Асия Миңнуллина
Асия Миңнуллина | |
---|---|
Асия Минвәли кызы Миңнуллина | |
Тулы исеме | Асия Минвәли кызы Миңнуллина |
Туган көне | 26 ноябрь 1952 (71 яшь) |
Туган | Ленинград |
Ил | |
Эшчәнлеге | сынчы-рәссам |
Бүләк һәм премияләр |
Асия Миңнуллина (Асия Минвәли кызы Миңнуллина) — сынчы-рәссам, Бакый Урманче (2007), Тукай (2010) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 26 ноябренда Ленинградта туган. Казан сәнгать укуханәсенең сәнгать –педагогика бүлеген (1971), В. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсен (1994 елдан А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать-сәнәгать академиясе, рус. Санкт-Петербургская художественно-промышленная академия имени А. Л. Штиглица) (1984) сынчы, мигъмари-гамәли пластика белгечлеге буенча тәмамлаган.
- 1971 елда Түбән Камада сәнгать фондында эшли.
- 2001 елдан Казан сәнгать укуханәсендә укыта.
- 2008 елдан В. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт нәфис сәнгать институтының Казан филиалы доценты.
- 1992-2005 елларда ТР рәссамнар берлеге идарәсендә сынчылар бүлеген җитәкли. Озак еллар Казанның шәһәр төзелеше шурасы эшчәнлегендә катнаша.
Иҗаты
Төрле жанрларда (портретлар, вак һәм декоратив пластика, монументаль скульптура) һәм төрле техникада, төрле планда бердәй осталык белән эшләүче, үзенә генә хас иҗат алымнары булган сынчы-рәссам. Нечкә лиризм һәм фаҗигане берләштергән образларны, милләт тарихына бәйле шәхесләрне, шулай ук борынгы шәһәр көнкүрешен чагылдыручы күренешләрне югары һөнәри кимәлдә башкара. Татар халык иҗатында һәм шигъриятендә үзенең иҗатына илһам ала.
Республика (1984 елдан башлап), бөтенрусия (Тверь, 1989, Мәскәү, 2001, Переславль-Залесский, 2012), халыкара (Ливан, 2000) күргәзмә, семинар, симпозиумнарда катнаша.
2012 Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать укуханәсенең күргәзмәләр залында Асия Миннуллина һәм аның шәкертләренең юбилей күргәзмәсе узды.
Эшләре саклана
- ТР дәүләт сынлы сәнгать музее.
- Брауншвейг (Алмания) шәһәр муниципалитеты тупланмасы.
- Шәхси тупланмалар.
Хезмәтләре
- 1998 яугир-интернационалчыларга һәйкәл (Казан, Татмедиа бинасы каршында)
- 2005 болгар-татар шагыйре Кол Гали һәйкәле (Казан, Меңьеллык паркы) (А. Балашов белән бергә)
- 2006 Казан су ташучысына һәйкәл (Казан, М. Горький урамы)
- 2006 В. Качалов һәйкәле (Качалов театры)
- 2008 Хәйрияче һәйкәле (М. Шәймиев гаиләсе акчасына төзелгән[1])
- 2011 Шүрәле һәйкәле (Г.Камал исемендәге театр каршында фонтаннар мәйданында)
- 2011 VII Казан халыкара мөселман кинофестивале призы статуэткасы (Сөембикә манарасы макеты)[2]
- СТамбовл, Төркия)[3]
- 2017 Һади Такташ һәйкәле (Казан, М. Сәлимҗанов, һ. Такташ урамнары чаты)[4].
- 2018 «Футбол уйнаучы балалар» һәйкәле (Казан, Декабристлар урамы)[5][6]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).
- Бакый Урманче премиясе (2007).
- Тукай премиясе (2010) – В. Качалов һәм Хәйрияче һәйкәлләрен (Казан) иҗат иткән өчен.
Сылтамалар
- Татарстан хөкүмәте порталы 2016 елның 12 март көнендә архивланган.
- Хәйрияче һәйкәленең төзелү тарихы
- Шүрәле һәйкәленең төзелү тарихы
Шулай ук карагыз
- Сынчы белән әңгәмә(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Кошка @Казань сайтында
- ↑ ТР эшлекле үзәге, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-22
- ↑ СТамбовлда Тукайга һәйкәл ачтылар
- ↑ Такташка мондый һәйкәл кую – шагыйрьне түбәнсетү. Азатлык Радиосы, 12.06.2017
- ↑ Казанда "футбол уйнаучы балалар" һәйкәле урнаштырылды. Азатлык радиосы, 14.07.2018
- ↑ Алсу Сафина. В Казани на новом променаде по ул.Декабристов бронзовые фигуры школьников сыграют в футбол. 2022 елның 10 апрель көнендә архивланган. KZN.RU, 14.07.2018
- 26 ноябрь көнне туганнар
- 1952 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ленинградта туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча рәссамнар
- ССРБ рәссамнар
- Русия рәссамнар
- Рәссамнар
- Татарстан скульпторлары
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Бакый Урманче премиясе лауреатлары
- Вуз укытучылары
- Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар
- Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар