Валерий Миронченко
Валерий Николаевич Миронченко (рус. Валерий Николаевич Миронченко, 26 сентябрь 1950, Владикавказ) — СССР Кораллы Көчләре һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең генерал-майоры, 2014 елдан Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы, 2009–2019 елларда IV һәм V чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советының урынбасары[1] . Педагогика фәннәре кандидаты, профессор[2] .
Тормыш юлы
1950 елның 26 сентябрендә Владикавказда (хәзерге Төньяк Осетия) туа.
1971 елда Орджоникидзе югары гомуми хәрби команда Кызыл байрак училищесын тәмамлый. 1988елда М.В. исемендәге Фрунзе хәрби академиясен «танк гаскәрләренең команда-штаб оператив-тактик төркеме» белгечлеге буенча тәмамлый[1][2].
1971-1976 елларда — мотоукчылар взводы командиры, 1976-1978 елларда — мотоукчы ротасы командиры, 1978-1979 елларда — мотоукчылар батальоны штабы начальнигы, 1979-1984 елларда — мотоукчылар батальоны командиры, 1984-1985 елларда — мотоукчылар полкы командиры урынбасары.
1988-1990 — 117-нче гвардия мотоукчылар полкы командиры, 1990-1995 — 39-нчы гвардия мотоукчы дивизиясе штабы начальнигы.
1983-1985 елларда Әфганстанда, 1991-1994 елларда — Днестр буенда һәм Көньяк Осетиядә хезмәт итә[1].
1995 елның ноябреннән 2014 елның августына кадәр — Казан югары танк команда училищесы начальнигы (Чиләбе танк училищесы филиалы)[3].
2014 елның августында Россия Федерациясе саклану Министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы итеп билгеләнә[1].
2009-2014 елларда — Берләшкән Россия фракциясеннән IV чакырылышның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты, 2014 елның октябрендә V чакырылыш Дәүләт Советына яңадан сайлана (2019 елның сентябрендә посттан китә)[1]. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетына кергән[2].
2024 елдан — җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[4].
Өйләнгән, ике улы бар. Хәрби тарих һәм фалеристика белән кызыксына[5]. 2015 елда декларациядә 2 983 528,99 сум керем, 2983 м² мәйданлы җир участокларын һәм тулай торакта 22,6 м² мәйданлы бүлмәне күрсәтә (хатыны — 662 030,58 сум керем, 996 м² мәйданлы җир участоклары һәм 37 м² мәйданлы фатир)[6].
Бүләкләре
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» Мактау ордены[1] (2011)[2];
- Александр Невский ордены[1];
- «Хәрби казанышлары өчен» ордены[1][2];
- Мактау ордены[1][2];
- Кызыл байрак ордены[1][2];
- Кызыл Йолдыз ордены[1][2];
- «Шәхси батырлык өчен» ордены[1][2];
- Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены[1];
- «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале[2];
- «Татар автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале[1] (2020)[2];
- «Ватан геройлары истәлегенә» медале[1];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале[2];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале[2];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы[1];
- Россия Федерациясе саклану Министрының именной коралы[1];
- Татарстан Республикасының атказанган укытучысы[2];
- «Дуслык» ордены (2025) — Ватанны саклау эшенә, үсеп килүче буында хәрби ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 Мироненко Валерий Николаевич. Казанское суворовское военное училище. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2021. Архивировано 27 октябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 Миронченко Валерий Николаевич. TAT Center. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2021.
- ↑ НАЧАЛЬНИКИ УЧИЛИЩА В РАЗНЫЕ ПЕРИОДЫ. Казанское высшее танковое командное училище. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2021. Архивировано 27 октябрь 2021 года.
- ↑ Единороссы берут 86 мест: кто еще проходит в парламент Татарстана. KazanFirst (9 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
- ↑ Валерий Миронченко: «Не могу сказать, что наши выпускники только винтики военной машины». Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2021.
- ↑ Декларации депутатов РТ: 38 машино-мест Анастасии Колесовой и личный флот Альберта Фахрутдинова. Реальное время (17 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2021. Архивировано 27 октябрь 2021 года.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.