Вахит Имамов
Вахит Шәех улы Имамов (рус. Имамов Вахит Шаихович; 18 март 1954, Иске Байсар, Татарстан АССР) — татар язучысы, тарихчы. «Мәйдан» журналының, «Мәдәни җомга» газетының баш мөхәрире. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның Гаяз Исхакый (1995), Габдулла Тукай (2014), Илдар Юзеев (2022) исемендәге премияләре лауреаты. Татарстан Республикасының халык язучысы (2024).
Тәрҗемәи хәле
Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагап, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы булып эшли.
1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетында әдәби хезмәткәр вазифасын башкара. 1975—1977 елларда армиядә хезмәт итә, гаскәр хезмәттән кайткач, янә Балык Бистәсе район газетында журналист, хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли.
1982 елда Вахит Имамов гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчә. Биредә төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, 2005 елга кадәр баш мөхәррир булып хезмәт итә. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан 2016 елга кадәр Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
2005 елда — Чаллыда чыга торган «Мәйдан» журналының баш мөхәрире.
2015 елда «Мәдәни җомга» газеты баш мөхәрире.
Татарстан Республикасы Югары Судының 2020 елның 14 маендагы карары нигезендә Вахит Имамовның «Яшерелгән татар» китабы экстремистик дип табыла һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан 5048 нче номер белән экстремистик материалларның Федераль исемлегенә кертелә[1].
2024 елның ноябрендә Актанышның беренче мәктәбендә Вахит Имамов исемендәге методик кабинет ачыла[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1995 ― Гаяз Исхакый премиясе лауреаты[3].
- 2002 — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[4].
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[5].
- 2014 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты[6].
- 2014 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен.
- 2022 ― Илдар Юзеев премиясе лауреаты[7].
- 2024 — Татарстан Республикасының халык язучысы — татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[8].
Искәрмәләр
- ↑ Экстремистские материалы (рус.). Министерство Юстиции Российской Федерации.
- ↑ Методический кабинет имени Вахита Имамова/Вахит Имамов исемендәге методик кабинет. МБОУ «Актанышская СОШ №1» Актанышского МР РТ, 27.11.2024
- ↑ Гаяз Исхакый исемендәге премия — Татарстан Язучылар берлеге (2019-06-03). 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Имамов Вахит Шаихович (рус.). tatkniga.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Писателям Татарстана вручены медали «В память 1000-летия Казани» и «К 100-летию М.А. Шолохова». 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Стали известны лауреаты премии Тукая 2014 года 25/04/2014 – (2014-04-25). 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды — Татарстан Язучылар берлеге (2022-03-30). 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан (рус.). rais.tatarstan.ru (21 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.