Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)

Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (рус. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая) — Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан, татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы мәдәният оешмасы.

Тарих

1956 елда Габдулла Тукайның туган ягы булган Кошлауч авылында шагыйрьгә багышланган бронза бюст куела. Һәйкәл авторлары — скульпторлар С. Ахун, Л. Кербель, Л. Писаревский, проектның фәнни-ижади җитәкчесе — И. Новосёлов. Шул ук елда шундый ук бронза бюст Яңа Кырлай авылында да урнаштырыла[1].

1960 нчы елларның икенче яртысында Яңа Кырлай авылында башлангыч сыйныф укытучысы Х. Хабриева, Яңа Кырлай авыл советы рәисе В. Вафина һәм китапханәче А. Н. Шакирова авыл китапханәсе бинасында Габдулла Тукайга багышланган беренче музей экспозициясен оештыралар[2].

1971 елда әлеге экспозиция нигезендә Габдулла Тукай музее рәсми рәвештә ачыла; ул Казандагы А. Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейның филиалы булып санала. 1976 елдан музей Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музее итеп атала башлый һәм Татар АССР Дәүләт музее филиалы статусын ала (2001 елдан — Татарстан Республикасының Милли музее)[2].

Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 19761979 елларда Бакый Урманче проекты нигезендә Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музее өчен ике катлы яңа агач бина төзелә. Яңа экспозициянең 1979 елның 25 апрелендә ачыла. Экспозиция авторлары — Д. Багаутдинова, И. Минхәҗева, Л. Похвалинская, рәссамы — А. Мухин[1].

2006 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының № 518-р карары белән Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы барлыкка килә. Комплекска Тукаевлар музей-йорты (Кошлауч авылы), Габдулла Тукай музее, Тукайның үги әтисе Сәгъди Салихов йорты, Әхмәтхан бай йорты (Яңа Кырлай авылы) керә. 2007 елдан Татарстан Республикасының мәдәният министырлыгына караган мөстәкыйль мәдәният оешмасы[3].

2024 елда музей комплексында капиталь ремонт үткәрелә[4].

Комплекска керүче музейлар

Комплекс үз эченә музейларны һәм XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган тарихи корылмаларны ала.

Габдулла Тукай музее

Комплексның төп музее. 1979 елда Бакый Урманче проекты буенча төзелә. 2002 елның 1 гыйнварыннан яңадан ачыкланган, мәдәни кыйммәткә ия объект булып санала[5].

Беренче катта Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-биографик күргәзмә урнашкан. Ул «Шагыйрьнең балачак еллары», «Уральск чоры», «Казан чоры» бүлекләреннән тора. Икенче катта ике зал бар, анда Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы сәнгать әсәрләре — сыннар, портретлар һәм композицияләр тәкъдим ителә[2]. Икенче катта шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын чагылдырган сынлы сәнгать әсәрләре саклана[6].

Музей янында Габдулла Тукай һәйкәле һәм «Биюче Шүрәле» скульптура ансамбле (авторы — Бакый Урманче) куелган[7].

Кошлавычтагы Тукаевлар музей-йорты

Музей Татарстан Республикасының Арча районы Кошлауч авылында, Габдулла Тукайның туган җирендә урнашкан. 1996 елда шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаевның йорты реконструкцияләнә. Йорттагы күргәзмә 1996 елның 24 маенда ачыла. Аны Татарстан Республикасы Милли музееның хезмәткәрләре әзерли. 2011 елда күргәзмә яңартыла. Күргәзмәдә XIX–XX гасырларга караган көнкүреш әйберләре, Арча районы авылларыннан җыелган материаллар, фотосурәтләр, Кошлауч авылыннан чыккан мөселман руханилары, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турында архив документлары тәкъдим ителә[1][8].

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 318 нче номерлы карары нигезендә 2001 елда региональ әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты дип таныла[1].

2018 елда меценат Л. Шәфиуллин акчасына музей янындагы «Мулла чишмәсе» төзекләндерелә. Әлеге чишмәне XIX гасыр уртасында шагыйрьнең бабасы Мөхәммәтгалим төзекләндергән[1].

Сәгъди йорты (Яңа Кырлай)

Сәгъди Салиховның музей-йорты Яңа Кырлай авылында урнашкан, 1996 елдан региональ әһәмияткә ия мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә. Сәгъди Салихов — Габдулла Тукайның үги әтисе; шагыйрь 18921895 елларда аның йортында яшәгән[7][1].

Агач йорт 1976 елда торгызыла. Музейдагы күргәзмәдә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында кулланылган өй кирәк-яраклары һәм милли киемнәр урнаштырылган, шул исәптән Салиховның табасы саклана. Интерьер 1986 елда яңартылган[1].

Утар территориясендә Тукай 1893 елда утырткан нарат агачы үсә. 2016 елда утарда скульптура паркы ачыла, ул меценат Л. Шәфиуллин инициативасы белән булдырыла[9].

Әхмәтхан бай йорты

Ике катлы агач йорт 1893 елда төзелә. 1918 елда аны бай крестьян Әхмәтхан Мөхәммәтҗанов сатып ала һәм Яңа Кырлай авылына күчерә. Йорт музей комплексына тапшырылганнан соң, анда 2011 һәм 2017 елларда капиталь ремонт эшләнә[10].

Йорттагы күргәзмә 2012 елда ачыла, 2017 елда Д. Абдуллин җитәкчелегендә реэкспозиция үткәрелә. Күргәзмәдә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган өй кирәк-яраклары һәм җиһазлар, авыл хуҗалыгы кораллары, фисгармония, милли татар костюмнары, арыслан тиресеннән тегелгән толоп һәм башка әйберләр тәкъдим ителә[11].

Экспозиция

Экспозиция ике өлештән тора: мемориаль-көнкүреш өлеше Сәгъди Салихов йортын Әхмәтхан бай йортында, Тукаевлар музей-йортында, әдәби-сәнгать өлеше Габдулла Тукай музеенда урнашкан. Экспозициянең гомуми мәйданы якынча 673 кв.м, музей фондларында исәпләнгән саклау берәмлекләре саны — 900 тирәсе[2].

Музейның иң кыйммәтле экспонатлары арасында шагыйрьнең якыннарының шәхси әйберләре бар: апасы Газизә Зәбированың, дусты Хөсәен Ямашев, «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе М. Төхфәтуллин гаиләсенең әйберләре; шулай ук Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсе җиһазлары, 19051907 елларда Җаек басмасында кулланылган китап бастыру станогы, ул вакытта нәшер ителгән газета-журналлар һәм шагыйрьнең үзе исән чагында чыккан басмалар бар[2].

Фотогалерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 История музея. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Габдулла Тукай музей-комплексы. Tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  3. Музей Габдуллы Тукая в с. Новый Кырлай. Коллекции музеев Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  4. Миляуша Кашафутдинова. Музейный комплекс Габдуллы Тукая полностью закроют на капитальный ремонт. Реальное время (12 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  5. О музее. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  6. О музее. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  7. 1 2 ГБУК «Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая». Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  8. Маршрутный лист экскурсии «По Тукаевским местам». Официальный портал органов власти Арского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  9. Зиля Мубаракшина. Музей Тукая в Кырлае: Шурале из леса, могучие дубы и дух поэта. Татар-информ (26 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.
  10. Дом Ахматхан Бая. Идём в музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  11. Дом Ахматхана Бая. ИнфоТаймс. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә