Татмедиа
Татмедиа (рус. Татмедиа) — Татарстан Республикасының иң эре төбәк медиакомпаниясе. Холдинг басма, электрон мәгълүмат чараларын һәм телерадиоканалларны берләштерә.
«Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шаймиевның 2007 елның 23 августындагы № УП-453 указы нигезендә төзелә һәм 2007 елның 1 октябрендә теркәлә. Акцияләрнең 100 % өлеше Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы милкендә.
Тасвирлама
«Татмедиа» АҖ составына 66 филиал, шул исәптән республика, шәһәр һәм район басма мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы керә[1].
Хезмәткәрләрнең гомуми саны — 1 492 кеше[1].
Медиакомпаниягә 98 газета, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, 78 интернет-сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә[1].
Эш юнәлешләре:
- газеталар, журналлар, теле- һәм радиопрограммалар, фильмнар әзерләү һәм тарату;
- ресурсларда реклама урнаштыру;
- мәгълүмат тарату өчен газета мәйданын, эфир вакытын бирү;
- пресс-конференцияләр оештыру һәм үткәрү.
Мәгълүмат чаралары
«Татмедиа» газеталары берничә телдә нәшер ителә:
- 50 газета — татар телендә;
- 42 газета — рус телендә;
- 5 газета — чуваш телендә;
- 2 газета — удмурт телендә чыга[1].
2024 елның икенче яртыеллыгына газеталарның гомуми тиражы 212 585 данә тәшкил итә. «События недели» (51 311 данә) һәм «Атна вакыйгалары» (54 746 данә) газеталары медиахолдингның район һәм шәһәр басмаларында атналык кушымта рәвешендә таратыла[1].
«Татмедиа»ның татар телендә чыга торган «Без — бергә!» газетасы Россия Федерациясенең 14 субъектында таратыла, гомуми тиражы — 64 355 данә[1].
Журнал юнәлешенә 17 басма керә:
- 1 журнал рус телендә («Казань»);
- 10 журнал татар телендә;
- 3 журнал («Чаян», «Идель», «Татарстан») рус һәм татар телләрендә чыга[1].
2024 елның гыйнварына журналларның гомуми тиражы 51 949 данә тәшкил иткән[1].
Интернет-сегмент «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын һәм дистәләгән шәһәр, район һәм республика массакүләм мәгълүмат сайтларын үз эченә ала.
«Яндекс. Метрика»системасы мәгълүматлары буенча, 2023 елда медиакомпания сайтларына керүче уникаль кулланучылар саны 47,8 млн кешегә җиткән[1].
2025 елда Татарстанның онлайн-медиа өлкәсендә татар телендәге басмалар иң тиз үсеш алучы сегмент дип таныла: соңгы өч ел эчендә аларның трафигы 30 % ка арта[2].
Социаль челтәрләрдәге гомуми язылучылар саны 2024 елның 1 маена 5,2 млн кешедән арта. 2026 елда «Татмедиа» медиахолдингы MAX системасында региональ мәгълүмат чаралары арасында цитата китерелү буенча лидер дип таныла[3]
Җитәкчелек
- Айрат Зарипов (2015—2019);
- Айдар Сәлимгәрәев (2019 елдан хәзерге вакытка кадәр)[4].
- Сергей Журавлёв (2007—2009);
- Айдар Сәлимгәрәев (2009—2012);
- Ирек Миннәхмәтов (2012);
- Рөстәм Бикмөхәммәтов (2012—2013);
- Фәрит Шаһиәхмәтов (2013—2015);
- Андрей Кузьмин (2015—2019);
- Шамил Садыйков (2019 елның декабреннән хәзерге вакытка кадәр)[5].
Бүләкләр
- «Тираж — ел рекорды 2010» премиясе лауреаты, Милли тираж хезмәте таныклыгы (2010);
- Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты — Татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә керткән өлеш өчен (2013);
- Россия Федерациясенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең (ФСКН) Рәхмәт хаты — эшчәнлекне объектив яктырткан өчен (2015);
- Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе Рәхмәт хаты — «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәмен оештыруда хезмәттәшлек өчен (2015);
- РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ» Рәхмәт хаты (2016);
- «Туган телем — Тукай теле» II Бөтенроссия фестиваль-конкурсын әзерләүдә һәм уздыруда күрсәткән ярдәм өчен Рәхмәт хаты (2018)[1].
Тәнкыйть
«Татмедианы»ның контентын еш кына формаль булуы өчен тәнкыйтьлиләр. Шулай ук укучыларның басма мәгълүмат чаралары белән кызыксынуының кимүенә игътибар ителә. 2025 ел статистикасы буенча, 10 ел эчендә тиражлар 57 % ка төшкән[2]. Шул ук вакытта кайбер экспертлар районнарда басма газеталарның төп мәгълүмат чыганагы булуын ассызлыклый[6]
Тармактагы кадрлар кризисы да җитди проблема булып тора: 2014—2025 елларда өлкәдә эшләүчеләр саны 31 % ка кимегән, шул ук вакытта уртача хезмәт хакы төбәк буенча 100 мең сум булса, «Татмедиада» ул якынча 65,7 мең сум тәшкил итә[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Акционерное общество «Татмедиа». АО «ТАТМЕДИА». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Сафаров – «Татмедиа»: «Информировать, а не превращать боль в шоу. Договорились?» БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Медиахолдинг «Татмедиа» признан лидером цитируемости в MAX. Нурлат-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Руководство. tatarstan.ru (13 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Генеральный директорат. АО «Татмедиа». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Людмила Губаева. Можно ли вдохнуть жизнь в районную прессу Татарстана? Реальное время (9 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.