Нәҗип Исмәгыйлев

Нәҗип Исмәгыйлев (тәхәллүсе Нәҗип Нәккаш), Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (1948, Мамадыш районы) — әдәбият галиме-текстолог, рәссам-нәкышчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе (2016). Татарстанның рәссамнар берлеге, һөнәрчеләр пулаты (берлеге), РФ каллиграфлар милли берлеге әгъзасы, Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1948 елның 30 июлендә ТАССР Кызыл Йолдыз районы (1959 елдан Мамадыш районы[1]) Үсәли авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, уку алдынгысы буларак, үз мәктәбендә балалар укытырга кала. Җиде ел рәсем дәресләре бирә. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1979), Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1996 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара[2]. 1985 елда әлеге институтта аспирантура тәмамлый. ««Мәҗмүг әл-хикәят» фарсы прозасы җыентыгының татарчага тәрҗемәсе татар әдәбияты тарихында» темасына кандидатлык диссертациясен әзерли (якланмаган)[3].

Текстолог буларак, борынгы татар әдәбияты, бигрәк тә гарәп имлалы кулъязма һәм китапларны өйрәнә, хәзерге язуга күчерә, китап итеп бастыра.

Россия Ислам университетында, Казан педагогика көллиятендә студентларга күп еллар каллиграфия буенча дәресләр бирә, булачак дин әһелләренә, укытучыларга гарәп, латин язуында, кириллицада матур язу нигезләрен өйрәтә.

Фәнни хезмәтләре

  1. Мәҗмүгыл-хикәйәт (XVIII йөз) // Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. Казан, 1981.
  2. Татар әдәбиятында Болан патша сюжеты // Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Казан, 1989.
  3. Борынгыдан килгән сәнгать // Идел. 1991. № 7.
  4. Мәҗмүг әл-хикәят. Казан: ТКН, 1994.
  5. Фазаиле-ш-шөһһр вә саваплы гамәлләр. Казан: Иман, 1994.
  6. Обновление традиций // Татарстан. 1995. № 11–12.
  7. Хаттат кызлар // Сөембикә. 1999. № 7.

Шамаилче

Н. Нәккаш — каллиграфия сәнгате остасы, хаттат. 400 дән артык шамаил эшләгән. Беренче һәм аннан соңгы шамаилләре «Мирас» журналында басылган. Шамаилләрендә – Коръән аятьләре, Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләре, хәзерге заман вакыйгалары урын алган. Шамаилләр буенча үткәрелгән күргәзмәләрдә, Россиякүләм проектларда (Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород һ.б. шәһәрләрдә) 40 тапкыр катнаша, 20 шәхси күргәзмәсен оештыра. Чит илләрдә — Тәһран (Иран) (2001), Дижон (Франция), Әнкара (Төркия) һ.б.) күргәзмәләре булган.

Кол Шәриф мәчете диварларында төсле пыялага язылган 5 шамаиле эленгән.

Туграчы

Борынгыдан татар халкының югары катламында таралган, гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган тугра (шәхси билге, мөһер) жанрын яңартып җибәрә. Меңнән артык туграның авторы, шуның 400е төсле пыялада эшләнгән. Татар зыялыларының, язучыларның, артистларның, рәссамнарның, композиторларның, сәясәтчеләрнең туграларын эшли.

Казанның Тукай мәйданындагы шәһәр сәгатенең (авторы — металлчы рәссам Игорь Башмаков) саннарын татарча сүзләр белән яза, Тукай шигырьләреннән өзекләр урнаштыра[4].

«Алмаз-Холдинг» зәркан ширкәте белән хезмәттәшлек итеп, Универсиада-2013 өчен сувенирлар ясый (алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләренә милли орнамент, догалык эскизлары эшли).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1998);
  • Тукай премиясе иясе (2016) — Шәмаилләр шәлкеме һәм Лениногорск шәһәре, Зәй районы Шәңгәлче авылы мәчетләренең бизәлеше өчен.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Госман Гомәр. Нәкышче Нәккаш. Китапта: Даһилар мөнбәре. Казан: ТКН, 2015. ISBN 978-5-298-02909-4

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә