Интертат
Интертат | |
---|---|
Интертат | |
Интертат лого.jpg | |
Tөр | челтәрле басма |
|
|
Гамәлгә куючы | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты |
Нәшер итүче | Татар-информ, генераль директор Садыков Шамил Мөхәммәт улы |
Нигезләнгән | 2001 елның 18 декабрь көне |
Тел |
татар теле рус телендәгесе 2014 елда http://sntat.ru/ 'ка күчерелгән |
Төп офис |
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 2-нче йорт тел: +7 (843) 222-0-999 (1304) Email: info@tatar-inform.tatar |
|
|
Веб-сайт: http://intertat.tatar/ |
Интертат — Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган электрон газетасы.
Елъязмасы
- 2001 елның 18 декабре — Автоном коммерцияле булмаган оешма буларак Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куела.
- 2002 елның 1 марты — www.intertat.ru доменында рус телендә һәм www.intertat.ru/tt доменында татар телендә яңалыкларны бастыра башлый. Шул ук вакытта газетаның инглиз телле һәм татарча латиницадагы версияләре дә ачыла.
- 2008 елның 1 гыйнвары — газета редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы буларак эшли башлый.
- 2012 ел — Intertat.ru редакциясенә рус телендә эшләүче «События недели» (тәрҗемәдә «Атна вакыйгалары») республика атналык газеты редакциясе кушыла һәм ул сайтның рус телле версиясе өчен җаваплы була.
- 2014 ел — Intertat.ru татар телендә генә чыга башлый.
- 2014 елның апреле — рус редакциясе үзенең контентын яңа ачылган sntat.ru («События») сайтына урнаштыра.
- 2016 елның ноябре — Intertat.ru редакциясе (шул исәптән, sn-tat.ru сайты да) «Татмедиа» АҖ филиалы — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы составына кертелә.
- 2016 ел — Intertat.ru газеты юридик яктан бетерелеп, мөстәкыйль ММЧ булудан туктый.
- 2017 елның июле — редакция үз яңалыкларын Intertat.tatar доменында бастыра башлады.
Шәхесләр
Баш мөхәррирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001—2008: Владимир Николаевич Шевчук (16.10.1953—12.12.2012) / татар редакциясе Әлфия Миңнуллина
- 2008—2011: Әлфия Туфан кызы Миңнуллина (01.01.1963)
- 2011—2013: Булат Сруров
- 2013—2016: Илназ Фазуллин
- 2017—х.в.: Рәмис Латыйпов / 2017-2020 елларда шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева
- Гөлнар Гарифуллина
- Лилия Гаделшина (Интертатта иң озак эшләүче журналист, аңа нигез салынган вакыттан бирле эшли)
- Рузилә Мөхәммәтова
- Гөлүзә Василова
- Зилә Мөбәрәкшина
- Гөлүзә Ибраһимова
- Алинә Айдарова
- Рифат Каюмов
- Рәис Габдуллин
- Ралинә Заһидуллина
- Гөлназ Хәбибуллина
Рубрикалары
|
|
Кызыклы фактлар
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан әзерләнә
- Татар телендә чыга башлаган беренче электрон газета.
- Татар версиясе Россия төбәкләрендә һәм дөнья буенча сибелеп яшәгән татарлар тормышын яктыртуны да үз алдына бурыч итеп куя. Редакциядә матбугат конференцияләре үткәрү, күренекле шәхесләрне чакырып, Интернет аша туры элемтәләр оештыру тәҗрибәсе кулланышка керә.
- Редакция Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була.
- .tatar доменында теркәлгән беренче татар электрон газеты.
- Intertat.tatar - иң популяр татар телле ресурс.
- Сайтта татар теленең язма корпусы белән «Интертат» тарафыннан эшләнгән "Онлайн орфография" җайланмасы аркылы татар текстларындагы орфографик хаталарны тикшерергә мөмкин.[1]
- Бүгенге күрсәткечләре: alexa 2018 елның 21 декабрь көнендә архивланган. - hypestat - liveinternet - similarweb
Социаль челтәрләрдә
- Instagram https://www.instagram.com/intertat.tatar/
- https://vk.com/intertatgazeta
- https://www.facebook.com/Intertat/
- https://ok.ru/intertat.tatar
Шулай ук карагыз
- Татнет сәхифәләре рейтингы
- Татнет сәхифәләре исемлеге
- 2017 елда "Татар-информ" һәм "Интертат" укучыларын нәрсә кызыксындырган? Язмалар һәм видеолар рейтингы(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Интертат сайтында татарча текстларның дөрес язылышын тикшерергә мөмкин, archived from the original on 2018-05-13, retrieved 2018-05-24
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. |