Гөлзада Әхтәмова

Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова (рус. Гульзада Хазиевна Ахтямова; 15 декабрь 1941, Әгерҗе районы, Татарстан АССР) — татар язучысы, шагыйрә, укытучы, туган якны өйрәнүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2004 елдан)[1].

Тәрҗемәи хәле

1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы, Исәнбай авылында туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлагач, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшли[2].

1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлап, алты ел буе институтта библиограф вазифаларын башкара.

Шагыйрә 1975–1984 елларда Эвенкиядә яши, геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик булып эшли. Соңгы өч елында, төп эшенә өстәп, мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын да укыта.

1984 елда Гөлзада Әхтәмова Татарстанга кайтып, Алабуга шәһәрендә төпләнә һәм башта Алабуга сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан ул укытучылык эшенә керешә: мәктәптә татар теле укыта, шул ук вакытта китапханә мөдире вазифаларын да үти.

Иҗаты

1990 елларда Чаллының «КамАЗ» нәшриятында Гөлзада Әхтәмованың дүрт шигъри китабы һәм «Борынгы Алабуга» белән «Алабугам минем» тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язылган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» җыентыгы басыла[3]. Гөлзада Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучының «Алып Буга» поэмасы бар.

Басылып чыккан хезмәтләре
  • Алабугам минем (тарихи очерк, лирик парчалар, ватанпәрвәр шигырьләр);
  • Йөрәгемдә яшен (шигырьләр);
  • Моя Елабуга (краеведческий очерк);
  • Күңел ашкынуы (шигырьләр, поэмалар);
  • Кала исеме каян алынган?
  • Елабуга Вятской губернии, Разживино Трехсвятской волости (история города в материалах и документах);
  • Алабуга ханнары;
  • Каким был дворец Сауган-хана? (из истории древней Елабуги);
  • Безнең якларда рус авыллары ни өчен татарча аталган?;
  • Борынгы Алабуга (тарихи очерк);
  • Алабуга – ак кала;
  • Алабугам – ак калам;
  • Китапларда туган як сере;
  • Алабуга таш билгесенең сере;
  • Ташларны укыр вакыт;
  • Тайна Елабужского камня;
  • Алабугам минем (тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр);
  • Бүләк (балалар өчен шигырьләр);
  • Табигать сәйләннәре (балалар өчен шигырьләр);
  • Гөлчәчәк (балалар өчен шигырьләр);
  • Җәйге кар (балалар өчен шигырьләр);
  • Йөрәгемдә яшен (шигырьләр)[4];
  • «Тылсым йорты»[5].

Бүләкләре

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты[6].

Искәрмәләр

  1. Әхтәмова Гөлзада — Татарстан Язучылар берлеге (2019-03-24). 5 февраль 2026 тикшерелде.
  2. Әхтәмова Г. «Без – Галимбәкнекеләр». Шәһри Казан (20 август 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  3. Әхтәмова Гөлзада Хаҗи кызы (там.). tatkniga.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  4. Әхтәмова, Гөлзада Хаҗи кызы (1941-). - Йөрәгемдә яшен : шигырьләр / Гөлзада Әхтәмова. - Казан : Матбугат йорты, 2004 (ГУП ПИК). - 223 с. : ил., портр.; 20 см.; ISBN 5-94259-105-9 - Search RSL (рус.). search.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  5. Талантлы якташыбыз, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова иҗаты / Центральная детская библиотека имени Станислава Романовского. kitap.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  6. «Алабуга нуры»ның махсус проекты: шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова [неопр.]. alabuganury.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.