Роберт Миңнуллин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тикшерелгән мәкалә


Роберт Миңнуллин
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин
Роберт Минуллин 2017.jpg
Тулы исеме Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин
Туган көне 1 август 1948(1948-08-01) (76 яшь)
Туган Башкортстан, Илеш районы, Нәҗәде авылы
Вафат көне 27 март 2020(2020-03-27) (71 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге сәясәтче
Бүләк һәм премияләр
Сайт robertminnullin.ru

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин (рус. Роберт Мугаллимович Миннуллин) — татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы, Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң гаилә Кыпчак авылына күчеп килә. Биредә әтисе Мөгаллим берничә ел эшләгәннән соң, гаиләсен үзенең туган авылы Шәммәткә алып кайта. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган шул авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан Аккүз сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Уфа сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәге Югары Яркәйдә укып ала, урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

1966–1968 елларда Илеш районы «Маяк» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла.

1973 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1973 елдан «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый.

1977–1983 елларда «Казан утлары» журналында өлкән мөхәррир, соңрак җаваплы сәркәтип.

1977 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.

1983–1986 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында әдәби-нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.

1986–1995 елларда «Яшь ленинчы» газетасының баш мөхәррире, 1995 елдан — «Сабантуй» газетасының шеф-мөхәррире.

19881994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе.

«Татарстан» телеканалында «Шигъри тәлгәшләр» (1976–1983), «Ихлас» (1993–1995), «Китап» (2008 елдан) тапшыруларын алып бара.

1990 елдан— Татарстан халык депутаты, 19901995 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы.

19951999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе.

1998 елдан — Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

20002004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфасын башкара.

2004 елның мартыннан — Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе.

20092014 елларда — Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Шагыйрь 2020 елның 27 мартында, озак авырудан соң, вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән.

Иҗаты

Башкортстанның Шәммәт авылында шагыйрьгә куелган бюст ачылышында, 2024
Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее, 2024

Мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләре басыла.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре басыла башлый. «Беренче карлыгачлар» (1970), «Безнең бәйрәмнәр» (1974) исемле күмәк җыентыкларда шигырьләре чыга. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5-нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатына югары бәя бирәләр. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра.

1973 елдан «Яшь ленинчы» (1990 елдан — «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен яза. Балалар матбугатында басылган шигырьләренә күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни дә әлеге иҗат юнәлешен хуплый.

Ул ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Акбай цирк карый» (1978), «Җиде абый тай җигә» (1980), «Айга очтык» (1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р. Миңнуллин Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга.

Р. Миңнуллинның «Безнең авыл зоопаркы» (1988), «Энекәш кирәк миңа» (1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яулыйлар. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә — Һанс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек була. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелә. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелә.

1997 елда Р. Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премисе бирелә. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Р.Миңнуллин иҗаты балалар тематикасы белән генә чикләнми. Аның шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы, туган җир белән бәйле әнкәйләр темасы да зур урын алып тора («Бәхетле булыгыз!», 1976; «Мәңгелек сәфәр», 1983; «Әнкәйнең ак чәчләре», 1986; «Сандугачның туган көне», 1990; «Талбишек»,1995; «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», 2002; «Күңелләр нечкәргәндә», 2004; «Татарларым», 2012 җыентыклары).

Р.Миңнуллинның лирикасы тирән фәлсәфәгә корылган, милли мотивлар белән сугарылган. Шигъри теле юмор белән баетылган. Шигырьләре гади, аңлаешлы, төгәл, ачык детальләр хас.

Аның шигырьләренә Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров, Рим Хәсәнов, Рәшит Абдуллин, Фоат Әбүбәкеров, Илгиз Закиров, Оскар Усманов кебек композиторлар язган җырлар популярлык казана.

Публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре «Шагыйрь генә булып калалмадым» (1998), «Мин – нечкә күңелле сәясәтче. Я – сентиментальный политик» (1999) җыентыкларына тупланган.

Әсәрләре рус, башкорт, украин, белорус, чуаш, азәрбайҗан, удмурт, мари, каракалпак, инглиз, поляк, төрек телләренә тәрҗемә ителә.

Төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы булып тора. Болардан тыш, Роберт Миңнуллин татар теленә башка шагыйрьләрнең шигырьләрен тәрҗемә итә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Библиография

  • Миңнуллин Р.М. Әнкәйнең ак чәчләре: шигырьләр / Р. Миңнуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.
  • Миннуллин Р.М. Утренний снег: стихотворения / Р. Миннуллин. – М.: Современник, 1987.
  • Миңнуллин Р.М. Безнең авыл зоопаркы: балалар өчен шигырьләр йәм җырлар / Р. Миңнуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988.
  • Миңнуллин Р.М. Мин яратам эле: шигырьләр / Р. Миңнуллин. - Өфө: Китап, 1994.
  • Миңнуллин Р.М. Талбишек: сайланма лирика / Р. Миңнуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.
  • Миңнуллин Р.М. Әниемнең догалары: җырлар / Р. Миңнуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1995.
  • Миңнуллин Р.М. Алма бабай: шигырьләр, әкиятләр / Р. Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 1997.
  • Миңнуллин Р.М. Уфа – Казан юллары / Р.Миңнуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1998.
  • Миңнуллин Р.М. Шагыйрь генә булып калмадым / Р. Миңнуллин. – Казан: Матбугат Йорты, 1998.
  • Миңнуллин Р.М. Мин нечкә күңелле сәясәтче: чыгышлар, мәкаләләр, интервьюлар, әнгәмәләр. Я – сентиментальный политик: выступления, статьи, интервью, беседы. – Казань: Мастер Лайн, 1999.
  • Миңнуллин Р.М. Балачакка ешрак кайтыгыз: шигырьләр, әкиятләр / Р. Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 2002.
  • Миннуллин Р.М. Возвращение: стихи / Р. Миннуллин. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2000.
  • Миңнуллин Р.М. Айның татлы яктысы: лирик шигырьләр / Р. Миңнуллин. – Казан: Рухият, 2001.
  • Миңнуллин Р.М. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан / Р. Миңнуллин. – Казан: Мәгариф, 2002.
  • Миннуллин Р.М. Мальчик, каких еще мир не видал: стихи для детей /Р. Миннуллин. – Казань: Тат. кн. изд-во, 2003.
  • Миңнуллин Р.М. Әсәрләр. 7 томда / Р. Миңнуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007.

Хәтер

  • Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы белән, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар өчен язылган әсәрләргә Роберт Миңнуллин премиясе булдырыла[5].
  • 2022 елның 5 сентябрендә Казанның Толстой урамында шагыйрь яшәгән йортта аның истәлегенә мемориаль такта ачыла (авторы — Тимофей Тюрин). Тантанада М. Шәймиев, Ф. Мөхәммәтшин, М. Әхмәтов, И. Әюпова, Р. Зәйдулла һ. б. катнаша[5].
  • 2023 елда язучының гаиләсе, шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру максатыннан, Роберт Миңнуллин исемендәге фонд булдыра (фонд директоры ― шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова). Р. Миңнуллин исемен йөрткән Республика балалар китапханәсе белән берлектә, татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм итү өчен, фонд «Шигърияткә сәяхәт» иҗади бәйгесен игълан итә (приз фонды 150 мең сум)[6].
  • 2024 елның 23 августында Башкортстан Республикасының Илеш районы, Шәммәт авылында шагыйрьнең музее ачыла һәм бюсты урнаштырыла. Бюстның авторы - яшь скульптор, Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин [7].

Искәрмәләр

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Мари аһәңнәре: Шигырьләр/ мари теленнән терҗемәләр. Төз. Р.Миңнуллин. - Казан: "Мәгариф - Вакыт", 2016. - 111 б. ISBN 978-5-906894-18-2
  3. УКАЗЫ ПРЕЗИДЕНТА ТУРКМЕНИСТАНА И ХРОНИКА 15-ГО МАЯ. Дата обращения: 3 июнь 2014. Архивировано из оригинала 29 август 2019 года.
  4. Гөлнар Гарифуллина. Р. Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек булды.(үле сылтама) Татар-информ, 03.08.2018
  5. 5,0 5,1 Рузилә Мөхәммәтова. Роберт Миңнуллин яшәгән йортта шагыйрь истәлегенә мемориаль такта ачылды. Татар-информ, 5.09.2022
  6. Рузилә Мөхәммәтова. Роберт Миңнуллин исемендәге фонд балалар арасында иҗади бәйге игълан итә. Татар-информ, 23.02.2023
  7. mincult.tatarstan.ru, 23.08.2024

Әдәбият

  1. Ар-Серги В. Путешествие с поэтом Р.Миннуллиным из Казани в Уфу и обратно. Казань: Идел-Пресс, 2008. -188 с.
  2. Асанбаев Н. Әдәбиәтның йозек кашы ул / Н. Асанбаев // Кызыл таң. – 2008. – 1 август.
  3. Әгъзамов Ф. Шагыйрьнең сабантуе // Татарстан, 1998. – №8/9. – Б. 66-69.
  4. Без биш бала үстек ... // Майдан. – 2003. – № 9. – Б.32.
  5. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы // Казан утлары, 1998. — №8. — Б. 163-170.
  6. Гәрәева Г. Балада – кеше: Р. Миңнуллин иҗатында балалар / Г.Гәрәева // Башкортостан укытыусыһы. – 2003. – № 9. – Б. 62.
  7. Гыйлаҗева К. Көзрәтенән килһә, был донъяны гөлдәр сигер ине гөлйәүһәр / К. Гыйлаҗева // Башкортостан кызы. – 2007. – № 10. – Б. 16.
  8. Ильина Г. Он пишет для детей / Г. Ильина // Магариф – 1998. – № 7 – С. 61-63.
  9. Кәбиров М. Ул да берәү генә / М. Кәбиров //Казан утлары. – 2008. – № 8. – Б.132-135.
  10. Котлыгалләмов М. Бер ананың – туган илнең игезәк балалары без /М. Котлыгалләмов // Кызыл таң. – 2011. – 11 февраля. – Б. 2.
  11. Назар Х. Шигриәт бейеклегендә / Х. Назар // Агизел. – 2008. – № 8. – С.97.
  12. Сарчин Р.Ш. Лирика Роберта Миннуллина. — Казань: Изд-во «Магариф-Вакыт», 2012. — 192 с. — ISBN 978-5-905884-05-4
  13. Сарчин Р.Ш. Истоки лирики Роберта Миннуллина // Филологические науки. Вопросы теории и практики (входит в перечень ВАК). Тамбов: Грамота, 2012. № 7. Ч. 1. С. 172—175. ISSN 1997—2911. // http://scjournal.ru/articles/issn_1997-2911_2012_7-1_45.pdf Архивная копия от 16 июля 2014 на Wayback Machine
  14. Сарчин Р.Ш. Роберт Миннуллин // Сарчин Р. Ш. Рождённые в сороковые : монографический сборник статей. — Каз.: Изд-во Академии наук Республики Татарстан. — С. 126—157.
  15. Сафуанав С.Г. Рәхмәт сиңа – туган җиргә: Р. Миңнуллинга – 60 йәш /С.Г. Сафуанов // Башкортостан укытыусыһы. – 2008. – № 7. – Б. 63.
  16. Урманче, Ф. Роберт Миңнуллин: шигьри осталык серләре / Ф. Урманче // Казан утлары. – 2005. – № 12. – Б. 131.
  17. Хәзерге татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин. Казан, 2008.
  18. Чын баһадир кебек мин: Р.Миңнуллинның балалар шигъриятендә юмор һәм лирика // Тулпар. – 2004. – № 3. – С.55-57.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз