Чаллы язучылар оешмасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Чаллы язучылар оешмасы
Тип иҗтимагый оешма
Нигезләү елы 1980 ел
Нигезләүчеләр РСФСР язучылар берлеге
Урнашуы Яр Чаллы шәһәре
Төп фигуралар Факил Сафин,
2016 елдан оешма җитәкчесе

Чаллы язучылар оешмасы, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, рус. Набережночелнинское отделение СП Республики Татарстан1980 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, язучыларның иҗтимагый оешмасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләрне, шулай ук Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Актаныш районнары[1] иҗат көчләрен берләштерә.

Тарих

Оешма җитәкчеләре

Чаллыда әдәби хәрәкәт

Чаллыда әдәби хәрәкәт 1960 еллар башыннан исәпләнә. «Коммунизм байрагы» район газетасы каршында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшендә Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Фәннур Сафин һ.б. катнашып килә.
Рафис Сәлимҗанов, Вахит Имамов, Альберт Сафин, Равил Вәлиев, Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), Харрас Әюпов, Мансур Сафин һ.б. күчеп килә.

Нәшрият эше

Әлеге басмаларда Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Шамил Шәйдуллин, Ирек Диндаров, Мирһади Разов, Әмирҗан Моталлапов, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. әсәрләре дөнья күрә.

Чаллы язучылар оешмасында Зөләйха Минһаҗева, Фидаил Мәҗитов кабул ителә.

Бина

Чаллы язучыларына бүлмә бирелгән Чаллы татар театры бинасы. ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29

Чаллы язучылар оешмасының озак вакыт үз бинасы булмый. Шәһәр хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә: Чаллы язучыларына Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында (Комсомол районы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) бүлмә бирелә (314-315нче бүлмәләр). Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин иткән. [3]

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр

  1. Чаллы язучылар оешмасына тартылмаган Сарман, Мөслим, Әгерҗе, Мамадыш районнарында әдәби чараларда катнаша
  2. Челнинские писатели
  3. Айзирә Имамова. Шәһәр башлыгы Язучылар бүлегендә. Шәһри Чаллы, 25.01.2023

Әдәбият

  1. В. Имамов. Заман яңа сүз көтә (Чаллы язучылар оешмасына 30 ел). «Мәйдан», 2010 ел, № 1.

Сылтамалар