Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Дәүләт
Бүләк ияләре өчен төркем Төркем:Тукай премиясе лауреатлары
Нигезләнү датасы 8 апрель 1958
SEO_description Государственная премия Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая — история и статус, страна и тип, основания и количество награждённых: подробная информация о медалях, орденах, премиях в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Сурәт
SEO_title Государственная премия Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая — история награды, дата учреждения, основания для награждения
Логотип РУВИКИ.Медиа Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе РУВИКИ.Медиада
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале. 2004 елдан соң

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла[1].

2023 елдан Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе күләме ике тапкыр — 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр арттырыла (һәрберсе).[2]

Тарих

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде[3]. 19611965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.

Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя[4].

Премияне тапшыру

Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән рәсем сәнгате, сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.

Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.

Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз