Бөтендөнья татар конгрессы
| Бөтендөнья татар конгрессы | |
|---|---|
| БТК | |
| | |
| Баш-фатир: |
Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5 тел: +7 (843) 236-59-16 Email: tatar-congress@mail.ru |
| Оешма төре: | иҗтимагый оешма |
| Рәсми телләр: | татар, рус |
| Җитәкчеләр | |
| Милли шура рәисе | Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы |
| Башкарма комитет җитәкчесе | Данис Шакиров |
| Хокуки идарәчесе | Артур Сабиров |
| Бөтендөнья татар конгрессы Всемирный конгресс татар |
|
Бөтендөнья татар конгрессы (БТК, рус. Всемирный конгресс татар, ингл. World congress of the Tatars) — бөтен дөньяда татарларны берләштергән Татарстан Республикасында теркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма[1][2]. Хокуки мәсьәләләрдә җаваплы җитәкчесе (рус. управляющий делами) — Татарстан Республикасы «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый фонды директоры — Артур Сабиров[3].
Бөтендөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Россиядә – 311, ә 45 чит илдә 147 татар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә.
Конгресс эшчәнлеге
1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.
2002 елда III корылтай делегатлары белән Россия Президенты В.В.Путин очраша. Очрашу вакытында милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү, татар телен саклау мәсьәләләре күтәрелә.
Милли үзаңны үстерү һәм татар яшьләрен активлаштыру максатыннан елга ике тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырылып килә, анда бөтен дөньядан меңнән артык делегат катнаша. 2024 елның августында уздырылырга тиешле IX форум, Казанда эре халыкара чаралар уздырылу сәбәпле, 2025 елның 26–28 августына күчерелгән[4].
2007 елның сентябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстанның Фәннәр академиясе белән берлектә Бөтендөнья татар галимнәре форумын уздыра[5]. Казанга Россия, Кытай, Япония, Румыния, АКШ, Төркия, Финляндия һәм башка илләрнең фәнни үзәкләрендә эшләүче 350 галим җыела. Ә 2011 елда уздырылган икенче форумда дөньяның 28 иленнән 230 галим катнаша.
2012 елның мартыннан Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылып килә. 2025 елның февраль аенда узган XIII җыенга Россия Федерациясенең 48 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыела[6].
2018 елда VII чираттан тыш корылтайда яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне әлеге устав Юстиция министрлыгында теркәлә (таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331, бирелү вакыты: 25 июль 2018 ел).
Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Русия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар яшьләрен Татарстан Республикасы югары уку йортларында укыту программасын тормышка ашыруда актив катнаша.
Шул рәвешле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы һәм татар милләтенең абруен күтәрү, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тотрыкландыру эшенә зур өлеш кертә.
Эшчәнлегенең максатлары
- Татар халкын берләштерү;
- Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
- Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.
БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[7]
- «Россиянең татар авыллары» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы;
- «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы;
- «Татар гаиләсе» Бөтенрусия иҗтимагый фонды;
- «Татарча көрәш» милли спорт федерациясе" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы;
- Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе;
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
- Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте.
Корылтайлар
Конгрессның югары идарә органы булып Милли Шура карары белән биш елга бер тапкыр чакырыла торган корылтай тора. Шулай ук Милли Шура карары белән чираттан тыш корылтай чакырылырга мөмкин. Корылтайлар арасында Милли Шура Конгресс эшчәнлегенә РФ кануннары һәм Конгресс Уставы нигезендә җитәкчелек итә. Милли Шура Конгресс әгъзалары арасыннан 75 кешегә кадәр санда съезд тарафыннан сайлана. БТК Милли шурасы рәисе — югары вазифаи зат. Ул Милли шура әгъзалары арасыннан биш елга сайлана.
- I корылтай — Казан, 1992;
- II корылтай — Казан, 28–29.08.1997;
- III корылтай — Казан, май 2002;
- IV корылтай — Казан, 12–15.12.2007;
- V корылтай — Казан, декабрь, 2012;
- VI корылтай — Казан, 2–6 август, 2017;
- VII чираттан тыш корылтай — Казан, 19–22 июль, 2018;
- VIII корылтай («съезд») — Казан (Казан-Экспо), 30 июль–2 август, 2022 ел[8].
Җитәкчеләр
1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.
2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948), җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының III, IV һәм V чакырылыш депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.
2017 — Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев (1963), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.
2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килә, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшли. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары[9].
2022 ― Чаллы бүлеге җитәкчесе ― Факил Сафин[10][11].
БТК Милли Шурасы президиумы әгъзалары
БТК комитетлары
2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар оештырыла: [12]
- Милли мәгариф һәм фән (җитәкче — Дания Заһидуллина);
- Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче — Ркаил Зәйдуллин);
- Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче — Илшат Әминов);
- Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче — Ринат Насыйров);
- Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче — Данис Шакиров);
- Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче — Рәфыйк Мөхәммәтшин);
- Татар тарихы һәм заман (җитәкче — Дамир Исхаков).
БТК басмалары
- «Милләт»;
- «Халкым минем» (2010—2019);
- «Татарлар» (2019 елдан);
- Туган җир - Родной край (Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнү җәмгыяте белән берлектә 2018 елда гамәлгә куела).
Шулай ук карагыз
- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале • Төркем:«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале лауреатлары
- Россия Империясе мөселманнарының җыены • Россия татар шәкертләренең корылтае
- Совет Россия мөселманнарының корылтайлары: 1 • 2 • Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы
- Идел-Урал республикасы төрки-татарларның Милләт Мәҗлесе • Милли Идарәсе
- XX—XXI гасыр татарларының Милли Мәҗлесе • Бөтентатар иҗтимагый үзәге
- Төркем: Татар иҗтимагый оешмалары • Төркем: Татар милли хәрәкәте
- Бөтендөнья уйгыр конгрессы
- Төрки шура
Искәрмәләр
- ↑ Гомуми мәгълүмат
- ↑ Межрегиональная общественная организация «Всемирный конгресс татар» [рус.]
- ↑ Всемирный конгресс татар: Контакты [рус.]
- ↑ Всемирный форум татарской молодежи все же состоится в августе 2025 года. www.m.business-gazeta.ru (16 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2025.
- ↑ Айзирәк ГӘРӘЕВА. Дөньякүләм танылган татар галимнәре Казанга җыела. www.dumrt.ru (30 сентябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2025.
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Тәтеш районына килде. www.tatar-inform.tatar (27 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2025.
- ↑ http://tatar-congress.org/turynda/btk/
- ↑ Программа проведения VIII Съезда Всемирного конгресса татар
- ↑ Ринат Закиров Татар конгрессы җитәкчесе вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 25.09.2020
- ↑ Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп сайланды. Татар-информ, 9.06.2022
- ↑ Ляля Гайфутдинова.Факиль Сафин возглавил местное отделение Всемирного конгресса татар. Челнинские известия, 9.06.2022
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура комитетлары һәм бюросы төзелде. Татар-информ, 22.11.2022
