Искәндәр Хәйруллин
Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (рус. Искандер Ильдарович Хайруллин; 31 август 1974, Казан) — Россия драма актеры, Камал театры артисты. Татарстанның атказанган (2004), халык (2015) артисты. «Тантана» премиясе (2014, 2018, 2019), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 31 августында Казанда туган. Әтисе — Илдар Хәйруллин, РФ атказанган (1999), ТР халык артисты (1991). Әнисе — Алсу Гайнуллина, РФ халык артисты (1996), Тукай премиясе лауреаты (2013). Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев студиясе[1], 1995).
1995 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Хатыны — Камал театры артисты Айгөл Миңнуллина.
Иҗаты
Студент чагында ук Г. Камал театры спектакльләрендә уйный, күмәк күренешләрдә катнаша.
Уйнаган рольләре
- Бальтазар — «Ромео һәм Джульетта» В. Шекспир
- Шәрәф — «Асылъяр» М. Фәйзи
- Андроньо — «Биюче» Лопе де Вега
- Кече ул — «Сукыр патша» Н. Хикмәт
- Треплев — «Акчарлак» А. Чехов
- Атиллио — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо
- Җирән чичән — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт
- Сәйяр — «Әни килде» Ш. Хөсәенов
- Интизар — «Саташкан сандугач» Р. Зәйдулла
- Франц — «Юлбасарлар» Ф. Шиллер
- Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф. Бүләков
- Альфред — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев
- Фатыйх — «Беренче театр» Г. Камал
- Шәкүр — «Яра» А. Гыйләҗев
- Зәйнәгый — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Меддах — «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук
- Ричард — герцог Глостер, соңыннан Ричард III — «Ричард III» В. Шекспир
- Гарәфи — «Банкрот» Галиәсгар Камал
- Вәлиәхмәт Габделхәтович — «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Халәф — «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци
- Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Оргон — «Тартюф» Жан Батист Мольер
- Марс — «Ут күршеләр» Салават Юзеев
- Учак Сәлахетдин — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
- Бай егетләр — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Бармен — «Мылтык» Зөлфәт Хәким
- Шәрап сатучы — «Ханума» Авксентий Цагарели
- Тузенбах Николай Львович, барон, поручик — «Өч сеңел» Антон Чехов
- Гыйлемдар — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
- Шүр-Шүр — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Зимин яшь чакта, Зиминның оныгы — «Телсез күке» Зөлфәт Хәким
- Сехисмундо — «Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)
- I Салих — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- Түзәр — «Кара чикмән» Геор Хугаев (Юныс Сафиуллин тәрҗемәсе)
- Вил — «Дивана» Туфан Миңнуллин
- Гайнулла Курамшин-Инзарский — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
билгесе]]
- Татарстанның атказанган артисты (2004).
- Татарстанның халык артисты (2015).
- «Тантана» премиясе (2014) — «Камал театрында куелган „Банкрот“ спектаклендә уйнаган роле өчен („Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле“ номинациясендә)».
- «Тантана» премиясе (2018) — «„Ак калфагым төшердем кулдан“ (И. Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен».
- «Тантана» премиясе (2019) — «„Тормышмы бу?..“ (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен».
[[Файл:Тантана премиясе.jpg|100px|thumb|right|«Тантана» премиясе
- 2019 — Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган „Гөлҗамал“, „Җирән чичән белән Карачәч сылу“, „Кара чикмән“, „Три сестры“, „Дон Жуан“ спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»[2].
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2024)[3].
Искәрмәләр
- ↑ Камал театры сайтында, archived from the original on 2014-03-01, retrieved 2015-07-26
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары 2019 елның 26 апрель көнендә архивланган.. intertat.tatar, 26.04.2019
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Искәндәр Хәйруллин Камал театры сайтында 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган.