Арча районы
![]() | |||||
|
|||||
Ил | Русия | ||||
---|---|---|---|---|---|
56°12′ с. ш. 49°51′ в. д.GЯO | |||||
Статус | Район | ||||
Җөмһүрият | Татарстан | ||||
Административ үзәк | Арча | ||||
Нигезләү датасы | 1990 ел | ||||
Муниципаль район башлыгы | Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов | ||||
Халык саны (2019) | 52 265 кеше | ||||
Милли состав |
татарлар - 92,8%, руслар - 5,9% [1] |
||||
Дини состав | мөселманнар, православ. | ||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 116 метр | ||||
Сәгать поясы | MSK (UTC+3) | ||||
Автомобиль номерлар коды | 16, 116 | ||||
https://arsk.tatarstan.ru/tat/ | |||||
Арча районы (рус. Арский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район)[2]. Республиканың төньягында урнашкан. Үзәге — Арча шәһәре[2].
Район территориясендә табигать ядкәрләре исемлегенә кергән берничә объект бар: Казансу елгасының чишмә башы, Яңасала сөзәклеге, Курса соры челән колониясе, «Тукай-Кырлай» урманы, «Кул урманы», «Аю Урманы», Казансу һәм Шушма елгалары[2].
Географк урнашуы
Арча районы — Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе. Мәйданы - 1843,7 км2. Казанны Киров өлкәсе, Удмурт Республикасы һәм Пермь крае белән тоташтыра торган транспорт магистральләре район территориясе аша үтә. Кама аръягының төньяк өлешендә урнашкан, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау, Әтнә районнары һәм Мари Республикасының Мари-Төрек һәм Морке районнары белән чиктәш[3][4][5].
Районның рельефы - Казансу (кушылдыклары: Атынка, Бирәзә, Ия, Кесмәс), Ашыт, Шушма елгалары үзәннәре белән бүлгәләнгән калку тигезлек (биеклеге - 170-266 м). Ачык соры урман һәм кәсле-көлсу туфраклар таралган. Районның 11 % территориясен урманнар алып тора[6].
Районның административ үзәге Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан, башкалага тимер һәм автомобиль юллары белән барырга мөмкин[2].
Герб һәм байрак
- Төп мәкаләләр: Арча районы гербы һәм Арча районы байрагы
Герб 2006 елның 17 мартында Арча район Советы утырышында раслана. Ул районда үсеш алган авыл хуҗалыгын тасвирлый торган алтын ныгытма, кашкарый һәм башак рәсемнәре төшерелгән яшел калкан формасында башкарылган.
Арча районы байрагы турыпочмаклы формага ия, гербтагы сурәт төшерелгән[7].
Тарих
Арча XII-XIII гасырлардан ук Болгар ныгытмасы буларак билгеле. Шәһәр буларак 1496-1497 елларда Себер ханы Мамукның Казан тәхетен яулап алуын тасвирлаган рус елъязмаларында беренче тапкыр искә алына[8][9]. 1552 елда Александр Горбатый-Шуйский һәм Андрей Курбский гаскәрләре шәһәрне яндыралар. Өч елдан соң аның урынында рус ныгытмасы төзелә[7].
1781-1796 елларда Арча Казан наместниклыгының өяз шәһәре, аннары Казан өязенең штаттан тыш шәһәре статусын йөртә. XVIII-XIX гасыр башында аның җирләрендә игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, кирпеч сугу һәм башка һөнәрчелек белән шөгыльләнүче игенче солдатлар яшәгән[8].
1920 елга кадәр хәзерге Арча районы территориясе Казан губернасының Казан өязе составына керә. 1920-1930 елларда җирләр Арча кантоны составында була.
Арча районы 1930 елның 10 августында оеша. Ул вакытта район карамагында 64 авыл советы һәм 113 торак пункт була, аларда 64 136 кеше яши. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Мәсәлән, 1963 елның 1 февралендә аңа ТАССРның Балтач, Тукай һәм Биектау районының бер өлеше кертелә. 1990 елда Әтнә районы Арчадан аерылып чыккач, районның заманча чикләре формалаша[2][7].
2006 елдан 2014 елга кадәр район башлыгы булып Назиров Алмас Әмин улы тора. 2015 елдан район башлыгы вазифасын Нуриев Илшат Габделфәрт улы, 2025 елның 3 апреленнән Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов башкара[10]. Башкарма комитет белән Мөхәррәмов Рәсүл Ринат улы җитәкчелек итә[11][12].
Халык
2020 елга районда 51 291 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 92,8 %, руслар — 5,9 %, марилар — 0,5 % ны тәшкил итә[13].
2002[14] | 2003[15] | 2004[16] | 2005[17] | 2006[18] | 2007[19] |
---|---|---|---|---|---|
51 343 | ↘50 000 | ↗51 100 | ↘50 911 | ↗50 959 | ↗51 047 |
2008[20] | 2009[21] | 2010[22] | 2011[23] | 2012[24] | 2013[25] |
↘51 044 | →51 044 | ↗51 667 | ↗51 684 | ↗51 808 | ↗51 810 |
2014[26] | 2015[27] | 2016[28] | 2017[29] | 2018[30] | 2019[31] |
↗52 073 | ↗52 274 | ↗52 530 | ↗52 617 | ↘52 265 | ↘51 832 |
2021[32] | 2023[33] | ||||
↘51 031 | ↘50 166 |
Муниципаль-территориаль бүленеш
Арча муниципаль районында 1 шәһәр, 16 авыл җирлеге һәм аларга кергән 128 торак пункт бар[13]. 2010 елда Татарстан Республикасының 18-ЗРТ санлы кануны[34] нигезендә «Арча шәһәре» һәм «Төбәк-Чокырча авыл җирлеге» «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенә, Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Акчишмә, Наратлык, Хәтнә авыллары Ташкичү авыл җирлегенә кертелә[35].
№ | Шәһәр һәм авыл җирлекләре | Административ үзәк | Торак пунктлар саны | Халык | Мәйдан, км² |
---|---|---|---|---|---|
Шәһәр җирлеге | |||||
1 | Арча | Арча | 4 | ↗22 263[36] | |
Авыл җирлекләре | |||||
2 | Апаз авыл җирлеге | Апаз | 6 | ↘1908[36] | |
3 | Кәче авыл җирлеге | Кәче | 5 | ↗1125[36] | |
4 | Наласа авыл җирлеге | Наласа | 3 | ↘892[36] | |
5 | Яңа Кенәр авыл җирлеге | Яңа Кенәр | 11 | ↘4582[36] | |
6 | Яңа Кишет авыл җирлеге | Яңа Кишет | 4 | ↘1132[36] | |
7 | Яңа Кырлай авыл җирлеге | Яңа Кырлай | 8 | ↘1912[36] | |
8 | Сеҗе авыл җирлеге | Курса-Почмак | 15 | ↘2961[36] | |
9 | Урта аты авыл җирлеге | Түбән Аты | 5 | ↘1038[36] | |
10 | Урта Курса авыл җирлеге | Урта Курса | 7 | ↘1024[36] | |
11 | Иске Кырлай авыл җирлеге | Түбән Мәтәскә | 9 | ↗2148[36] | |
12 | Иске Чүриле авыл җирлеге | Иске Чүриле | 10 | ↘1487[36] | |
13 | Ташкичү авыл җирлеге | Ашытбаш | 10 | ↘2614[36] | |
14 | Үрнәк авыл җирлеге | Үрнәк | 16 | ↗3341[36] | |
15 | Утар Аты авыл җирлеге | Утар Аты | 6 | ↘1211[36] | |
16 | Шушмабаш авыл җирлеге | Шушмабаш | 7 | ↘2208[36] | |
17 | Яңасала авыл җирлеге | Яңасала | 2 | ↘428[36] |
Икътисад
Хәзерге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2020 елга Арча районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 35 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача хезмәт хакы, инфраструктура, инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Районда инфраструктура белән проблемалар бар: 127 торак пункт канализация белән тәэмин ителмәгән һәм юлларның 59% ы начар хәлдә[37].
Авыл хуҗалыгы район икътисадының нигезе булып тора: биредә балык хуҗалыгы, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык үсеш алган. Моннан тыш, районда торф, известьташ һәм доломитлар чыгарыла. Эре предприятиеләрдән «Арча кирпеч заводы», «Арча элеваторы», «Арча нефть продуктлары», «Арча балык хуҗалыгы», «Арча сөт комбинаты» эшли[8][7].
2019 елдан районда 21 га мәйданлы Арча агросәнәгать паркы төзелә, проектка «Созидание» компаниясе инвестицияләр кертә, аларның күләме 140 млн.сум тәшкил итә. Парк сөт кабул итү һәм эшкәртү, яшелчә эшкәртү һәм соклар җитештерү, ит эшкәртү комплексы, аксым витаминлы минераль өстәмә җитештерү цехлары белән җиһазландырылачак. Технопаркка биш резидент җәлеп итү планлаштырыла, кимендә 300 эш урыны булдырылачак дип көтелә[38][39].
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Районда юлларның гомуми озынлыгы 1101,2 км тәшкил итә. Аның территориясе буенча «Казан — Екатеринбург» тимер юлы, «Казан — Пермь», «Олы Әтнә — Арча» һәм «Арча — Яңа Кенәр» автомобиль юллары уза[7].
Социаль өлкә
2020 елга Арча районында 105 гомуми белем бирү мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арчада өч китапханә һәм укучылар сарае эшли. Шулай ук 78 мәдәният йорты һәм клублар, 57 китапханә һәм 8 музей исәпләнә. «Арча хәбәрләре» гәҗите рус һәм татар телләрендә чыга[8][40].
Районда берничә музей бар: галим Шәмсетдин Күлтәси, Яңасала авылында язучы Гомәр Бәширов музее, «Казан арты» тарих-этнография музее һәм башкалар. Төп истәлекле урыннардан Габдулла Тукайның «Кырлай» мемориаль комплексын, Арча мәчетен, Иске Чүриле авылындагы гыйбадәтханә һәм Күлтәс авылындагы мәчетне аерып карарга мөмкин[2].
Арча районында спорт туризмы, көрәш, ат спорты, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар даими рәвештә уза[3].
Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Казан арты» тарих-этнография музее (Арча)
- Әдәбият һәм сәнгать музее (Арча)
- «Әлифба» музее (Арча)
- Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)
- Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы (Яңа Кырлай)
- Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)
- Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет)
- Арча урман хуҗалыгы музее (Арча)
Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләр
- Әнәс Әскәров (1963, Ташкич), «Идел-Пресс» ПНК генераль директоры (2015 елдан), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).
- Зөләйха Богданова (1886-1950), драма артисты, Хезмәт Батыры (1926) (Орнашбаш авылы).
- Ренат Вәлиуллин (1972, Урта Сәрдә), Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле (2015 елдан), филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013).
- Әхмәт Галиев (1931—2015), «Казанкомпрессормаш» заводы директоры (1973–1996 елларда). Татарстан ССР атказанган машина төзүчесе (1991).
- Гөлчәчәк Галиева (Гөлчәчәк Кәрим кызы Яхина) - язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сеҗе авылы).
- Рөстәм Галиуллин (1987, Наласа), язучы, галим.
- Азат Зарипов (1970, Яңа Кенәр), актер, режиссер, КДМИ доценты, ТР атказанган артисты.
- Чулпан Зариф (1969, Субаш Аты), шагыйрә, әдәбият галиме.
- Наил Касыймов (Наил Касыйм, 1955, Ашытбаш), шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), Һади Такташ премиясе лауреаты (2017).
- Мөхәммәт Мәһдиев – Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы (Гөберчәк авылы).
- Фәрваз Мөхәммәтулла улы Миңнуллин (1934—1994) - тәнкыйтьче (Ишнарат авылы).
- Габделгазиз Габдерахман улы Монасыйпов (1888-1922) – шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле (Яңа Тазлар авылы).
- Алмас Нәзиров (1956, Сеҗе), ТР урман хуҗалыгы министры (2014-2017). РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
- Мостафа Ногман улы Ногманов (1912—1976) - шагыйрь (Кызылъяр (Арча районы) авылы).
- Гөлзада Руденко (1956, Үрнәк), Алабуга музей-тыюлыгы директоры.
- Әхәт Салих улы Салихов (1938), Казан дәүләт аграр университеты профессоры.
- Фатих Сибәгатуллин (1950―2022), сәясәтче, V, VI, VII чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе.
- Нәгыймә Таҗдарова — драма актеры, РСФСР атказанган, ТАССР халык артисты (Утар-Аты авылы).
- Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994), язучы (Яңа Иябаш авылы).
- Айдар Фәйзрахманов — җырчы, ансамбль һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты, профессор.
- Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (1930―2021) - шагыйрә (Шушмабаш авылы).
- Гәүһәр Хәсәнова (1959), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1988) (Казанбаш).
- Галиәхмәт Шаһиәхмәтов (Галиәхмәт Шаһи, 1949), шагыйрь.
- Гөлназ Шәйхи (1970), журналист.
- Лотфулла Шәфигуллин (1955, Симетбаш), «Таттелеком» ҖБ генераль директоры, хәйрияче.
- Рәфикъ Юнысов (Рәфикъ Юныс, 1943, Кәче―2021, Казан), журналист, шагыйрь.
- Энҗе Яруллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Шулай ук карагыз
Галерея
Арча районы | |||||||||
|
Искәрмәләр
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Национальный состав населения Республики Татарстан (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2021-09-03
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Экологический гид, 2015
- ↑ 1 2 Арский район: знаменитые «университеты» и родина татарского капитализма . Реальное время (4 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
- ↑ Арский район: знаменитые «университеты» и родина татарского капитализма . Реальное время (4 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020. Архивировано 29 ноябрь 2020 года.
- ↑ Руденко, 2013
- ↑ Арский район . Арча хәбәрләре (Арский вестник). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2025. [Тикшерелгән 17 апрель 2025]
- ↑ 1 2 3 4 5 Историко-культурный атлас, 2013
- ↑ 1 2 3 4 Арский район: деревни ханской даруги, место учебы Шаляпина и «дивный край» . Реальное время (26 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
- ↑ Арский район: деревни ханской даруги, место учебы Шаляпина и «дивный край» . Реальное время (26 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020. Архивировано 26 ноябрь 2020 года.
- ↑ аАлмаз Хисамутдинов возглавил Арский район . БИЗНЕС Online. business-gazeta.ru (3 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2025.
- ↑ Назиров Алмас Аминович . Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
- ↑ Органы управления Арского муниципального района . Официальный сайт Арского район. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020. Архивировано 28 сентябрь 2020 года.
- ↑ https://web.archive.org/web/20120203125040/http://www.perepis2002.ru/ct/doc/1_TOM_01_04.xls .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040404104249/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20040705160118/http://www.tatstat.ru/statnas.asp .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055808/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055829/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ https://web.archive.org/web/20101129055849/http://terrus.ru/cgi-bin/allrussia/v3_index.pl?act .
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst92/DBInet.cgi?pl=8112027 .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls .
- ↑ http://www.tatstat.ru/VPN2010/20101/%D0%A2%D0%BE%D0%BC1-%D0%BD%D0%BE%D0%B2.zip .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150924113335/http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%9E%D1%86%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D0%B0%20%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8%20%D0%BF%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%BE%D1%8F%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F%20%D0%BD%D0%B0%201%20%D1%8F%D0%BD%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%8F%202011%D0%B3.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar .
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810010825/http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/a34a46804f041c26ae6abe22524f7e0f/%D0%9C%D0%9E%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB2014.pdf .
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar .
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar .
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2018/bul_dr/mun_obr2018.rar .
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/64ec280049620f14a900ff3fbd401489/МОчисл2019.pdf .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx .
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx .
- ↑ Закон Республики Татарстан. Закон Республики Татарстан от 16 мая 2010 г. N 18-ЗРТ "О преобразовании муниципальных образований "город Арск" и "Тюбяк-Чекурчинское сельское поселение", изменении границ территорий Арского и Сабинского муниципальных районов и входящих в их состав отдельных муниципальных образований, а также внесении изменений в отдельные законодательные акты Республики Татарстан об установлении границ территорий и статусе муниципальных образований" . Государственный Совет Республики Татарстан. gossov.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2025.
- ↑ Закон Республики Татарстан от 16.05.2010 № 18-ЗРТ «О преобразовании муниципальных образований „город Арск“ и „Тюбяк-Чекурчинское сельское поселение“, изменении границ территорий Арского и Сабинского муниципальных районов и входящих в их состав отдельных муниципальных образований, а также внесении изменений в отдельные законодательные акты Республики Татарстан об установлении границ территорий и статусе муниципальных образований»
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни . Inkazan.ru (16 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
- ↑ В Татарстане достроят промпарки в Арске, Буинске и Уруссу в 2019 году . TatCenter.ru (28 гыйнвар 2019).
- ↑ Промышленный парк «Арский» готовит рабочие места . Taтмедиа (20 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
- ↑ Арский район . TatCenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2020.
Сылтамалар
- Официаль сайт 2011 елның 22 май көнендә архивланган.
- Арча районының рәсми булмаган сайты
- Татарстан Республикасының Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе(үле сылтама)
- Арча районы мәчетләре 2007 елның 13 декабрь көнендә архивланган.
- Арча төбәгенең эпиграфик истәлекләре
- 2010 елның 16 маендагы 18-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы(үле сылтама)