Виктор Аршинов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Виктор Аршинов
В.Аршинов.jpg
Тулы исеме Виктор Пётр улы Аршинов
Туган көне 22 октябрь 1945(1945-10-22) (78 яшь)
Туган Азәрбайҗан, Бакы
Эшчәнлеге рәссам
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008)

Виктор Аршинов, Виктор Пётр улы Аршинов (рус. Виктор Петрович Аршинов) – рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык рәссамы (2005). Б. Урманче, Тукай (2008) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Тәрҗемәи хәле

Файл:В.Аршинов 1.jpg
«Моабит дәфтәре» шәлкеменнән. 2015
Файл:В.Аршинов 2.jpg
Виктор Аршинов. 2014

1945 елның 22 октябренда Бакыда (икенче версия буенча: Гданьск[1]) туган. Әстерханда драма театрында декоратор ярдәмчесе булып эшли. 1905 ел истәлегенә исемендәге Мәскәү өлкә сәнгать укуханәсен (1970) тәмамлаган. 1964-1967 елларда хәрби хезмәттә була. 1970 елдан Казанда яши.

  • 1970-1976 Казан сәүдә рекламасы комбинатында рәссам-проектлаучы.
  • 1974-1976 ТАССР сәнгать фондында эшли.
  • 1976 елдан ТАССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, 17 ел буена идарә сәркатибе, идарәнең графика бүлеген, 15 ел фирка комитетын җитәкли.[2]
  • Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлеген җитәкли.[3]

1972 елдан шәһәр, республика, зона, бөтенрусия, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.

Шәхси күргәзмәләре

Әсәрләре саклана

Иҗаты

Сынлы сәнгатьтә, театр декорациясе сәнгатендә, станок графикасында, китап-журнал бизәүдә эшләүче үзенчәлекле иҗатчы. 1980 еллардан башлап шигъри әсәрләргә иллюстрация ясау белән дә мавыга. А. Данте, Т. Элиот, Марина Цветаева, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Белла Әхмәдуллина[5] әсәрләренә график рәсемнәр шәлкеме (1990-2013) ясый.

«Үлемсез җыр»

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабына кергән шигырьләренә ясалган график рәсемнәре аеруча игътибарга лаек. Муса Җәлил шигъриятенең экспрессияле, драматик, образлы телен тулы ачу өчен төсләр (кызыл белән кара) һәм тоннар контрастын берләштерү алымын куллана. Әтисе, Җәлил кебек үк, Ленинград фронтында сугышкан һәм әнисе фашист концлагере тоткыны булганлыктан, Җиңү яшьтәше булган рәссамның сугыш темасына алынуы табигый.[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр