Рәфкать Бикчәнтәев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рәфкать Бикчәнтәев
Bikchantaev rafkat.jpg
Тулы исеме Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев
Туган көне 10 февраль 1924(1924-02-10) (100 яшь)
Туган Казан
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәев — татар сәхнәсенең остасы, актер һәм режиссер.

Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. 1960 еллардан спектакльләр куя башлый.

1971 елда Республика күчмә театрына (бүгенге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) режиссер булып китә. Шул ук вакытта Казан театр училищесында укыта.

Театрдагы рольләре

• Гофмаршал — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер)

  • Әпсәләм — «Беренче мәхәббәт»
  • Марс — «Рәхим итегез!»
  • Гайфи — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит)
  • Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал)
  • Нигъмәтҗан — «Гөлҗамал»
  • Абдулич — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт),
  • Мочтак — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт)
  • Исак — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш)
  • Кәрим — «Җиргә тапшырылган серләр» (А.Гыйләҗев)
  • Николино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо)
  • Җантай — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) һ.б.

• Жанрны оста тоеп, күптөрле үткен характердагы трагик һәм комик образлар иҗат иткән күренекле артист.

Спектакльләр

Р.Бикчәнтәевнең Г.Камал театрында куелган спектакльләре:

  • «Беренче мәхәббәт»
  • «Рәхим итегез!»
  • «Кайда соң син?»
  • «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит)
  • «Җиргә тапшырылган серләр» (Аяз Гыйләҗев).

Тинчурин театрында:

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Хәй Вахитнең "Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (1960)

Кинематограф

Кинодагы иң билгеле эше – герой-шагыйрь Муса Җәлил турында төшерелгән Моабит дәфтәре нәфис фильмында (Ленфильм, 1968 ел) Шәфи Алмас роле.

Сылтамалар

Искәрмәләр