.
- Рафаэль Сөләйман улы Юнысов, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры ― «Мәйдан» журналы үсешенә зур өлеш кертүе өчен[4].
2021 ел
- Данис Талибулла улы Хәйруллин, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь. 1972–1998 елларда Чаллы Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы, 1998 елдан «Кран-сервиc» ҖЧҖ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директор урынбасары
- Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган прозаик, 1995 елдан «Тулпар» журналының бүлек мөдире[5]
- Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева, 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, драматург, телесценарийлар авторы. 2001–2013 елларда «Мәйдан», аннары «Казан утлары» журналларының бүлек редакторы, 2020 елдан Чаллы татар театрының әдәби бүлеге мөдире.
- Гамил Өлфәт улы Ахунов, «Тракресурс» генераль директоры, «Мәйдан» журналына күп еллар дәвамында ярдәм итүче эшмәкәр.
2022 ел
- Рафаил Шәкүр улы Газизов, Мамадыш районында яшәп иҗат итүче.
- Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина, Башкортстанда яшәүче шагыйрә, галимә.
- Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин, язучы, шагыйрь, мөгаллим, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе.
- Вахит Шәих улы Имамов, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире.
- Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче[6]
- Фарис Гаяз улы Фәтхиев, «Әнәк» агрофирмасы генераль директоры.
- Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Башкортстанда яшәүче эшмәкәр [7].
2023 ел
- Әлфия Ситдыйкова, язучы, шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен.
- Хисаметдин Исмәгыйлев, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, чәчмә әсәрләре өчен.
- Рәшит Бәшәров, «Мәйдан» журналының абруен күтәрүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен.
- Фәрид Бәшәров, Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры, «Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен.[8]
Искәрмәләр
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев премияләре тапшырылды. Шәһри Чаллы, 30.03.2021
- ↑ Чаллыда яшәп иҗат итүче милли рухын беркайчан да югалтмый. Азатлык радиосы, 29.02.2020
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантасы үтте. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ 4,0 4,1 Ризидә Рәхмәтуллина. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 40 ел тулу уңаеннан әдәбият бәйрәме узды. «Көмеш кыңгырау», 28.02.2020
- ↑ Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. Тулпар, 31.03.2021
- ↑ Әлфия Ситдыйкова иҗаты Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар. Татар-информ, 14.04.2023
Сылтамалар
- Илдар Юзеев исемендәге премия. Татарстан Язучылар берлеге сайты
- Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясенең 2020 ел лауреатлары билгеле булды. «Энергетик» мәдәният сарае, ВКонтакте
- Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантасы үтте. «Көмеш кыңгырау», 30.03.2021