Ринат Таҗетдинов
Ринат Таҗетдинов | |
---|---|
Тулы исеме | Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов |
Туган көне | 1 гыйнвар 1938 (86 яшь) |
Туган | Буденный районы, Кече Чынлы |
Ил | |
Эшчәнлеге | артист |
Бүләк һәм премияләр |
Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи), Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (Буденный районы, Кече Чынлы) — драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай премиясе (1967), ССРБ Дәүләт премиясе (1986), Дамир Сираҗиев премиясе (1999), Марсель Сәлимҗанов премиясе (2015), «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты.
1989-2011 елларда Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.
Тәрҗемәи хәле
Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Иҗаты
Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы (тарихи, социаль, трагик, лирик) баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. Театр сәхнәсендә, кинода, радио һәм телевидениедә озак еллар иҗат итү чорында, трагиктан башлап, үткен гротесклы образларның тулы галереясен тудыра[1].
Башкарган рольләре
- Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә» Аяз Гыйләҗев
- Мирвәли — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев
- Глумов — «Котырган акчалар» Александр Островский
- Карандышев — «Бирнәсез кыз» Алексей Островский
- Галиәсгар Камал — «Тукай» Әхмәт Фәйзи
- Дивана — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Муса Җәлил — «Муса Җәлил» Нәкый Исәнбәт
- Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт
- Мулланур Вахитов — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- Бики — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Баһави — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
- Эзоп — «Кол» (Эзоп) Г. Фигерейдо
- Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов
- Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов
- Чешков — «Чит кеше» И. Дворецкий
- Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
- Шәйхи бабай, Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл» (Дуэль) Мар Байҗиев
- Дәүләт-бәй — «Айдын» Җ. Җафарлы
- Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» Диас Вәлиев
- Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
- Тартюф — «Тартюф» Ж.-Б. Мольер
- Коновалов — «Һаваларда йолдыз» Максим Горький
- Кол Гали — «Кол Гали» Нурихан Фәттах
- Муса — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин
- Галимулла — «Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин
- Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз» Туфан Миңнуллин
- Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» Уильям Шекспир
- Лоренцо — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Идегәй — «Идегәй» Юныс Сафиуллин
- Хәлиулла — «Илгизәр+Вера» Туфан Миңнуллин
- Сократ — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Хәнәви — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким
- Әнвәр — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким
- Чабар — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Әнәс Әдрәсович — «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев
- Летренкье — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Хафиз — «Мирас» Гафур Каюмов
- Нургазиз — «Дивана» Туфан Миңнуллин
- Нургали — «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин
- Клотальдо — «Тәкъдир» (Жизнь есть сон) Педро Кальдерон
- Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев
- Бессеменев — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький
Фильмография
- «Кабулдагы миссия» (Миссия в Кабуле)
- «Алар бәхетле булачак» (Они будут счастливы)
- «Күктау»
- «Бөркетләр» (Орлы)
«Алтын битлек» премиясе
- 2016 — «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясе (РФ театр әһелләре берлеге премиясе) бирелә[2][3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1973 ― ТАССР халык артисты
- 1967 ― Габдулла Тукай премиясе
- 1982 ― РСФСР халык артисты
- 1986 ― ССРБ Дәүләт премиясе
- 1999 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2015 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе
- 2016 ― «Алтын битлек» премиясе
- 2020 ― Дуслык ордены (РФ)[4]
- 2023 ― «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале[5]
- 2023 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[6]
Искәрмәләр
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында
- ↑ «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23
- ↑ Камал театры сайтында(үле сылтама)
- ↑ Путин наградил орденом Дружбы народного артиста Рината Тазетдинова. Татар-информ, 27.07.2020(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара. Татар-информ, 10.03.2023
- ↑ Минниханов встретился с юбилярами – народными артистами Шарафеевым и Тазетдиновым. Татар-информ, 7.04.2023
Сылтамалар
- Камал театры сайты 2010 елның 8 июнь көнендә архивланган.
- Ринат Таҗетдинов
Шулай ук карагыз
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чүпрәле районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Калыплар:Иҗади премияләр
- Калыплар:Тукай премиясе
- Камал театры актерлары
- Татарстанның халык артистлары
- Русиянең халык артистлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары
- Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар
- «Алтын битлек» премиясе лауреатлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр