Хәлил Әбҗәлилов
Хәлил Гали улы Әбҗәлилов (рус. Хали́л Галеевич Абжали́лов; 29 сентябрь (11 октябрь) 1896, Мостафа, Оренбург губернасы — 18 март 1963, Казан) — Совет татар артисты, театр режиссёры. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958), СССРның халык артисты (1957)[2].
Тормыш юлы
Хәлил Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасы Шарлык өязе, Мостафа авылында туа[3][4].
7 яшендә аны мәдрәсәгә бирәләр. 1906 елда, авылда башланган корылык сәбәпле, гаиләсе Оренбургка күченә.
1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы фронтларына алына. Сугыш вакытында кыюлыгы өчен ул Георгий медале һәм IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә. 1916 елда җилкәсенә пуля эләгеп, госпитальдә ята, шуннан соң демобилизацияләнә[5].
Сәхнә эшчәнлеген 1916 елда «Ширкәт» татар драма труппасында (Оренбург) башлый[6]. 1919 елда Оренбургта «Шәрекъ театры»н нигезләүдә катнаша. Ватандашлар сугышы елларында, бу театрның актёры һәм режиссёры буларак, фронт труппасын оештыра, алгы сызыкта Кызыл гаскәр сугышчылары алдында чыгыш ясый. 1920–1923 елларда Ташкентта, Бохарада һәм Хивәдә үзбәк театрларын оештыруда катнаша. 1923–1924 елларда Әстерхан татар драма театрында эшли[7].
Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында хезмәт куя. 1920–1922 елларда Хивә һәм Бохара татар театрларында, 1923–1924 елларда Әстерхан дәүләт татар театрында иҗат итә.
1924—1928 елларда «Үзбәкдәүләткино» трестының «Шарк Юлдузи» кинофабрикасында (хәзерге «Үзбәкфильм», Ташкент) төшә.
1928 елдан — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
1941—1953 елларда — Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе.
1944 елдан ВКП(б) әгъзасы. Татарстан АССР Югары Советының 2-4 нче чакырылыш депутаты (1947—1959).
1963 елның 18 мартында Казанда йөрәк өянәгеннән вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында җирләнгән[8][9].
Иҗаты
Хәлил Әбҗәлилов — профессиональ татар театрына һәм кино сәнгатенә нигез салучыларның берсе[4]. Аның иҗат юлы тирән психологизм белән ачык театраль форманың үрелеп баруы белән аерылып тора. Төрле образга керү остасы буларак, ул героик-фаҗигале рольләрне дә, кискен характерлы, комик рольләрне дә бер үк дәрәҗәдә уңышлы башкара[10].
Аның иҗатында милли драматургия образлары зур урын алып тора: Сираҗетдин (Г. Камал, «Банкрот»), Мисхәб (К. Тинчурин, «Җилкәнсезләр»), Хуҗа Насретдин (Н. Исәнбәт, шул исемдәге пьеса). Тәнкыйтьчеләр аның дөнья классикасы әсәрләрендәге рольләрен аерым билгеләп үтәләр: Король Лир (Шекспир, «Король Лир»), профессор Мамлок (Ф. Вольф, «Профессор Мамлок»), Миллер (Шиллер, «Мәкер һәм мәхәббәт»)[5][11].
Режиссёрлык эшләре
Хәлил Әбҗәлилов, Г. Камал исемендәге Татар театрында актёрлык эше белән беррәттән, берничә спектакльне сәхнәгә дә куя. Аның режиссёрлык эшләре арасында[5]:
- «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин, 1933, башка режиссёрлар белән берлектә);
- «Банкрот» (Г. Камал, 1933);
- «Ялчы» (Т. Гыйззәт, 1934).
Уйнаган рольләре
| Спектакль[12] | Роль | Пьеса авторы |
|---|---|---|
| «Томан арты» | Локман | Шәриф Камал |
| «Яшенле яңгыр» | Тихон | Александр Островский |
| «Гаепсездән гаеплеләр» | Шмага | Александр Островский |
| «Мартын Боруля» | Омелько | И.Карпенко-Карый |
| «Разлом» | Боцман | Борис Лавренев |
| «Диңгездәгеләр өчен» | Харитонов | Борис Лавренев |
| «Ташкыннар» | Биктимер | Таҗи Гыйззәт |
| «Хуҗа Насретдин» | Хуҗа | Нәкый Исәнбәт |
| «Король Лир» | Лир | Уильям Шекспир |
| «Миңлекамал» | Гыйльманов | Мирсәй Әмир |
| «Банкрот» | Сираҗетдин | Галиәсгар Камал |
| «Соңгылар» | Яков | Максим Горький |
| «Җилкәнсезләр» | Мисбах хаҗи | Кәрим Тинчурин |
| «Тынгысыз картлык» | Полежаев | Леонид Рахманов |
| «Котырган акчалар» | Кучумов | Александр Островский |
| «Мулланур Вахитов» | Мулланур Вахитов | Нәкый Исәнбәт |
Фильмографиясе
- 1925 — «Минарет смерти» — атаман Кур-баши;
- 1927 — «Шакалы Равата» — Абдулнәби бай;
- 1927 — «Вторая жена»;
- 1927 — «Из-под сводов мечети»;
- 1928 — «Крытый фургон»;
- 1928 — «Прокажённая».
Семья
- Туганнан туган энесе — Муса Җәлил (1906—1944), татар шагыйре. Советлар Союзы Герое (1956).
Бүләкләр
- Георгий медале;
- IV дәрәҗә Георгий тәресе;
- Татар АССР атказанган артисты (1939);
- РСФСР атказанган артисты ([940);
- ТАССРның халык артисты (1944)[13];
- РСФСР халык артисты (1950);
- СССРның халык артисты (1957) — Мәскәүдә уздырылган татар мәдәнияте ункөнлеге уңаеннан);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены;
- «Мактау билгесе» ордены;
- Габдулла Тукай премиясе (1958) — Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә капиталларын югалткан миллионер Мисбах хаҗи роле өчен.
Хәтер
Искәрмәләр
- ↑ Абжалилов Халил Галеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Абжалилов Халил Галеевич (рус.). Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ Театральная энциклопедия / Гл. ред. С. С. Мокульский. — М.: Советская энциклопедия, 1961. — Т. 1. — 1214 стб.
- ↑ 1 2 Большая Российская энциклопедия: В 30 т. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред. С. Л. Кравец. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — Т. 1. А — Анкетирование. — 766 с.
- ↑ 1 2 3 Абжалилов Халил Галеевич. Tatarica: Татарская энциклопедия. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ АБЖАЛИЛОВ Халил Галеевич (рус.). 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ АБЖАЛИЛОВ Халил Галеевич (рус.). 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ К 125-летию со дня рождения татарского актера Халила Абжалилова. Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2024.
- ↑ Реестр памятных захоронений Республики Татарстан (рус.). centr-nasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ Илялова И.И. Народный артист СССР Халил Абжалилов: Очерк жизни и творчества. — Казань: Татарское книжное издательство, 1986. — С. 45-60.
- ↑ Кумысников Х. Халил Абжалилов // Казань. — 1957. — С. 22-30.
- ↑ Әбҗәлилов Хәлил Гали улы – артист
- ↑ Абжалилов Халил — Известные люди нашего города — Моя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2010. Архивировано 19 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Улица Абжалилова. 2ГИС. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ В честь кого названы улицы Казани? (рус.). inkazan.ru (23 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
Әдәбият
- Кумысников Х. Халил Абжалилов. — Казань, 1957.
- Илялова И. Народный артист СССР Халил Абжалилов: Очерк жизни и творчества. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986.
- Крыжицкий Г. Корифей татарского театра // Театр. 1959. № 4; Народные артисты. К.,1980; Кумысников Х.Л. Халил Абжалилов. К., 1984.