Шәүкәт Биктимеров
Шәүкәт Биктимеров | |
---|---|
Шәүкәт Биктимеров | |
Тулы исеме | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров |
Туган көне | 28 октябрь 1928 (95 яшь) |
Туган | Миңгәр, Саба районы, Татарстан |
Вафат көне | 28 май 2012 (83 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | актёр |
Бүләк һәм премияләр |
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (РСФСР Дәүләт (1979), «Тантана» (2002) премияләре лауреаты[2], Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007). 1958-1991 елларда — КПСС әгъзасы.
Шәүкәт Биктимеров берничә дистә рольне уңышлы башкаруына карамастан, аны чын мәгънәсендә таныткан образы — «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр бабай роле. Әлеге образ инде озак еллар дәвамында сәхнәдә татар милләте йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.
Тәрҗемәи хәле
Шәүкәт Биктимеров театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда аны тәмамлый. Шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиягә алына, театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.
Озак еллар дәвамында театрда хезмәт итә. 1967 елда ул Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1979 елда исә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
1975-1980 елларда Шәүкәт Биктимеров — ТАССР Югары Советы депутаты.
Лаеклы ялга чыккач, ул гомерен Казанда үткәрә. 2012 елда ул «Тантана» премиясенең «Намус һәм тугрылык» номинацисендә бүләк ала, тик хәле авыр булуы аркасында аны алырга килә алмый. Озак вакыт авырганнан соң Шәүкәт Биктимеров 2012 елның 28 маенда Казанда вафат була[3]. Аның белән хушлашу 29 май көнне Камал театрында үтә[4].
Эшчәнлек
Шәүкәт Биктимиров төрле характердагы йөздән артык рольне зур осталык белән башкара, ләкин тамашачылар актёрны, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның геройны югары дәрәҗәдә талантлы итеп һәм тулаем ача белүенә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Башкарган рольләр
Башкарган рольләр | ||
---|---|---|
|
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Лауреаты премий им. Г. Тукая 2018 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
- ↑ Шәүкәт Биктимеров вафат
- ↑ Әлмәндәр бабайны соңгы юлга озатудан фоторепортаж
Сылтамалар
- Камал театры сайты 2012 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган.
- Әлмәндәр бабайда кунакта(үле сылтама)
- Шәүкәт Биктимеров белән әңгәмә 2012 елның 30 май көнендә архивланган.
Шәүкәт Биктимеров белән хушлашу
- Шәүкәт Биктимеров вафат
- Шәүкәт Биктимеров вафат
- Шәүкәт Биктимеров вафат (видео истәлекләр)
- Әлмәндәр бабайны соңгы юлга озатудан фоторепортаж
- Казан Шәүкәт Биктимеров белән хушлашты
- Шәүкәт Биктимеров белән хушлашу(үле сылтама)
- Шәүкәт Биктимеров вафат
- Казан Шәүкәт Биктимеров белән хушлашты
- Шәүкәт Биктимеров белән хушлашу(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
- 28 октябрь көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- 28 май көнне вафатлар
- 2012 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- РУВИКИ проектының татар бүлеге:«Тышкы сылтамалар» калыбы буш
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Калыплар:Иҗади премияләр
- Калыплар:Тукай премиясе
- Камал театры актерлары
- Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
- ССРБ халык артистлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Казан театр училещесын тәмамлаучылар
- ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасында ТАССРдан депутатлар