УРАМ (фестиваль)
«Урам фест» | |
---|---|
Төп мәгълумат | |
Жанрлар | урам мәдәнияте |
Үткәрү еллары | 2019 елдан |
Ил | Русия |
Шәһәр | Казан, (Татарстан) |
Тел | татар теле, рус теле, инглиз теле |
https://uramfest.ru/main |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Урам мәдәнияте фестиваленнән фотосурәтләр, 2024 ел. |
«УРАМ» фестивале, «УРАМ фест», URAM FEST (рус. Фестиваль «УРАМ фест») — урам мәдәнияте фестивале. Фестивальнең исеме «URban Art Movement» сүзтезмәсенең аббревиатурасы булып тора. Чара бер мәйданчыкта экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен берләштерә.
Тарихы
Беренче тапкыр фестиваль 2018 елның 20 октябрендә элеккеге җиһаз фабрикасында, 2019 елдан Казан шәһәренең «УРАМ» экстрим-паркында үткәрелә. Фестиваль 30 августта — Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә уза.
Фестиваль — ул «УРАМ» хәрәкәте үсеше башланган чара. Ул беренче тапкыр 2018 елның 20 окятбрендә бүгенге көндә «Werk» сәнгать пространствосы урнашкан элеккеге җиһаз фабрикасында уза. Ул вакытта без беренче тапкыр төрле урам мәдәнияте беләшмәләре вәкилләрен җыйдык, шәһәрдә мондый төр чараларга зур ихтыяҗ булуын аңладык. Шул вакыттан бирле безнең өчен «УРАМ» фестивале — елның иң мөһим вакыйгасы. Мария Крюкова, «УРАМ» экстрим-паркы директоры[1]
|
2021 ел
2021 елда фестиваль декабрь аенда «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән уза. Ике көн дәвамында экстрим-паркта ВМХ, самокат, паркура, скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар, урам мәдәнияте буенча остаханәләр, экстремаль спорт төрләренең профессиональ спортчылары тамашасы, бию перформансы, брейкинг буенча «УРАМ» кубогына ярыш һәм җырчы, рэпер Thomas Mraz чыгышы[1].
2022 ел
Фестиваль 30 августа «УРАМ» экстрим-паркында уза. ВМХ, скейтбординг, паркур, воркаут юнәлешләре буенча ярышлар, бию баттллары һәм 2х2 стритбол турнирлары үткәрелә. Шулай ук бу көнне Парк җирлегендә самокат спорты буенча Татарстан Республикасының беренче чемпионаты уза. Бу елда фестивальдә 50 000 кешене катнаша 2023 елның 28 июленнән экстрим-парк командасы Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск, Әлмәт һәм Лаеш шәһәрләрендә экстремаль спортның төп төрләре һәм урам сәнгате юнәлешләре буенча сайлап алу этаплары уздыра. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышларның Казанда үтә торган финал этабына чакыру ала[1].
2023 елның 28 июленнән экстрим-парк командасы Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск, Әлмәт һәм Лаеш шәһәрләрендә экстремаль спортның төп төрләре һәм урам сәнгате юнәлешләре буенча сайлап алу этаплары уздыра. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышларның Казанда үтә торган финал этабына чакыру ала.
Максаты
Фестивальнең максаты — Республика экстрим-паркы мәйданчыгында урам мәдәниятенең яшь вәкилләре өчен үз потенциалын, осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтү, шулай ук төрле субкультураларны берләштерү һәм бердәм яшьләр бергәлеге формалаштыру мөмкинлеге тудыру[2].
Фестивальнең программасы
2024 ел
- Экстремаль спортның ишегалды төрләре буенча ярышлар (BMX-контест, скейтбординг, роликлар, ВМХ-стрит, паркур һәм воркаут);
- Самокат спорты буенча Татарстан Республикасының өченче чемпионаты;
- Бию баттлары;
- House Dance буенча остаханәләр;
- ArtSpace (Сәнгать киңлегендә кроссовкалар, кием һәм аксессуарларны үзгәртү, каллиграфия сәнгате белән танышу, сумкалар, рюкзаклар һәм кроссовкалар өчен шәхси элмәләр, Pherzone һәм Oxemнан графити сәнгате буенча мастер-класс уздырыла);
- Төп сәхнәдә рэп, хип-хоп, R&B вәкилләре, соңрак евроденс, транс, техно, юк гараж, бэйс һәм хаус электрон жанры вәкилләре чыгыш ясый[3].
Оештыручылар
Урам мәдәнияте фестивале Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелә.
Шулай ук карагыз
- «УРАМ» экстрим-паркы