Луиза Шәмсетдинова

Тикшерелгән мәкалә

Луиза Шәмсетдинова, Луиза Алимчан кызы Шәмсетдинова, рус. Шамсутдинова Луиза Алимчановна, (1964 елның 18 мае) — татар җәмәгать эшлеклесе, икътисадчы, юрист, филолог, эшкуар, туган якны өйрәнүче. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). Төмән өлкәсе буенча «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасы советы рәисе (2005), «Искер» тарихи-мемориаль комплексының авторы, оештыручысы һәм җитәкчесе (2005). «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең IV, V, VI, VII съезлары делегаты. Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координация советы әгъзасы (2007-2018), «Евразия халыклары ассамблеясе» халыкара иҗтимагый берлеге әгъзасы (2010—2014).[1][2]

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 18 маенда (рәсми кәгазьдә 18 июнь) Төмән өлкәсе, Вагай районы, Ворошилов бистәсендә күп балалы гаиләдә туа. Икенче Вагай урта мәктәбендә укый, VIII сыйныфтан соң (1979) Тубыл зооветеринария техникумына укырга керә һәм 1982 елда «авыл хуҗалыгы җитештерүендә бухгалтер исәбе» белгечлеге буенча тәмамлый.

Төмән авыл хуҗалыгы институтында «икътисад» белгечлеге (19831990), Төмән дәүләт дөнья иктисады, идарә итү һәм хокук институтында «хокук белеме» белгечлеге буенча (20002005) югары белем ала. 2014 елда Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтының «Россия Федерациясе халыклары телләре» аспирантурасын («татар теле») буенча тәмамлый.

Хезмәт юлы

1982 елда А. Г. Первухин исемендәге совхозда бухгалтер.

1985 елда Ары Ворошилов исемендәге колхозда баш бухгалтер.

1985—1987 елларда «Тубылурман» җитештерү берләшмәсендә бухгалтер.

1987—1989 елларда «Тубыл торак төзү» җитештерү-төзү берләшмәсенең 41 төзелеш-монтаж идарәсендә нормалау буенча инженер һәм диспетчер.

1989—1994 елларда «Төмән төзелеш-монтаж» берләшмәсенең җитештерү-технологик комплектацияләү идарәсендә бухгалтер.

1994 елдан эшкуарлык өлкәсендә эшли башлый. «Алсу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасын оештыра, теркәлү көненнән оешма директоры вазифасын башкара.

2005 елда Төмән өлкәсе буенча «Мирас» төбәк татар иҗтимагый оешмасын төзүдә катнаша һәм шул вакыттан оешма советы рәисе булып тора.

Бер вакытта 20062009 елларда Тубыл авыл хуҗалыгы көллиятендә икътисад фәннәрен укыта.[1]

Гыйльми-гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге

Гыйльми эзләнүләре себер татарларының тарихын, мәдәниятен, туган телен өйрәнү, аларны саклау һәм үстерү өлкәсенә багышлана. Автор буларак 30-дан артык гыйльми эше, шул исәптән бер монографиясе, Югары аттестация комиссиясе (ВАК) раслаган журналларда 5 мәкаләсе басылып чыга.

Фәридә Харис кызы Гыйльфанова җитәкчелегендә «Себер татарларының антропонимик системасында аксиологик модальлек» темасына кандидатлык диссертациясе яза, әмма якламый. Диссертациясе аерым монография итеп басыла.[3]

Себер татарларын Себернең аз санлы төп халыклары реестрына кертү белән шөгыльләнә.

Гыйльфанова тырышлыгы белән 2007 елда Төмән өлкәсе, Вагай районы, Күбәк авылы яңа урамына Күчем хан исеме бирелә.

2005 елдан «Искер» һәм «Сүзге» тарихи-мемориаль комплексларын төзү һәм эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнә.

Даими рәвештә «Искер-җыен» Себер татарларының халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале, «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия гыйльми-гамәли конференциясен, «Сүзге тора» Себер татарлары һәм Евразия киңлегенең төп халыклары Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивален, ел саен уздырыла торган чараны — Хәтер Көне «Изге Искер догалары», «Себер татарларының һәм Евразия киңлегенең төп халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: чыганаклар һәм бүгенгесе» Бөтенроссия гыйльми-гамәли конференциясен, Себер татарларының «Күчем хан җыеннары», «Төрки-татар дөньясының күренекле эшмәкәрләре» яшьләр форумын оештыра һәм үткәрә.

Луиза Алимҗан кызы тырышлыгы белән «Искернең тарихи язмышы», «Себердә ислам цивилизациясе: тарих, йолалар, хәзерге заман», «Хан Күчем» исемле фәнни-популяр җыентыклар басыла.[2][4]

Гыйльми хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2019 — Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 2012 — «СССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләү өчен» медале (ЦК КПРФ).
  • 2013 — «Милләт кызы» исеме («Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге).
  • 2015 — «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале («Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге).
  • 2016 — «Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу истәлегенә» медале («Татарстан якташлары» оешмасы).
  • 2008 — Милләтләр эшләре буенча Төмән өлкәсе комитетының Рәхмәт хаты.
  • 2009—2013 — «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең Рәхмәт хаты.
  • 2010 — Себер татарлары һәм Тубылда яшәүче татарларның Милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хаты.
  • 2010 — Тубыл шәһәр Думасының Мактау грамотасы.
  • 2010, 2018 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы.
  • 2011 — Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның Милли-мәдәни автономиясе Советының Мактау грамотасы.
  • 2014 — Төмән өлкәсе Губернаторы Рәхмәте.
  • 2014 — Тубыл шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм туризм буенча комитетының Мактаулы грамотасы.
  • 2014 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
  • 2015-2016 — Төмән өлкәсе татарлары конгрессының Мактау грамотасы.
  • 2016 — «Астана шәһәренең "Таң" башкорт-татар мәдәни үзәге»нең Рәхмәт хаты.
  • 2019 — Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитетының Рәхмәте.
  • 2019 — Төмән өлкә Думасы депутатының Рәхмәт хаты.

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 Гарифханов А. Х. След в истории: сб. Биогр. Информ.: (об извест. людях Тюм. края) / А. Х. Гарифханов. — Тюмень: «Молот», 2015. — 218—219.
  2. 1 2 Сохранение наследия предков — общая забота. журнал «Бизнес и регион», декабрь 2013.
  3. Ф. Х. Гильфанова, Р. Т. Гильфанов, Л. А. Шамсутдинова. Аксиологическая модальность в антропонимической системе сибирских татар (на материале русских архивных документов ХVIII — ХIX вв.). Тюмень: «Вектор Бук», 2017. 210 с.
  4. О женщине разгоняющий тучи / Тюмень Медиа. Портал СМИ Тюменьской Области. 04.03.2021

Чыганаклар

  1. Закирова И. Г. Луиза Себерле / И. Г. Закирова // Туган җир: Төбәк тарихи буенча журнал (Родной край: Краеведческий журнал). № 1. Казан: Бөтендөнья татар конгрессы, 2021. — С. 231—234.
  2. Гарифханов А. Х. След в истории: сб. Биогр. Информ.: (об извест. людях Тюм. края) / А. Х. Гарифханов. — Тюмень: «Молот», 2015. — 218—219.
  3. Мингаз Рашит. Искер — изге җир / Безнең мирас. Журнал «Татмедиа» № 6 (41) июнь 2015. — С. 4 — 11.
  4. Сохранение наследия предков — общая забота. журнал «Бизнес и регион», декабрь 2013.
  5. Бәйрәмова Фәүзия. Себердә татар тантанасы / Фәүзия Бәйрәмова. Алтын Урдам — Алтын җирем. — Казан, 2006, 359—362 биттәр.
  6. Бәйрәмова Фәүзия. Астаналы асыл йорт / Фәүзия Бәйрәмова. Туран иле. — Казан, 2008, 220 б.
  7. Бәйрәмова Фәүзия. Патшаларны күргән Тубыл Тура / Фәүзия Бәйрәмова. Туран иле. — Казан, 2008, 271 б.
  8. Бәйрәмова Фәүзия. Себердә татар тормышы / Фәүзия Бәйрәмова. Ачылмаган татар тарихы. — Казан, 2011, 295 б.
  9. Бәйрәмова Фәүзия. Себер ханбикәсе… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 89-96 биттәр.
  10. Бәйрәмова Фәүзия. Милләт тарихын — этнотуризм аша / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 250 б.
  11. Бәйрәмова Фәүзия. Себер белән Казан арасы… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — 2020, 306 б.
  12. Бәйрәмова Фәүзия. Себердә Хәтер көне / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 314—315 биттәр.
  13. Бәйрәмова Фәүзия. Себер татарлары юллар эзли… / Фәүзия Бәйрәмова. Милләт язмышы. — Казан, 2020, 465 б.
  14. Рәзинә Хәсәнова. Август — сәяхәтләр ае… (Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә) // Туган җир- Родной край, 2022, специальный выпуск, 220—221 биттәр.