Илгиз Халиков
Илгиз Илдар улы Халиков (рус. Халиков Ильгиз Ильдарович; 27 август 1983, Эстәрлебаш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия галиме, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры[2]. Филология фәннәре кандидаты (2008)[3].
Тәрҗемәи хәле
Илгиз Халиков 1983 елның 27 августында Башкортстанның Стәрлебаш районы, Стәрлебаш авылында туа.
2005 елда Стәрлетамак дәүләт педагогика академиясен «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлый, өстәмә рәвештә «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеген дә ала[4].
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында укый. «XIX гасырның икенче яртысы татар поэзиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре» темасына филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[5].
2016 елда «Мәгарифтә менеджмент» белгечлеге буенча Бизнеска ярдәм итү татар институтын (ТИСБИ) тәмамлый[3].
Хезмәт юлы
Казан федераль университетының педагог-оештыручысы, административ-торак бүлеге мөдире, директор урынбасары, студентлар кампусы директоры[3];
Казан шәһәре «Ял» шәһәр үзәгенең «Восток» лагере мөдире;
Казан шәһәренең 15 нче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары[3].
2018–2019 еллар — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире.
2019–2022 еллар — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары[6].
2022–2024 еллар — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы[4].
2024 елның июленнән — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры[4].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы әгъзасы;
- Татарстан Республикасы Президентының Кадрлар резервы финалисты (2020).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хаты;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты[4];
- Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы;
- «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе;
- «Телләрне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятләрне саклаган өчен» күкрәк билгесе;
- «Габдулла Тукай — тууына 135 ел» истәлекле билгесе;
- Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале[7].
Искәрмәләр
- ↑ https://struust.ru/news/5012
- ↑ Расширенное заседание Ученого совета ИЯЛИ
- ↑ 1 2 3 4 В гостях СФ БашГУ выпусник вуза заместитель руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Ильгиз Халиков
- ↑ 1 2 3 4 Халиков Ильгиз Ильдарович
- ↑ Жанровое и стилевое своеобразие татарской поэзии второй половины XIX века : автореферат дис. … кандидата филологических наук
- ↑ Илгиз Халиковны котлыйбыз
- ↑ Шагая вверх по лестнице успеха. 21 май 2026 тикшерелде.