Диас Вәлиев

Диас Назих улы Вәлиев (тат. Диас Назих улы Вәлиев; 1 июль 1938, Арча районы, Татарстан АССР — 1 ноябрь 2010, Казан) — татар язучысы, драматург. Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстанның (1981) һәм Россиянең (1983) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1962 елда Казан университетының геология факультетын тәмамлый. Геолог булып эшли (Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Көньяк Уралда, Кемерово өлкәсендә, Хабаровск краенда экспедицияләрдә була).

1966—1972 елларда — «Комсомолец Татарии» газетының әдәби хезмәткәре вазифасын башкара. 1975 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый[1].

1955 елда «Беренче хис» («Первое чувство») исемле тәүге хикәясен яза. Беренче лирик-фәлсәфи хикәяләре 1959 елда «Молодая гвардия», «Смена», «Сельская молодёжь» журналларында басылып чыга. Проза әсәрләрендә фәлсәфи мәсьәләләргә: тормышның фәлсәфи нигезләренә, әхлакый проблемаларга һәм кеше яшәешенең мәгънәсенә («Мәңгелек боҗра буенча» / «По вечному кругу», 1981; «Кесәкнең ташка сугуы» / «Стук резца по камню», 1988), барлык раса һәм милләт кешеләрен берләштерергә сәләтле яңа дин — Югары Аллаһ дине (Сверхбог) концепциясенә зур игътибар бирелә («Өченче кеше, яисә Күк бәндәсе» / «Третий человек, или Небожитель», 1994; «Бер кешенең хакыйкате, яисә Югары Аллаһка юл» / «Истина одного человека, или Путь к Сверхбогу», 1993; «Бердәм хакында уйланулар» / «Мысли о едином», 1969—1999).

Беренче пьесасы — «Җиңелү аша» («Сквозь поражение», 1969). Шуннан соң «Вөҗдан суды» (яки «Үрчүгә омтылыш», 1971), «Сиңа гомер бүләк итәм» (1972), «Диалоглар» (1976), «Пәйгамбәр һәм шайтан» (1977), «1887» (1979), «Кешене эзлим» (1985) һәм башка әсәрләре басыла. 1970—1980 елларда Диас Вәлиевнең пьесалары Казан, Мәскәү, Ташкент, Минск һәм башка шәһәрләр сәхнәләрендә куела. Аның күп кенә әсәрләре татар телендә нәшер ителә һәм сәхнәләштерелә, беларус, украин, чех, әзербайҗан һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

«Комсомолец Татарии» газеты редакциясе каршындагы «Әдәби остаханә»гә җитәкчелек итә. Шул вакытта һәм соңрак та Татарстанның яшь язучыларына ярдәм күрсәтә.

Социализм идеяләренә якын булган, ләкин алар белән бөтенләй үк туры килми торган, үзенең фәлсәфи-дини карашларына тәңгәл килгән сәяси карашларга ия була. Совет чорында Диас Вәлиевнең берничә әсәре цензура сәбәпле басылмый, кайбер кулъязмалары тентүдән качырып саклаган абзарда янып юкка чыга, язучы белән КГБда «чынбарлыкны каралту»га юл куймау турында «профилактик сөйләшүләр» уздырыла. Советлар Союзы таркалган чорда һәм аннан соң да Диас Вәлиев публицист сыйфатында резонанс тудырган мәкаләләр белән еш чыгыш ясый һәм, татар милли яңарышының һәм көчле, бердәм күпмилләтле берлек дәүләтенең тарафдары булып калып, гамәлдә булган барлык сәяси партияләрдән читтә тора.

Гаиләсе

  • Әтисе — Назих Гарифулла улы Вәлиев, партия хезмәткәре;
  • әнисе — Зәйнөл Мөхәммәт кызы Кутуева, табиб-фтизиатр;
  • хатыны — Динә Кәрим кызы Вәлиева, сәнгать белгече;
  • Кызлары: Майя Вәлиева, язучы, рәссам; Динә Вәлиева, сәнгать белгече.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Библиография

  • Валеев Д. Н. 1887 : Трагедийн. хроника в 2 ч. — М.: ВААП-Информ, 1985. — 79 с. — 180 экз.
  • Валеев Д. Н. Вернувшиеся : Драм. легенда. — М.: ВААП-Информ, 1984. — 42 с. — 75 экз.
  • Валеев Д. Н. Дарю тебе жизнь ; Диалоги ; Ищу человека : Трилогия : [Драмы]. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 168 с. — 4000 экз.
  • Валеев Д. Н. День «икс» : Трагедийн. хроника в 2 ч. — М.: ВААП-Информ, 1981. — 76 с. — 230 экз.
  • Валеев Д. Н. Диалоги : Пьеса в 7-ми сценах / Бюро распространения драм. произведений и информ.-рекламных материалов ВААП. — М.: Б. и., 1976. — 57 с. — 300 экз.
  • Валеев Д. Н. Диалоги : Пьесы. — М.: Сов. писатель, 1982. — 440 с. — (Содерж.: 1887; День «Х»; Перед последней чертой; Дарю тебе жизнь; Охота к умножению; Диалоги; Пророк из Казанского заречья; Вернувшиеся). — 15 000 экз.
  • Валеев Д. Н. Истина одного человека, или Путь к Сверхбогу : Проповеди, беседы, изречения. — Казань: Тан-Заря, 1993. — 201 с. — 5000 экз.
  • Валеев Д. Н. Ищу человека : Драма в 2 ч. — М.: ВААП-Информ, 1985. — 81 с. — 210 экз.
  • Валеев Д. Н. По вечному кругу : (Повести и рассказы). — Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. — 168 с. — (Содерж.: Карта старика; Пусть ты уйдешь снова; Яблоки; Ради тебя; Груша; Письма из XIX века; Через двадцать лет; Дни, когда нужна победа, Вокруг земного шара; Вечная жизнь, и др.). — 15 000 экз. || . — М.: Сов. Россия, 1988. — 286 с. — (Содерж.: Карта старика; Ради тебя; Письма из XIX века; Последний звонарь; Груша; Пусть ты уйдёшь снова; Яблоки; Без конца и без края; Вокруг земного шара; Через двадцать лет, и др.). — 50 000 экз. — ISBN 5-268-00617-7.
  • Валеев Д. Н. Пророк и чёрт : трагедии, драмы, комедии. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 543 с. — (Содерж.: Сквозь поражение; Охота к умножению; Пророк и черт; Дарю тебе жизнь; Диалоги; Ищу человека; Вернувшиеся; 1887; День Икс; Карликовый буйвол). — 2000 экз. — ISBN 5-298-03894-8.
  • Валеев Д. Н. Сад : Повести и пьесы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. — 223 с. — (Содерж.: Красный конь; Сад; 1887; Поэт и война). — 30 000 экз.
  • Валеев Д. Н. Стук резца по камню : Рассказы, пьесы, эссе. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. — 463 с. — (Содерж.: Пьесы: Охота к умножению; Пророк и черт; Рассказы: Ради тебя; Все выше, выше; Письма из XIX века; Последний звонарь; Пусть ты уйдёшь снова; Груша; Воспоминание, и др.; Эссе). — 15 000 экз.
  • Валеев Д. Н. Суд совести : Драм. повести. [Пьесы]. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. — 192 с. — (Содерж.: Дарю тебе жизнь; Охота к умножению; Диалоги.). — 12 000 экз.
  • Валеев Д. Н. Третий человек, или Небожитель : Роман-эссе. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. — 636 с. — 2000 экз. — ISBN 5-298-00456-3.
  • Валеев Д. Н. Три лика : [О человеке]. — М.: Мысль, 1990. — 271 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-244-00426-3.
  • Валеев Д. Н. Три похода в вечность : Эссе. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — 383 с. — 9500 экз. — ISBN 5-298-00387-7.
  • Валеев Д. Н. Уверенность в невидимом : Трехкнижие : [В 2 т.]. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. — (Содерж.: Кн. 1 (продолжение): Третий человек, или Небожитель: Роман-эссе; Кн. 2: Истина одного человека, или Путь к Свербогу: Проповеди, беседы, изречения; Кн. 3: Мысли о Едином: Филос. записки). — 2000 экз. — ISBN 5-298-01234-5.
  • Валеев Д. Н. Я : Романы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. — 497 с. — (Содерж.: Я; Астральная любовь). — 2000 экз. — ISBN 5-298-00776-7.
  • Зов : Худож.-публицист. сб. : [Для ст. шк. возраста] / Сост. Д. Валеев, И. Киндер. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. — 208 с. — (Содерж.: Мастера / Г. Паушкин. Эхо / Р. Кутуй. Меценат с улицы Межлаука / Д. Валеев. На чёрном скакуне / М. Скороходов. Первый орден / И. Киндер. Истина / Ш. Ракипов. Волк / М. Валеева. Возвращение / Е. Сухов. К нам постучалось видео / Д. Камов. Чух / С. Исаев. Ревела буря / С. Балыбердин. Ключи от рая / Р. Сабиров. Испытание в пути / М. Зарипов). — 15 000 экз. — ISBN 5-298-00276-5.

Искәрмәләр

  1. ↑ Выпускники Высших Литературных Курсов с 1956 по 2003. Архивная копия от 7 июль 2011 на Wayback Machine [Тикшерелгән 23 гыйнвар 2012]

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә