Зилә Сөнгатуллина

Тикшерелгән мәкалә

Зилә СөнгатуллинаМ.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор. Россиянең, Татарстанның, Каракалпакстанның халык артисы, РСФСРның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле

Сөнгатуллина Зилә Даян кызы Башкортстанның Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында туа, Башкортстанның Салават районы, Нәсибаш авылында үсә. Бабасы Мәхмүт Еникиев, әтисе Даян Еникиев, әнисе Нәсимә Мәхмүт кызы укытучылар булалар.

1973 елда Казан дәүләт консерваториясендә В. Лазько классын тәмамлый.

1973 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы. Җырчының камера репертуары киңлеге, төрлелеге һәм зәвыклылыгы белән аерылып тора. Ул кырыктан артык рус, татар, чит ил композиторлары операларында әйдәп баручы партияләрне башкара. Н. Җиһанов, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, С. Садыйкова, М. Мозаффаров, З. Хәбибуллин, В. Әхмәтов, Р. Еникиев кебек татар композиторлары белән эшли.

Күп тапкырлар чит илләрдә гастрольләрдә була (Литва, Төркия, Бөекбритания (1985), Германия (1986), Чехия (1987-89), АКШ (1990), Швейцария (1996), Ирландия (1997), Франция (2005), Финляндия)[1].

1980 елда Каракалпакстанның (Үзбәкстан), шул ук елда Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.

1983 елдан Казан дәүләт консерваториясендә ялгыз җырлау (сольное пение) дәресләре бирә. 1998 елдан профессор исемен ала, шул ук елдан вокал сәнгате кафедрасын җитәкли. Укучылары арасында – халыкара бәйге лауреатлары, әйдәп баручы опера театрлары солистлары, концертлар бирүче артислар һәм мөгаллимнәр: М.Аксенов, А. Шаһиморатова, Л. Гобәйдуллина, л. Васюхина, Г. Гатина, Пак Тэ Кюн (Көньяк Корея).

1984 елда «Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.

1995 елда Россия Федерациясенең халык артисты исемен ала.

20062013 елларда Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы.

undefined

Зилә Сөнгатуллина күп бәйгеләрнең жюри әгъзасы:

  • Михаил Иванович Глинка исемендәге Россиякүләм бәйге;
  • Рөстәм Яхин исемендәге камера җырчылары һәм концертмейстерлары халыкара бәйге;
  • «Созвездие»-«Йолдызлык» эстрада җырлары бәйгесе;
  • «Страна поющего соловья» республика бәйгесе[2].

Түбәндәге бәйгеләрдә жюри рәисе:

Театрдагы рольләре

undefined
  • Джильда (Дж. Верди, «Риголетто»);
  • Розина (Дж. Россини, «Севильский цирюльник»);
  • Дездемона (Дж. Верди, «Отелло»);
  • Норина (Г. Доницетти «Дон Паскуале»);
  • Госпожа Зильберкланг (Моцарт, «Директор театра»);
  • Иоланта (П. Чайковский, «Иоланта»);
  • Тамара (А. Рубинштейн, «Демон»);
  • Татьяна (П. Чайковский, «Евгений Онегин»);
  • Снегурочка (Н. Римский-Корсаков, «Снегурочка»);
  • Марфа (Н. Римский-Корсаков, «Царская невеста»);
  • Виолетта (Дж. Верди, «Травиата»);
  • Мими (Дж. Пуччини, «Богема»);
  • Адина (Г. Доницетти, «Любовный напиток»);
  • Маргарита (Ш. Гуно, «Фауст»);
  • Микаэла (Ж. Бизе, «Кармен»);
  • Галимә (Б. Мөлеков, «Кара йөзләр»);
  • Алтынчәч (Н. Җиһанов, «Алтынчәч»);
  • Гөлйөзем (С. Сәйдәшев, «Наемщик»);
  • Әлфия (Вәлиуллин, «Самат»);
  • Шагыйрь хатыны (Н. Җиһанов,«Җәлил»)[3].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Сунгатуллина Зиля Даяновна. Кино-Театр.ру (14 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2024.
  2. Эллер Н. Певица Зиля Сунгатуллина раскрыла нюансы подготовки мастеров оперной сцены. Российская газета (7 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2024.
  3. Юнусова Г. Сунгатуллина Зиля Даяновна. Театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2024.
  4. Нагорнова А. Зиля Сунгатуллина: «Я счастливый человек». Татарстан (8 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2024.

Тема буенча өстәмә