Гариф Ахунов
Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов, рус. Гарифзян Ахунзянович Ахунов; 18 сентябрь 1925, Кече Өчиле, Яңа Кишет вулысы, Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 4 июнь 2000, Казан) — татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1973).
Тормыш юлы
Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Кече Өчиле авылында (беткән авыл) крестьян гаиләсендә туа.
Әтисе — Ахунҗан, авылның беренче совет активистларыннан була, күмәкләшү чорында ярлы катлам арасында оештыру эшләре алып бара. 1931 елда ярлылар белән нык тормышлы крестьяннар арасында килеп чыккан вәзгыять сәбәпле үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре берүзе тәрбияли[2].
Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ватан сугышы башлангач гаиләнең хәле катлаулана. Шул чорда Гариф ихтыярсыз эшләнгән бер хатасы аркасында хөкемгә тартыла: аны, күмәк хуҗалык кырыннан бәрәңге урлаганы өчен, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Җәзасын Ерак Көнчыгыштагы хезмәт белән төзәтү лагеренда үти.
1946 елның көзеннән 1947 елга кадәр училищеда укуын дәвам итә. 1947–1952 елларда Казан дәүләт университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укый[3].
1951 елдан «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Алты ел дәвамында әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елда гаиләсе белән шунда күченеп, 1968 елга кадәр нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. ТАССРның Язучылар берлеге бүлекчәсе җаваплы сәркатибе була. Бу чорда Ахунов үзенең төп әсәрләрен яза[4][3].
1957 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе була (1963-1965 һәм 1967-1968).
1968 елда Ахунов Казанга кайта, 1971–1974 елларда «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булып эшли[3].
Г. Ахунов актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. 1969 елдан ул — КПСС әгъзасы. Партиянең XXV һәм XXVI съезды, РСФСР язучыларының II, III, IV съезды, СССР язучыларының V, VI һәм VII съезды делегаты була[2]. ТССРдан СССР Югары Советының 9–10 чакырылыш Милләтләр Советы депутаты (1974–1984). 645 нче Чистай сайлау округыннан 9 нчы чакырылыш Югары Советка сайлана; Милләтләр Советының чит ил эшләре комиссиясе әгъзасы булып тора.
1973 елда «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повесте өчен Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек була[3].
1974–1984 елларда Ахунов — ТАССР Язучылар берлеге рәисе, 1987–1991 елларда Татарстан Мәдәният Фонды рәисе[3].
1993 елда «Татарстанның халык язучысы» исемен ала.
2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була, Арчада җирләнгән[3][5].
Иҗаты
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәcе студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый.
«Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә эшләгәндә алган эш тәҗрибәсе яшь язучының иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп була. Күп кенә хикәяләре, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повесте шул чорда иҗат ителә. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Салих Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм иҗат портретлары басыла.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елда гаиләсе белән шунда күченеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын иҗат итә. «Еллар чатында» (1959); «Хыялый Хәйрүш егетләре» (1965) җыентыклары, «Артышлы тау буенда» (1960); «Канатлар кая илтә?» (1967) повестьлары, «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнары басылып чыга[6].
Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә[7].
Озакламый роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм төшерелә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М. Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. 1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга.
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.
Гариф Ахуновның әдәби мирасында Казанда Татар академия театры, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры, Әлмәт татар драма театры, Минзәлә драма театрлары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф. Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш. Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В. Закруткинның «Плавучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А.Макаренконың «Педагогик поэма»сын (1957), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен (1960), М. Шолоховның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н. Погодин, А. Островкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә[8][9].
Дәүләт бүләкләре
- Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1973);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1975);
- Халыклар дуслыгы ордены (1981);
- «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме (1972);
- «Татарстан Республикасының халык язучысы» мактаулы исеме (1993)[10];
- Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1995);
- Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1998)[11];
- Әлмәтнең шәрәфле нефтьчесе[12].
Гаиләсе
Ахуновлар гаиләсеннән биш кеше — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Тормыш иптәше — Шаһидә Мәкъсудова, шулай ук язучы буларак билгеле. Гариф Ахунов үзенең иң яхшы тәрҗемәчесе дип улы Рәшитне санаган, кызы — Наилә Ахунова, шагыйрә, тәрҗемәче, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1997 елда «Белая Ворона» әдәби берләшмәсен оештыра, 2017 елда аңа Гарифҗан Ахунов исеме бирелә[13][14].
Наилә Ахунова тормышының зур өлешен әтисенең иҗатына багышлый, ә 1995 елда аның формасы буенча гади, әмма кызыклы блиц-интервьюсын ала, соңрак ул аны Стихи.ру сайтында бастыра[7].
Исемен мәңгеләштерү
- 2017 елда туган авылы Арча районы Кече Өчиле авылында иганәче «Таттелеком» ААҖ ярдәме белән «Ахун чишмәсе» истәлек комплексы ясалган[15];
- 2023 елның 18 маенда Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенә язучының исеме бирелә[16];
- Арчаның үзәк мәйданындагы язучылар аллеясында Гариф Ахуновка бронза һәйкәл-бюст куелган;
- Арча шәһәренең бер урамына һәм паркка язучы исеме бирелгән;
- 2006 елда Әлмәтнең Радищев урамындагы 20 нче йорт диварында истәлек тактасы ачыла, язучы анда 10 елдан артык яши;
- Казанда язучы яшәгән Новаторлар урамындагы 4а номерлы йортка мемориаль такта куелган;
- Г. Ахунов хөрмәтенә Казанның Идел буе районында, шулай ук Әлмәттә һәм Кукмарада, Арча районының Гөберчәк авылында, балтачта һәм Урыссуда урамнар аталган;
- 2025 елның сентябрендә, язучының тууына 100 еллык уңаеннан, Арча районында искә алу чаралары уздырыла, Казанның «Татар китабы йорты»нда 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли[17];
- Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия булдырылган, ул әдәбият һәм публицистика өлкәсендәге уңышка ирешкән яшь талантларга бирелә[18].
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ 1 2 Хасан ХАЙРИ. Чувствовать биение сердца народа // Статья из книги Ахунов Р. Ядро ореха. Роман. Повести. — М., 1982. — С. 129—130.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Андрей Иванов. Гариф Ахунов: писатель, нашедший «Клад» // Вечер Елабуги : газета. — 2011. — 1 июнь (№ 22).
- ↑ Марат Кәбиров. Гариф Ахунов иҗатында Әлмәт шәһәре (рус.). maratkabirov.com (18 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Памятник на могиле Г. Ахунова (рус.). Art16.ru — Культура и искусство в Татарстане. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Нуруллин И. Үз яктысы бар икән бит // Шәһри Казан : газета. — 1995. — 11 август.
- ↑ 1 2 Анастасия Павлова. Альметьевская Бразилия, нефтяные очерки и худсоветы в «Современнике» — Татарстан глазами Гарифа Ахунова (рус.). Инде (28 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Әхмәтҗанов М. Үзе тапкан хәзинә // Мирас : журнал. — 1997. — № 12.
- ↑ Әхмәтҗанов М. Үзе тапкан хәзинә // Мирас : журнал. — 1998. — № 1.
- ↑ Татарстанның халык язучысы, партиянең тугрылыклы улы Гариф Ахунов. 100tatarstan. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Р.Х. Сверигин. Ахунов Гариф. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Альметьевская энциклопедия - АХУНОВ Гарифзян Ахунзянович (рус.). almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ В Казани отметили 50-летие книги Гарифа Ахунова «Клад» – первого экранизированного татарского романа (рус.). БИЗНЕС Online (9 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов, Гульназ Бадретдин. «Она была одной из первых, кто формировал пантеон выдающихся татарских интеллектуалов» (рус.). БИЗНЕС Online (24 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Гарифу Ахунову посвящается... | Art16.ru — Культура и Искусство в Татарстане (рус.). art16.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казанбаш мәктәбендә әдәби бәхәс: Нәҗибә Сафина чыгышы һәм Наилә Ахунованың күз яшьләре. Интертат (28 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Юлай Низаев. «Хезмәтне һәм халыкны яратты»: Гариф Ахуновны 100 еллыгы уңаеннан зурлап искә алдылар. Интертат (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Растет достойная смена (рус.). Арский муниципальный район (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
Әдәбият
- Гариф Ахунов: Истәлекләр / Төз. Ш. Г.Максудова, Н. Г.Ахунова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 239 с.
- Гайфуллина Ф. А. Гариф Ахунов прозасы (иҗат үсеше). — Казан: Идел-Пресс полиграфия-нәшр., 2003. — 128 с.
- Галимуллин Ф. Г. Идел җырчысы: Гариф Ахунов иҗат портреты // Казан утлары. — 1980. №8. — С. 152-164.
- Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 2001. — 544 с.
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз.Р. Н.Даутов, Р. Ф.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 751 с.
- Современники о Гарифе Ахунове / Сост.: Ш. Максудова, Н. Ахунова. — Казан, 2005.
- Гариф Ахунов: хәзинәле гомер / Төз. Наилә Ахунова, Наилә Ганиева. — Казан: Рухият, 2015. — 376 с. — ISBN 978-5-89706-171-6.