Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Яңа Ташлыяр, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) — күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты[1], ТАССР һәм РСФСР халык артисты — 1974, 1988, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе — 1998. Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, Татарстан радиосында әсәрләр укый[2]. Азнакай районының мактаулы гражданы (2012).[3]
Тәрҗемәи хәле
Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Яңа Ташлыяр (Буклы) авылында[4][5] гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә[6]. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә[6].
Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чигенә[6]. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр[6]. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә калмый[6]. Бәйгедә 600 дән артын бала катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә[6]. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар[6].
Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанда кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә.Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына[1].
1990 елларда актер, татар актерларыннан беренче булып, милли хәрәкәтнең алгы рәтләренә баса. Әзһәр Шакиров Ирек мәйданында бүтән шәһәрләрдән килгән 30-40 автобусны каршы ала. Кулына микрофон тотып, халык каршында чыгышлар ясый[6].
Файл:Ә.Шакир2.jpg
Әзһәр Шакиров «Бичура» спектаклендә Аксак ролендә
Иҗаты
Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль — Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле[6].
1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә[6]. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә «экранлаштырыла»: Ә.Шакиров Ш. Маннурның "Муса Җәлил"ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара[6].
Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти[7].
| Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү. Әзһәр Шакиров[8]
|
Файл:Ә.Шакир1.jpg
Әзһәр Шакиров
Гаиләсе
Шәфигулла Шакиров, актерның атасы, 1886 елда Мөслим районының Иске Ташлыяр авылында дөньяга килә[8]. 1890 елда авыл яңа җиргә күчерелә һәм Яңа Ташлыяр авылы төзелә[8]. Бервакыт авылда чыккан янгынны сүндергәндә, Шәфигулла абзый салкын тидерә[8]. Гомерлеккә бер үпкәсен югалта. Донбасста шахталарда күмер чапкан, Себердә, Златоуст якларында урман кискән. Улын укытыр өчен җан атып йөргән[8].
Миңҗиһан апа, актерның анасы, 1896/1897 елда туган[8]. 16 яшендә ятимә буларак хатыны үлеп киткән байга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган[8]. Башта ире чирдән җан биргән, аннары 1921 елгы ачлыкта 2 үз һәм 5 үги балалары да дөнья куйган[6]. Бу вакыйгалардан соң, аны гаиләле иргә — Шәфигулла абзыйга — икенче хатын булып бирәләр[8].
Әзһәр Шакировның хатыны — Саҗидә[7]. Бергә Рөстәм улларын тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм хәрби комиссар булып хезмәт итә, ике баласы бар: Камилә белән Руслан[8].
Рольләре
| Каһарман | Әсәр | Автор |
| Рамай | «Чаткылар» | Т.Гыйззәт |
| Ринат | «Кайда соң син?» | X.Вахит |
| Зөфәр | «Соңгы хат» | |
| Кариб | «Шамил Усманов» | А.Гыйләҗев, А.Яхин |
| Анджело | «Чамасына күрә чарасы» | У.Шекспир |
| Айдын | «Айдын» | Җ.Җаббарлы |
| Дятлов | «Баһадирлар» | Н.Погодин |
| Надир мәхдүм | «Сүнгән йолдызлар» | К.Тинчурин |
| Таланов | «Ябырылу» | Л.Леонов |
| Гариф | «Намус хөкеме» | Д.Вәлиев |
| Саматов | «Чикләвек төше» | Г.Ахунов |
| Василий | «Әгәр ташлап китсәң» | М.Сторожева |
| Большов | «Агай-эне ак мыек» | А.Островский |
| Паратов | «Бирнәсез кыз» | |
| Наил | «Синең урыныңа кайттым» | Р.Хәмид |
| Дәрвиш | «Ай тотылган төндә» | М.Кәрим |
| Саттар | «Монда тудык монда үстек» | Т.Миңнуллин |
| Гайнулла | «Дуслар җыелган җирдә» | |
| Галимулла | «Хушыгыз!» | |
| Нурхәмәт | «Илгизәр + Вера» | |
| Хәсән Акчурин | «Без китәбез, сез каласыз» | |
| Бостан | «Ахырзаман» | Ч.Айтматов |
| Аксак | «Бичура» | М.Гыйләҗев |
| Фатих бай | «Боз астында дулкын» | Ә.-Т.Рахманкулов |
| Туктамыш хан | «Идегәй» | Ю.Сафиуллин |
| Богатырев | «Бер төн» | Б.Горбатов |
| Әлмөхәммәт | «Әни килде» | Ш.Хөсәенов |
| Хәнәви | «Күрәзәче» | З.Хәким |
| Зариф | «Телсез күке» | |
| Мөхәммәт | «Яра» | А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев |
| Солтан Кадерхөрмәтов | «Суган чәчәге» | И.Зәйниев |
| … | … | … |
Китабы
- Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. — 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3
Хөрмәтләү
- 2023 елда Татарстан мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән (субсидия буларак 1 млн сум акча бирелгән) Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган «Җылак» фильмы төшерелгән (авторы Алмаз Нургалиев). Фильм артистның туган ягында һәм Казанда төшерелгән.[9]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы kamalteatr.ru
- ↑ Тирән мәгънәле беркатлылык tatyash.ru
- ↑ Шакиров Азгар Шафикович
- ↑ Яңа Ташлыяр ― Чубар Абдул авыл советына караган, 1980-елларда юкка чыккан авыл
- ↑ Шакиров Әзһәр Шәфигулла улы // Язмышыбыз Азнакай. К., 2014, Б. 412
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Очар кош иреккә омтыла 2020 елның 6 апрель көнендә архивланган. madanizhomga.ru
- ↑ 1 2 Әзһәр Шакиров: «Гомер буе буйсынырга яратмадым» 2020 елның 6 апрель көнендә архивланган. shahrikazan.ru
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 "Ир-егет - көрәшче ул" syuyumbike.ru «Сөембикә», № 2, 2010.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты.(үле сылтама) Татар-информ, 29.01.2023
Сылтамалар
- Камал театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
- Матбугат.ру сайтында әңгәмә
- Әзһәр Шакиров «Татарлар» тапшыруында
Чыганаклар
- Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. — 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3